Зәй офыклары

7 гыйнвар 2015 яңалыклары

  • 7 гыйнвар 2015 - 10:35
    Зәйдә тагын бер сугыш ветеранына 90 яшь тулды
    Иске Зәй бистәсендә яшәүче сугыш ветераны Александр Порфирьевич 2015 нче елга 90 яшен тутырып аяк басты. Аны юбилее белән шәһәр советы рәисе урынбасары Марсель Хуҗин һәм автоклуб хезмәткәрләре өенә барып тәбрикләде.
    515
    0
    0
  • 7 гыйнвар 2015 - 10:26
    Зәйдә физик мөмкинлеге чикләнгәннәр йөзеп ярышты
    Зәйнең физкультура-сәламәтләндерү комплексы бассейнында раштуа алды йөзү ярышлары үтте. Анда физик мөмкинлеге чикләнгән, начар күрүчеләр оешмасы әгъзалары булган 10 кеше катнашты. Алар командаларга бүленеп суда эстафета ярышлары ясадылар. Үзенчәлекле ярыш егәр өстәде диде йөзүчеләр.
    498
    0
    0
  • 7 гыйнвар 2015 - 10:13
    Зәйнең чаңгы спорты осталары республика ярышында уңышлы чыгыш ясады
    Зәйдән яшь чаңгы спорты осталары Җәлил поселогында спорт мастеры кандидаты Руслан Газизов истәлегенә үткәрелгән чаңгы ярышларында уңышлы чыгыш ясады. Аделия Шакирҗанова 2 км. га ирекле стильдә узышта икенче, Дмитрий Руди 5 км. га ирекле стильдә өченче урын алдылар.
    636
    0
    0
  • 7 гыйнвар 2015 - 10:09
    Зәйдә авыл җирлекләре командалары волейбол уйнады
    Зәйнең "Энергетик" мәдәният сарае спорт залында "Сәламәтлек" спартакиадасы кысаларында авыл җирлекләре, агрофирмалалар командалары арасында волейбол ярышлары үтте. Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүче исеменә Бохарай авыл җирлеге командасы лаек булды. Икенчедә сәвәләйлеләр, өченчедә Югары Пәнәче авыл җирлеге командасы.
    452
    0
    0
Реклама