Зәй офыклары

26 декабрь 2014 яңалыклары

  • 26 декабрь 2014 - 11:26
    Кадер авылында өлкәннәр өчен Яңа ел тамашасы оештырдылар
    Зәй районы Кадер авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре, тыл ветераны Елизавета Митрофанова яшәгән йортта барлык ветераннар һәм пенсионерларны җыеп, Яңа ел тамашасы тәкъдим итте. Өлкәннәр мондый игътибар, хөрмәткә зур рәхмәтле.
    1342
    0
    0
  • 26 декабрь 2014 - 10:21
    Зәй адвокатурасы балаларны сөендерде
    Зәй адвокатура консультациясе игелекле эшләр башында тора: инвалид балаларга инвалидлар декадасында ("Строитель" ширкәтендә яшәүчеләр) һәм Яңа ел алдыннан бүләкләр өләшә. Быел исә адвокатура аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны сөендерде. Шунысы игътибарга лаек, бүләк алучы укучыларның барысы да яхшы укый, тәртипле һәм активлар. Алга таба да шулай мәктәптә яхшы укыгыз,...
    911
    0
    0
  • 26 декабрь 2014 - 08:49
    Бүген Зәйдә Үзәк чыршыны ачу тантанасы була
    Бүген Зәйнең "Энергетик" Мәдәният сарае каршындагы мәйданда Үзәк чыршыны ачу тантанасы үтә. Ул кичке сәгать 6 билгеләнгән. Анда зәйлеләрне һәм шәһәребез кунакларын тетарлаштырылган тамаша, зур концерт программасы, үтеп баручы елга йомгак ясау көтә. Аның берсе массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен ЮХИДИ тарафыннан оештырылган бәйгегә нәтиҗә ясап, җиңүчеләрне котлау булачак.
    1210
    0
    0
  • 26 декабрь 2014 - 08:45
    Әфганстан: 35 ел узган
    Моннан 35 ел элек 25 декабрьдә Әфганстан җиреннән совет гаскәрләрен чыгару башланды. Әлеге сугышчан операциядә безнең Зәй җиреннән катнашучы ир-егетләребез дә аз түгел. Алар арасында, кызганыч, башларын салганнары да бар. Хәзерге вакытта шәһәрдә "кайнар нокталар"да хезмәт иткән райондашларыбызны берләштерүче иҗтимагый оешма эшли. Сергей Хватков җитәкчелегендәге бу оешма һәртөрле хәрби даталарны...
    952
    0
    0
  • 26 декабрь 2014 - 07:19
    “ЭКОлидер”да җиңүдә зәйлеләрнең дә өлеше бар
    Казанда "ЭКОлидер" республика бәйгесенә йомгак ясалды. Анда зәйлеләр дә күпләп хезмәт куючы "Татнефть» ААҖ һәм "ТАНЕКО" ААҖ җиңүчеләр буларак тәбрикләнде. Әлеге бәйгедә "Татнефть" - унберенче мәртәбә абсолют җиңүче, ә "ТАНЕКО" "Нефть чыгару һәм нефть химиясе сәнәгатендә" беренче урын яулады. "Татнефть" ААҖендә 2014 ел экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен 5 миллиард...
    1291
    0
    0
  • 26 декабрь 2014 - 07:01
    Зәйнең мәшгульлек үзәгендә “Ышаныч почтасы” оештырылды
    Аның аша сез законлы хокукларыгыз бозылу турында хәбәр итә аласыз. Аерым алганда, түбәндәгеләрне: - хезмәт хакы түләү тоткарлану яисә түләнмәү (ял өчен түләү, компенсацияләр һ.б.); - хезмәт хакын билгеләнгән минималь күләмнән кимрәк түләү (хәзерге вакытта ул бюджет тармагында эшләүчеләр өчен - 5554,00, предприятие, оешмалар өчен 6420,00 сум тәшкил итә); -...
    1318
    0
    0
  • 26 декабрь 2014 - 05:44
    Зәй авыл җирлекләре башлыклары съездга китте
    Бүген башкалабыз Казанда ТР муниципаль берәмлекләр Советының IX съезды уза. Аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша. Делегатлар арасында Зәй районы авыл җирлекләре башлыклары да бар. Муниципаль берәмлекләр арасында игълан ителгән республика смотр-конкурсы нәтиҗәләре буенча кайбер авыл җирлекләренә машиналар тапшырылачак.
    857
    0
    0
Реклама