Зәй офыклары

13 гыйнвар 2015 яңалыклары

  • 13 гыйнвар 2015 - 12:30
    Тагын бишәү тоткарланган
    5-11 гыйнварда Зәйдә 30 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бәхеткә, тән җәрәхәте алучылар юк. Ә менә алкоголь кулланган хәлдә руль артына утыручы 5 кеше ачыкланган. Хәзер аларны вакытлыча транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү өчен судка материаллар әзерләнә. Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларны вакытында түләмәүче 6 машина йөртүче...
    3
    0
    0
  • 13 гыйнвар 2015 - 12:05
    “Ялта-Зәй”дә студентлар ярышка чыга
    Зәйнең "Ялта-Зәй" чаңгы базасында агымдагы ел башыннан ярышлар башланды. Биредә иртәгә Россия уку йортлары студентлары арасында чаңгы буенча Россия беренчелеге башлана. Ярышлар 18 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Студентлар классик, ирекле һәм спринт ярышларында үзләрен сынаячаклар.
    807
    0
    0
  • 13 гыйнвар 2015 - 12:04
    “Зәй шикәре” заводында тренажерлар залы булдырыла
    "Зәй шикәре" АҖ җитәкчелеге шикәр кайнатучылар сәламәтлеген саклауга игътибарны арттыра. Әлеге җәһәттән заводның административ бинасында тренажерлар залы эшли башлады. Биредә сәламәтлекне ныгытырга булышучы спорт җиһазлары урын алды. Монда йөрүчеләр белән югары квалификацияле тренер шөгыльләнер дип көтелә.
    0
    0
    0
  • 13 гыйнвар 2015 - 11:51
    “АвтоВАЗ” үз продукциясенә бәяләрне арттыра
    "АвтоВАЗ" агымдагы елның 15 гыйнварыннан LADA модельле автомобильләргә бәяләрне 9 процентка арттыра, дип яза үзәк матбугат чаралары. Бу доллар һәм евро курсларының үсүе белән бәйле. Соңгы тапкыр Priora, Kalina, Largus, Granta автомобильләренә бәяләр 2014 елның мартында 2,8 процентка үскән булган һәм алар 289-500 мең сум тәшкил иткән.
    486
    0
    0
  • 13 гыйнвар 2015 - 11:41
    Зәйдә айныткыч буш тормый
    Бәйрәм һәм Яңа ел ялларында Зәй районында алкоголь кулланган хәлдә җәмәгать урыннарында, урамда "адашып" йөрүче 11 кеше айныткычка китерелгән. Алар - нигездә ориентлашу сәләтен югалткан, үз аягы белән өенә кайта алмаучы яисә яшәү урыны булмаган затлар. Җәмәгать тәртибен саклаучылар бу кешеләрне айныткычка бигрәк тә кышкы салкында өшемәсеннәр өчен китерүләрен әйтәләр.
    2
    0
    0
  • 13 гыйнвар 2015 - 11:39
    Тәмәке тартучылар закон таләбен үтәргә ашыкмый
    Зәйдә яңа елга чыккач тәмәке тартуны тыю турында законны бозган өчен 25 кешегә беркетмә төзелгән. Алар закон таләбен истә тотмыйча бина, объектларда, тиешсез урында тарткан өчен штрафка тартылган.
    596
    0
    0
  • 13 гыйнвар 2015 - 11:31
    Зәйдә шартлаткыч, ату җайланмалары ясау очраклары бар
    Зәй эчке эшләр бүлегеннән хәбәр итүләренчә, районда 31 декабрьдән 12 гыйнварьга кадәр төрле хокук бозулар, гадәттән тыш хәлләр буенча 29 хәбәр теркәлгән. Аларның икесе шартлату, ату кораллары ясау очраклары белән бәйле. Мәгълүм булганча, 5 гыйнвар көнне яшәү урынында шартлаткыч җайланма ясау белән шөгыльләнгән ир-егет фатирында шартлау булып, ул үзе зыян...
    2
    0
    0
  • 13 гыйнвар 2015 - 08:15
    Зәйдә күп балалы Лукьяновларга район җитәкчелеге пианино бүләк итте
    Зәйдә күп балалы Лукьяновлар гаиләсе яңа елда зур бүләк алды. Бу көннәрдә район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов аларга җирле бюджет хисабыннан электрон пианино тапшырды. Әлеге гаиләдә 8 бала тәрбияләнә, аларның 6сы - мәктәп укучысы. Балаларның берничәсе музыка мәктәбендә дә укый. Аларга өйдә дә музыка белән шөгыльләнү кирәк булганлыкта, ана...
    442
    0
    0
  • 13 гыйнвар 2015 - 07:23
    Зәй эшмәкәре инвалид балаларны сөендерде
    Төзелеш эшләре белән шөгыльләнүче Зәй эшмәкәре Альберт Галимов укучыларның каникуллары чорында Аксар авыл җирлегендәге физик мөмкинлеге чикләнгән балаларны бүләкләр, биреп сөендерде. Эшмәкәр бүгенге көндә әлеге җирлеккә караган Иске Тәкмәк авылында республика программасы буенча клуб төзү эшен алып бара.
    463
    0
    0
  • 13 гыйнвар 2015 - 07:07
    Зәй районы Иске Тәкмәк авылы мәктәбе яңа чаңгыларга баеды
    Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Зәй районы Иске Тәкмәк авылы мәктәбе укучылары өчен чынлап торып Кыш бабай килде. Ринат Фәрдиев исемен йөртүче мәктәпкә "Челтәр компаниясе"- " Казан электр челтәрләре " ААҖ директоры Рафаэль Закиров чаңгылар бүләк итте. Моңа кадәр дә әлеге мәктәпкә даими ярдәм итеп торучы җитәкче кечкенә авыл мәктәбендә укучылар...
    1
    0
    0
Реклама