Зәй офыклары

11 декабрь 2014 яңалыклары

  • 11 декабрь 2014 - 12:55
    Зәйдә “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге физик мөмкинлеге чикләнгән балалар өчен үзенчәлекле чара оештырды
    Инвалидлар декадасы уңаеннан "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Зәй җирле бүлеге башкарма комитеты әгъзалары шәһәрнең коррекция мәктәбендә булдылар. Анда балаларга 12 декабрьдә билгеләнеп үтүче - Россия Федерациясе Конституциясе көне хакында, символикалар турында мәгълүмат бирелде. Иҗади эш процессы барышында укучылар агачтан сувенирлар эшләделәр, аларга Россия символикаларын да төшереп ясауга игътибар бирделәр. Әлеге...
    570
    0
    0
  • 11 декабрь 2014 - 11:48
    Зәйдә инвалидлар декадасы актив бара (фотолар)
    Зәй халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге инвалид балалар, аларның гаилә әгъзаларын социаль адаптацияләү һәм реабилитацияләү эшчәнлеген җәелдерә бара. Инвалидлар декадасы кысаларында үзәк инвалид балаларга боз сараена сәяхәт оештырды. Балалар биредә фигуралы шуу осталары чыгышын карады, хоккей спортын үз итүче малай-кызлар белән аралашты, мавыктыргыч уен-бәйгеләрдә катнашты. Чара чөй өстәле артында дәвам...
    0
    0
    0
  • 11 декабрь 2014 - 10:45
    Татарстанда 18 яшьлек егетнең гәүдәсен этләр кимергән
    Минзәләдә җирле аэроклуб янында кичә 18 яшьлек егетнең этләр кимергән үле гәүдәсе табылган. Табылган паспорты буенча, ул 1996 елгы Чаллы кешесе булуы ачыкланган. Фаҗига урынына кешеләр килүгә карамастан, ул урында эт көтүе йөрүен дәвам иткән. Бу хакта "Минзәлә" газетасы яза. Соңрак "Татар-информ" агентлыгына Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе...
    547
    0
    0
  • 11 декабрь 2014 - 08:43
    Россиядә икмәк кыйммәтләнә
    Быел Россия кырларыннан җыеп алынган бөртеклеләр уңышы канәгатьләндерерлек булса да, икмәкнең бәясе 10 процентка артырга мөмкин. Ипи пешерүчеләр бәяләр артуны он, шикәр, чит ил чималларының бәясе, төрү һәм ташу чыгымнарының артуына бәйли. Доллар бәясенең йогынтысы булган арыш бәясе тагын да үсәчәк, дип белдерә белгечләр.
    580
    0
    0
  • 11 декабрь 2014 - 08:27
    Татарстан командасында Зәй егете Радик Сәлахов та җиңү яулады
    Уфада татарча көрәш буенча Россия чемпионаты үтте. Әлеге бәйгедә I урынны Татарстан командасы алды. Командадан сигез көрәшче алтын медальгә лаек булды. Алар арасында күптән түгел Татарстан чемпионатын откан Зәй егете Радик Сәлахов та бар. 90 килограмм авырлыктагылар арасында аца тиңнәр булмады.
    444
    0
    0
  • 11 декабрь 2014 - 08:17
    Зәй шикәр заводы чималны узган елдан кимрәк кабул итте
    Агымдагы елда Зәй шикәр заводы кагат кыры барлыгы 629 мең 141 тонна шикәр чөгендере китерелде. Узган ел белән чагыштырганда бу күрсәткеч 210 мең тоннага кимрәк. Шикәр кайнатучылар сезонны төгәлләде. Шул рәвешле барлыгы 618 мең 392 тонна чимал эшкәртелеп, 90 мең 001 тонна шикәр комы алынды.
    588
    0
    0
  • 11 декабрь 2014 - 06:54
    Ашыгыгыз! 15 декабрьгә кадәр генә!
    Хөрмәтле газета укучылары! 5-15 декабрьдә район газетасын ташламалы бәядән яздыру ункөнлеге игълан ителә. Шушы чорда почта да, газета редакциясе дә 2015 елның беренче яртысына "Зәй офыклары"на язылу бәясен 10ар процентка киметәчәк. бу чорда газетаның бәясе 377 сум 94 тиен тора. Сезне почта бүлекләрендә көтәбез. Мөмкинлекне ычкындырмагыз!
    482
    0
    0
  • 11 декабрь 2014 - 05:40
    Иң матур чыршыга - бүләк
    Яңа ел чыршысын иң яхшы итеп бизәгән шәһәр, район һәм авыл җирлекләрен быел да бүләкләргә булганнар. Узган елда мондый бәйге үткәрелгән иде инде. Традицияне дәвам иттереп, бу юлы да иң матур Яңа ел гүзәле ачыкланачак. Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин хәбәр иткәнчә, җиңүчеләрне шактый зур күләмдәге акчалата бүләкләр көтә....
    457
    0
    0
Реклама
Реклама