Зәй офыклары

9 декабрь 2014 яңалыклары

  • 9 декабрь 2014 - 13:21
    Зәйдә Икенче Бөгелдедә су скважинасы бораулауга керештеләр
    Зәй районының Аксар авыл җирлегенә караган Икенче Бөгелде авылында яңа су скважинасы бораулауга керештеләр. Бу халыкны эчә торган су белән өзеклекләрсез тәэмин итү мөмкинлеге бирәчәк, ди авыл җирлеге башлыгы Юрий Гыйльманов. Бигрәк тә җәйге чорда әлеге территориядә яшәүчеләр су проблемасы белән еш очраша иде. Яңа скважина заманча таләпләргә җавап бирерлек...
    415
    0
    0
  • 9 декабрь 2014 - 12:47
    Зәй районы Иске Тәкмәк авылында мәдәният йорты төзелә
    Зәй районының Иске Тәкмәк авылында республика программасы буенча күпфункцияле үзәк төзелә. 100 урынлык тамаша залы, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты булачак яңа бинаны авыл халкы түземсезлек белән көтә. Төзелеш эшләрен биредә тендер нигезендә откан районның "Иверс" подрядчы оешмасы алып бара. Алар эшне сыйфатлы һәм тиз алып бару өчен зур тырышлык куя. Максатлары...
    1
    0
    0
  • 9 декабрь 2014 - 12:06
    Аксар яшьләре хоккей сезонын башлады
    Әле ныклап кышкы салкыннар башланырга да өлгермәде, Зәй районының Аксар авылы яшьләре, яшь тренер Рифат Әшрәпов җитәкчелегендә, озак еллар хезмәт итүче хоккей кортын тәртипкә китереп, боз катырырга кереште. Һәм инде 1 декабрьдә авылның яшүсмерләр командалары хоккей уйнап, бозның чыдамлылыгын сынап карарга да өлгерделәр. Хәзер исә көн дә кичке якта хоккей...
    463
    0
    0
  • 9 декабрь 2014 - 11:09
    Лотореяда 500 мең сум откан
    Зәйдә 76 яшьлек хатын-кыз моменталь лотереяда 500 мең сум откан. "Бәхетле" билетны аңа туган көненә оныгы бүләк иткән булган. Откан акчаларга әби оныгы белән Сочига барып кайтырга җыена. Ул шәһәрнең соңгы елларда ничек үзгәргәнлеген күреп кайтырга хыяллана, дип хәбәр итә http://vk.com/intertatgazeta
    606
    0
    0
  • 9 декабрь 2014 - 08:53
    Зәй геройларын искә алды (фотолар)
    Бүген Россиядә Ватан геройлары көне уңаеннан Зәйнең Җиңү бульварында Азатлык китерүче солдат һәйкәленә, батырлар аллеясында исемнәре таш сыннар белән мәңгеләштерелгән районыбыз батырларына чәчәкләр кую тантанасы үтте. Чарада өлкәннәр белән бергә катнашкан "Алтынчәч" балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйларга район хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов Ватан районыбызның сугыш һәм хезмәт геройлары турында сөйләде. -...
    563
    0
    0
  • 9 декабрь 2014 - 07:25
    Зәй көрәшчеләре җиңү яулый
    Уфада милли көрәш буенча Россия чемпионаты узды. Анда Зәйдән Радик Сәлахов катнашып, чемпион булды. Бу көннәрдә Ырынбурда билбау көрәшеннән Дөнья кубогына ярышлар үтте. Әлеге мәртәбәле ярышта Зәй кызы Екатерина Бусова көмеш медальгә лаек булды. Лениногорск шәһәрендә яшь көрәшчеләр арасында СССР каһарманы И. А. Заварыкин истәлегенә грек-рим көрәше буенча республика турниры...
    651
    0
    0
  • 9 декабрь 2014 - 06:44
    Зәйдә яшьләр сәясәте актив алып барыла
    Бүген Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында республикада дәүләт яшьләр сәясәтенә 20 ел тулу уңаеннан Яшьләр эшләре һәм спорт буенча министрлыкның киңәйтелгән коллегия утырышы була. "Татарстан Республикасында дәүләт яшьләр сәясәтен тормышка ашыру тәҗрибәсе һәм перспективалары" дигән темага үтәчәк фикер алышуларда башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова җитәкчелегендә Зәй делегациясе дә...
    1
    0
    0
Реклама