Зәй офыклары

4 декабрь 2014 яңалыклары

  • 4 декабрь 2014 - 13:24
    Зәйдә йөзүчеләр шомарып килә
    Казанда яшүсмерләр һәм кызлар арасында йөзү буенча ярышлар узды. Анда Зәйдән "Зәй" спорт мәктәбе тренеры Рәйсә Галимова кулы астында шөгыльләнүче бер төркем яшь йөзүче үзен сынады. Гомуми нәтиҗәләр буенча Екатерина Шабанова белән Илья Федотов беренче унлыкка керде.
    457
    0
    0
  • 4 декабрь 2014 - 12:53
    Теннистан Зәй энергетикларына тиңнәр юк
    Зәйнең "Энергетик" Мәдәният сарае спорт залында "Сәламәтлек" спартакиадасы кысаларында оешма-предприятиеләр арасында теннис буенча шәһәр беренчелеге узды. Анда өч дистәдән артык кеше биш командада көч сынашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча ГРЭС командасы җиңүче булды, икенче һәм өченче урыннарны район электр челтәре белән "Техно" командасы бүлеште.
    500
    0
    0
  • 4 декабрь 2014 - 12:18
    Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы башланды
    Казанда бүген Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы эшен башлады. Утырышка башкарма комитет әгъзалары, урыннардагы татар оешмалары җитәкчеләре, Татарстан рәсми оешмалары һәм министрлыклары вәкилләре чакырылды. Анда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Зәйдәге татар оешмасы җитәкчесе Фәрит Мусин да катнаша.
    547
    0
    0
  • 4 декабрь 2014 - 10:54
    Зәйле Жанна Слюсарева “Поле Чудес” тапшыруына чакыру алды
    Бу көннәрдә Зәйдән Жанна Слюсарева Леонид Якубовичның "Поле чудес" программасында катнашу өчен төрле яклап белемен арттыру белән мәшгуль. Ул 2 декабрь - үзенең туган көнендә әлеге программада катнашуга чакыру алды. Ә бирегә сайлап алуга килгәндә Жанна Александровнаның иҗади сәләте сәбәпче булды. Ул "Пятерочка+" кибете үткәргән, әлеге сәүдә челтәренең юбилее уңаеннан...
    703
    0
    0
  • 4 декабрь 2014 - 08:31
    “Гаилә һәм мәктәп” журналы Зәйдә кунакта
    Зәйнең татар гимназиясе "Гаилә һәм мәктәп" республика журналы журналистларын кабул итте. Гимназия эшчәнлеге белән танышкач, биредә районның татар телендә белем бирүче мәктәпләре җитәкчеләре, педагоглар катнашында җанлы сөйләшү үтте. Фикер алышуларда сүз миллитәрбия, милли басмалар турында барды. Журналистлар педагогларны үз тәҗрибәләре белән уртаклашып "Гаилә һәм мәктәп" журналында чыгыш ясарга чакырды.
    735
    0
    0
  • 4 декабрь 2014 - 08:03
    Зәй укучылары коррупциягә каршы торырга өйрәнә
    Зәйнең 4 нче мәктәбендә халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан унынчы сыйныф укучылары өчен коррупциягә каршы көрәшкә багышланган махсус дәрес үтте. Дәрес "Уңыш-успех" программасын кулланыпуздырылды.
    1
    0
    0
  • 4 декабрь 2014 - 06:37
    Яшь зәйлеләр акциягә кушылды
    Республикада, Украинаның Донбасс, Луганскийда сугыш шартларында яшәүче балаларга ярдәм йөзеннән, Яңа ел чыршысына бүләк ясау өчен хәйрия акциясе бара. Аңа Зәй районы мәктәпләре дә актив кушылды. Укучылар Украинадагы яшьтәшләренә уенчыклар, уку кирәк-яраклары, китаплар җыю белән мәшгуль.
    609
    0
    0
  • 4 декабрь 2014 - 05:42
    2015 елда минималь хезмәт хакы күләме арта
    Киләсе елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы күләмен (МРОТ) 5965 сумга кадәр артачак. Бу турындагы законны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин имзалады. Хокукый мәгълүматлаштыру рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, 2014 ел белән чагыштырганда минималь хезмәт хакы күләме 411 сумга артачак. Минималь хезмәт хакы күләме - закон нигезендә билгеләнгән минимум, ул хезмәт...
    562
    0
    0
Реклама
Реклама