Зәй офыклары

16 декабрь 2014 яңалыклары

  • 16 декабрь 2014 - 13:24
    Зәйдә аңлату эше актив бара
    ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кече күләмле судноларны теркәү буенча дәүләт инспекциясе соңгы елларда мәктәп укучылары арасында сулыкларда куркынычсызлыкны тәэмин итү максатында аңлату эшләре алып бара. Кече күләмле судноларны теркәү буенча дәүләт инспекциясе инспекторы Зәй шәһәре мәктәпләре, оешма-предприятиеләрендә булып бозда, шул исәптән сулыкларда сак булу кирәклеге турында кисәтә. Инспектор бүген...
    739
    0
    0
  • 16 декабрь 2014 - 12:44
    Зәйдә хәрби-патриотик клублар фестивале үтте (фотолар)
    Бүген Зәйдә шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә эшләп килүче хәрби-патриотик клубларның беренче ачык район фестивале үтте. Хәрби-патриотик клублар эшчәнлеген активлаштыру, иң көчле командаларны ачыклау, алар үрнәгендә башка клубларны да җитди эшләргә өндәү максатын күздә тотып оештырылган фестиваль шәһәрнең 7 нче мәктәбендә хәрби җыен формасында узды. Анда патриотик клублар әгъзасы булып торучы...
    0
    0
    0
  • 16 декабрь 2014 - 12:01
    Зәйдә депутатлар ветераннарны матбугатка үз хисапларына яздыра
    Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан Зәй район һәм шәһәр Советы депутатлары "Онытмыйбыз, кадерлибез Сезне!" дип аталган акция үткәрә. Бу көннәрдә депутатлар 2015 елның беренче яртысына республика һәм район газеталарына Бөек Ватан сугышы ветераннары, толлар һәм тыл хезмәтчәннәрен үз хисапларына (3әр ветеранга) яздыра. Шулай итеп, шәһәр-районда вакытлы матбугат алдыручылар саны шактый...
    670
    0
    0
  • 16 декабрь 2014 - 11:35
    Зәйдә бар шундый яшь эшмәкәр
    Зәйдә кошчылык юнәлешендә эшчәнлек алып баручы Артур Мөхәммәтҗанов -яшь эшмәкәрләрнең берсе. Өч ел инде ул каз бәбкәләре, бройлерлар, мулард токымлы үрдәкләр үстерү белән мәшгуль. Моның өчен Кәрәкәс авылында 0, 6 гектар мәйдан биләгән элекке ашлык саклау склады алып, аны өлешчә ремонтлады. Кошчылык белән шөгыльләнүдә кулланучылар сәламәтлеген кайгыртып, өстәмәләрсез булган экологик...
    674
    0
    0
  • 16 декабрь 2014 - 11:16
    Зәйдә авыл хуҗалыгы техникаларын ремонтлау бара
    Зәй районы "Восток" агрофирмасының "Үрнәк" бүлекчесе базасында техникаларны кышкы саклауга кую һәм ремонтлауны оештыру эше буенча семинар узды. Барлык агрофирмалар бүлекчәләре, "Нива" җаваплылыгы чикләнгән ширкәтендә авыл хуҗалыгы техникалары, культиватор һәм чәчкечләрне төзекләндерү эше бара.
    0
    0
    0
  • 16 декабрь 2014 - 11:00
    Зәй эшмәкәрлекләрне үстерүгә юнәлеш алды
    Агымдагы елда Зәй район буенча төп капиталга гомуми инвестицияләр суммасының 45 проценты кече бизнеска туры килә. Әлеге җәһәттән кече бизнес өлкәсенә средстволар һәм ресурсларны тарту өчен банкларның роле мөһим булып кала бирә. Кредит алу - бүгенге вазгыять: агымдагы елның 9 аенда Зәйдә кече эшмәкәрлеккә 239,3 миллион сумлык 136 кредит бирелде,...
    720
    0
    0
  • 16 декабрь 2014 - 08:47
    Зәй кызлары бил алышта да оста
    Узган ялларда Түбән Камада Россиянең спорт остасы Шамил Садриев истәлегенә яшүсмерләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча халыкара ярышлар узды. Мәртәбәле ярышта Зәйдән Миләүшә Миннегулова - көмеш, Тимур Фаршатов, Розалина Сәйфуллина, Ләйсән Тихонова бронза медальгә лаек булды. Аларны ярышларга Сирен Сәлахов, Рамил Салихов, Разин Абзаловлар әзерләде.
    763
    0
    0
  • 16 декабрь 2014 - 08:29
    Зәй укучылары баскетболда ярыша
    Зәйнең 4нче мәктәбе спорт залында Ватан каһарманнары көне уңаеннан шәһәр мәктәпләре укучылары арасында баскетбол буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе ачык беренчелегенә ярышлар уза. Алар 19 декабрьгә кадәр дәвам итә.
    0
    0
    0
  • 16 декабрь 2014 - 05:51
    Зәй балалары бозда сак булу темасына рәсем ясап ярышты
    Зәйдә "Бозда сак булыйк" республика конкурсының муниципаль этабына йомгак ясалды. Анда районның 18 мәктәбеннән башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Барлыгы 90 рәсем кабул ителде. Нәтиҗәдә "кыш көне сулыкларда нәрсә эшләргә ярамый?" темасы буенча - Наталья Кузнецова (6нчы мәктәп), Зифа Мәрдәнова (Югары Мәлем мәктәбе); "Бозда бәхетсез очрак булганда мин ничек олыларга ярдәм...
    962
    0
    0
  • 16 декабрь 2014 - 04:56
    Кыш бабай кунаклар кабул итә башлаган
    Арча районы Яңа Кырлай авылындагы резиденциясендә Кыш бабай кунаклар кабул итә башлады дип хәбәр итә "татар-информ" агентлыгы. Резиденциягә Казанның "Татарстан" кунакханәсе яныннан махсус автобус йөри. Өлкән кешегә билет бәясе 2150 сум, укучыларга 1900 сум, 2-7 яшьлек балаларга 1400 сум тәшкил итә. Үз транспортың белән резиденциягә килгәндә, 7 яшькә кадәр балаларга...
    962
    0
    0
Реклама
Реклама