Зәй офыклары

30 декабрь 2014 яңалыклары

  • 30 декабрь 2014 - 08:45
    Зәйдә үзәк чыршы утларын ветераннар кабызды (фотолар)
    Быел Зәйдә "Энергетик" Мәдәният сарае каршындагы мәйданда чыршы ачу тантанасы үзенчәлекле булды. 2015 ел сарык, кәҗә елы булу уңаеннан район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов кулыннан күпбалалы гаилә Йолдыз һәм Владимир Красовскийлар кәҗә бәтие алдылар. Әлеге гаиләдә 6 бала тәрбияләнә, шуларның икесе - уллыкка алган балалар. Районыбызда алга таба да...
    0
    0
    0
  • 30 декабрь 2014 - 07:39
    Әлмәт яшь көрәшчеләрне җыйды
    Әлмәттә яшүсмерләр арасында шәһәре беренчелегенә грек-рим көрәше буенча ярыш узды. Анда Зәйнең яшь көрәшчеләре дә бил алышты. Зәйдән Рөстәм Исламов җиңү яулады. Артур Маврин исә III урында.
    1102
    0
    0
  • 30 декабрь 2014 - 07:12
    Актив өлкәннәр өчен бәйрәм
    Зәй социаль тернәкләндерү бүлегендә "Пульс" клубына йөрүче актив пенсонерларн өчен Яңа ел тамашасы оештырдылар. Аларны бәйрәм белән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова, социаль яклау һәм пенсия фонды идарәләре җитәечелеге котлады. Актив Өлкәннәр рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты.
    1139
    0
    0
  • 30 декабрь 2014 - 06:39
    Чаллы-Зәй-Әлмәт юлында кичә өч кеше гомере өзелде
    29 декабрьдә 18 сәгать 45 минутта Чаллы-Зәй-Әлмәт юлының 18нче километрының авария булды. "ВАЗ-2105" автомобилен йөртүче караңгы вакытта тизлек режимын арттыру нәтиҗәсендә руль белән идарә итүдә контрольне югалта һәм каршы як полосага чыга. Нәтиҗәдә үз полосасыннан хәрәкәт итүче "Мерседес" һәм "ГАЗ" йөк машиналары белән бәрелешә. ЮХИДИ инспекторлары мәгълүматы буенча, җиңел автомобильне...
    1186
    0
    0
  • 30 декабрь 2014 - 06:05
    Зәйнең фигуралы шууычылары булдыра
    Башкалабыз Казанда фигуралы шуу буенча X спартакиада узды. Анда "Яшьлек" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче бер төркем яшь спортчы катнашты. Зәй шәһәре үз төркемендә I урынга лаек булды.
    2
    0
    0
  • 30 декабрь 2014 - 05:26
    Банкта акчаң булса...
    РФ Президенты Владимир Путин 29 декабрьдә акча кертемнәре буенча иминият түләүләрен арттыру турындагы законга кул куйды. Элек иминият түләүләре 700 мең сум тәшкил иткән булса, хәзер бу сан 1 миллион 400 мең сумга кадәр арттырылды. Хәзер банк оешмалары җилкәсенә халыкның саклык акчалары өчен зур җаваплылык ятачак.
    1185
    0
    0
Реклама