Зәй офыклары

14 гыйнвар 2015 яңалыклары

  • 14 гыйнвар 2015 - 11:20
    Зәйлеләр бадминтон уйный башлады
    Зәйдә бадминтон буенча спорт төрен дә үстерергә уйлыйлар, ул күп чыгымнар сорамый. Бадминтон белән "Чаңгычы" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнәләр. Иртәгә әлеге спорт мәктәбеннән бер төркем спортчы Татарстан чемпионатында үзләрен бу спорт төреннән сынаячак.
    581
    0
    0
  • 14 гыйнвар 2015 - 11:19
    Ташланган чыршылар “Ялта-Зәй”гә килә
    Зәйдә "Горзеленхоз" ширкәте бәйрәмне бизәгән, хәзер инде ташланган чыршыларны җыеп, "Ялта-Зәй" чаңгы базасына озата. Биредә аларны чаңгы трассасына билге кую өчен файдаланалар.
    555
    0
    0
  • 14 гыйнвар 2015 - 11:17
    Пенсия белән бәйле мөрәҗәгатьләр күбрәк
    Зәй архив бүлегенә 2014 елда 3150 мөрәҗәгать кергән. Шуларның 2401се - социаль-хокукый, калганнары тематик характердагы мөрәҗәгатьләр. Иң күп мөрәҗәгатьләр пенсия мәсьәләсе белән бәйле.
    565
    0
    0
  • 14 гыйнвар 2015 - 11:15
    Зәйдә бассейн озынайтылган режимда эшләде
    Бәйрәм көннәрендә Зәй спорт-сәламәтләндерү үзәгендәге бассейн озынайтылган режимда эшләде. Зәйлеләргә иртәнге сәгать 8дән төнге 11гә кадәр йөзү мөмкинлеге тудырылды. Шул рәвешле, ун көндә бассейнда 1225 кеше булды.
    596
    0
    0
  • 14 гыйнвар 2015 - 10:18
    2014 елда чыккан “АвтоВАЗ” машиналары әле иске бәядән сатыла
    "АвтоВАЗ"ның иртәгесе көннән үз продукциясенә бәяләрне кыйммәтләндерәчәге турында хәбәр иткән идек. Әлеге бәяләр арту бары 2015 елда эшләп чыгарылган автомобильләргә генә кагыла. Ә 2014 нче елда эшләнгән машиналарга бәяләр шул килеш кала, дип хәбәр итә НТВ каналы. Үткән елда эшләнгән, әле сатылмаган автомобильләр саны декабрь уртасында 20 мең чамасын тәшкил...
    518
    0
    0
  • 14 гыйнвар 2015 - 09:05
    Зәй шәһәр прокуратурасы халык мәнфәгатен кайгырта
    Шәһәр прокуратурасы узган ел 2015 ел өчен шәһәр һәм район бюджетын тикшерү, кабул итү эшендә актив катнашты. Гражданнар мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып, прокуратура бюджетка авылларга йөриячәк җәмәгать транспорты чыгымнарын да кертүне, хуҗасыз этләрне аулауга средстволарны билгеләүне, шәһәрдә автомобильләр өчен өстәмә парковкалар булдыру турында мәсьәләләрне язмача рәвештә сорады.
    534
    0
    0
  • 14 гыйнвар 2015 - 08:16
    Бәхетсезлек очраклары булмасын
    2014 елда Зәй районында оешма-предприятиеләрдә 12 бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Шуларның икесе кешеләр үлеме белән аяныч төгәлләнүе мәгълүм. Калган очракларда 5 кеше авыр тән җәрәхәтләре алган, 5 кеше җиңелчә зыян күргән. Агымдагы елда мондый бәхетсезлек очракларын булдырмау максатында хезмәт урыннарында куркынычсызлык таләпләренең тиешенчә үтәлүен күзәтү максатында шәһәр прокуратурасы җитди эшләү планын...
    552
    0
    0
  • 14 гыйнвар 2015 - 08:08
    Зәйнең Мирный бистәсендә мәчет ачыла
    Иртәгә, 15 гыйнварда, Мирный бистәсендә мәчет ачу тантанасы булачак. Сәгать 10да башланачак истәлекле вакыйгада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның да катнашуы көтелә. Иртәгә ачылачак мәчет шәһәрдә 5нчесе. Аның мөселманнарга хезмәт итүен, тирә-юньгә иман нуры чәчеп торуын телибез.
    577
    0
    0
  • 14 гыйнвар 2015 - 07:15
    Укучыларның фән олимпиадалары башлана
    Бүген Казанда мәктәп укучыларының Бөтенроссия фән олимпиадалары төбәк этабы башлана. Беренче олимпиада астрономия фәненнән үткәрелә. Биредә катнашу өчен безнең районнан укытучылары белән берлектә Кирилл Нифатов (6 нче, мәктәп VIII сыйныф), Айдар Гомәров (татар гимназиясе, IX), Александр Романов (6 X), Антон Шатунов (6 X), Юлиана Козенбаева (2 XI) китте. Әлеге укучылар...
    1278
    0
    0
  • 14 гыйнвар 2015 - 06:57
    Ветеранда - кунакта
    Зәй туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан башлаган "Ветеранда - кунакта" проекты буенча очрашуларын дәвам итә. Аның чираттагысы кышкы озын яллардан соң Яңа Мәлем авылында яшәүче 90 яшьлек сугыш ветераны Габдулла Шаһиев йортында узды. Хөрмәтле ветеран сугыш чорында Венгрия, Бессарабия, Румыния, Чехсловакия җирләрендә булган, Сталинград,...
    864
    0
    0
  • 14 гыйнвар 2015 - 06:22
    Зәй шикәр заводын чимал белән күбрәк тәэмин итү уйланыла
    Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында "Зәй зонасында чөгендер игүне үстерү концепциясе" буенча киңәшмә узды. Фикер алышуларда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, министрның беренче урынбасары Николай Титов, министр урынбасарларыТәлгать Таһирҗанов, Илдус Габдрахманов, "Челтәрләр компаниясе" ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, "Агрокөч-Төркем"...
    1377
    0
    0
Реклама