Зәй офыклары

4 гыйнвар 2015 яңалыклары

  • 4 гыйнвар 2015 - 14:18
    Кыш көне дә кыргый киндер тапкан
    Зәйдә 1992 нче елгы ир-егет наркотик матдә кулланып үзәк дәваханәнең реанимация бүлегенә эләгә. Полиция хезмәткәрләре тикшерү барышында аның ташландык өе ишек алдында үсүче кыргый киндердән "малагу" ясап куллануын ачыклыйлар. Әлеге ташландык йортның ишек алдында кыш көне дә шактый кыргый киндер булуы барысын да гаҗәпләндерә.
    825
    0
    0
  • 4 гыйнвар 2015 - 14:08
    Зәйнең Мирный бистәсендә кышкы каникуллар җанлы үтә
    Мәктәп укучыларының кышкы каникул вакытын кызыклы итү өчен Зәйнең Мирный бистәсе мәдәният йортында үзенчәлекле чаралар оештырыла. Чираттагы шундый чара "Кар бөртегенедә кунакта" дип аталды. Кар бөртекләре булып киенгән балалар бию, җыр бәйгеләренедә көч сынашты, кыш темасына сорауларга җавап бирде, шаян лоторея уенында катнашты.
    1082
    0
    0
  • 4 гыйнвар 2015 - 14:03
    Зәйдә балалар бадминтон уйный
    Зәйнең татар гимназиясе спорт залында 2004 нче елгы һәм аннан да кечерәк мәктәп укучылары арасында, "Рождественский волан" дип исемләнгән бадминтон ярышлары узды. Уеннар кышкы каникул чорында ел саен оештырыла торган сәламәтлек һәм спорт декадасы кысаларында үтте. Спорт ярышында 20 яшь бадминтончы катнашты. Малайлар арасында җиңүне Бигеш мәктәбе укучысы Марат Маликов...
    688
    0
    0
Реклама
Реклама