Зәй офыклары

25 декабрь 2014 яңалыклары

  • 25 декабрь 2014 - 13:34
    Иң шәп Кыш бабайлар кайсы авылларда?
    Зәй районы Якты Күл авылында район мәдәният йортлары үзләренең бәйрәм тамашалары программасы буенча бәйге тотты амашаларда Кыш бабайларның осталыгы да сынала. Иң яхша тамаша һәм Кыш бабайлар Чыбыклы, Якты Күл, Кадер, Дүрт-Мунча мәдәният йортларыныкы дип табылды.
    1183
    0
    0
  • 25 декабрь 2014 - 13:30
    Зәйдә Яңа ел тамашалары – йорт ишегалларында
    Зәйдә Яңа ел тамашалары кичләрен йорт ишегалларында уза. 23 декабрьдә ул Җиңү проспектының, 1/06, кичә исә Төзүчеләр урамының 14нче йорты ишегалдында булды. Бүген шундый тамаша Жуков урамының 5нче йорты ишегалдында үтә. Аны район мәдәният йорты хезмәткәрләре оештыра. Кыш бабай һәм Кар кызы, әкият геройлары бистә халкын котлап, күңел ачу программасы...
    814
    0
    0
  • 25 декабрь 2014 - 12:20
    Медведев, өченче яки аннан да күбрәк бала туганда, түләүләр өчен субсидия раслады
    РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев, өченче яки аннан да күбрәк бала туган гаиләләргә ярдәм итүгә айлык акчалата түләүләр өчен, 2015 елда субсидия түләүләренә 13 млрд сум чамасы акча бүлеп бирүне раслады. Федерациянең 53 субъектына 12 млрд 866 млн 550,4 мең сум күләмендә субсидия билгеләү расланды, диелгән РФ Хөкүмәте сайтында урнаштырылган...
    1031
    0
    0
  • 25 декабрь 2014 - 10:15
    Белеп тору зыян итми
    Сакланган, димәк, якланган, дип юкка әйтми халык. Иминлегебезне иң элек үзебез кайгыртырга, һәр нәрсәгә игътибарлы булырга тиешбез. Әгәр дә сез террорчылык характерындагы шикле гамәлләргә юлыксагыз, Россия Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенә 8(843) 231-45-55 яки 231-45-45 телефоннары аша шалтыратыгыз. Татарстанда хокук саклау органнары һәм коткару хезмәтләренең "ышаныч телефонын" да...
    691
    0
    0
  • 25 декабрь 2014 - 07:48
    1 гыйнвардан Россия музейлары балалар өчен бушлай булачак
    Киләсе елга балалар федераль буйсынудагы Россия музейларына бушлай йөри алачак. Бүген бу хакта Дәүләт Советы һәм РФ Президенты каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советының уртак утырышында Владимир Мединский хәбәр итте, дип белдерә "Интерфакс". "Без 1 гыйнвардан башлап федераль буйсынудагы Россия музейлары балалар өчен бушлай эшләячәк дигән карарга килдек", - диде Мединский....
    1092
    0
    0
  • 25 декабрь 2014 - 07:34
    Зәй каратэчылары көч сынаша
    Нововоронеж шәһәрендә киокусинкай буенча Россия Кубогына ярышлар узды. Ярышларда Зәй көрәшчеләре дә көчләрен сынады. Якташыбыз Мария Савельева беренче бишлеккә керде. Әлеге спорт төре буенча Мәскәүдә узган Дөнья беренчелегендә дә Зәй каратэчылары катнашты. фото яндекс сайтыннан алынды http://www.tumix.ru/news/?Search[tag]=%EE%F4%F7
    1118
    0
    0
  • 25 декабрь 2014 - 06:38
    Сөенде боеккан күңелләр
    Зәй халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге хезмәткәрләре инвалид балалар өчен Яңа ел бәйрәме оештырды. Үзенчәлекле бәйрәм тамашасына авыллардан да балалар әти-әниләре белән килде. Алар Кыш бабайга башкару осталыкларын күрсәтте, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнады. Иң сөенечле мизгел Кыш бабай кулыннан бүләкләр алу булды. Бүләкләр район бюджетыннан әзерләнде.
    0
    0
    0
  • 25 декабрь 2014 - 06:38
    Зәйдә отличниклар өчен Чыршы бәйрәме узды (фотолар)
    Зәйнең "Энергетик" Мәдәният сараенда уку алдынгылары, төрле бәйге, олимпиадаларда җиңүчеләр, активистлар, яшь спортчылар өчен муниципаль отличниклар Чыршы бәйрәме үтте. Аңа район мәктәпләреннән 500 укучы чакыру алды. Тантанада башкарма комитет җитәкчесе Разиф Кәримов катнашып, укучыларны бәйрәм белән котлады һәм иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән 30 укучыга башкарма комитетның Рәхмәтен хатын, 2000 сум...
    1173
    0
    0
  • 25 декабрь 2014 - 05:30
    Зәйдә быел полиция хезмәткәрләре Казахстаннан кергән 1 мең 358 литр спиртлы эчемлек алганнар
    Зәйдә легаль булмаган спиртлы эчемлекләр әйләнешен тикшерү барышында полиция хезмәткәрләре тарафыннан ел дәвамында 38 очрак теркәлгән. Шуларның 30ы -административ хокук бозу турында төзелгән беркетмә. Аның 13е сыра, алкогольне сәүдә нокталарында закон нигезендә күрсәтелгән вакыттан тыш сатылу белән бәйле булса, 3се яшүсмерләргә спиртлы эчемлекләр сату буенча, 13е өй шартларында әзерләнгән спиртлы...
    609
    0
    0
Реклама
Реклама