Зәй офыклары

16 гыйнвар 2015 яңалыклары

  • 16 гыйнвар 2015 - 13:18
    Министр урынбасары Зәй энергетиклары белән очрашты
    Зәйдә республика эчке эшләр министры урынбасары, полковник Дамир Динниулов ГРЭС хезмәт коллективы белән очрашты. Анда район эчке эшләр бүлеге башлыгы Валентина Усачева һәм "Генерацияләү компаниясе" ААҖ нең икътисад иминлеге һәм режим идарәсе башлыгы Илдар Бикколов та катнаштылар. Дамир Динниулов Зәй районында 2014 елдагы оператив эшчәнлекне уңай бәяләде. " 2013 ел...
    475
    0
    0
  • 16 гыйнвар 2015 - 10:53
    Әнисенә пычак белән кадаган хатын-кыз җәзасын алды
    Зәй шәһәр суды 22 яшьлек хатын-кызга карата хөкем карары чыгарды. Ул 2014 елның ноябрендә алкоголь кулланган хәлдә әнисенең эченә, үзара килеп чыккан бәхәс нигезендә, пычак белән кадый. Суд барышында гаепләнүче үз гаебен тулысынча таный, шунлыктан 3 елга иректән мәхрүм итү җәзасы 4 елга шартлы хөкем карары белән алыштырыла.
    491
    0
    0
  • 16 гыйнвар 2015 - 10:36
    Закон бозып тәмәке сатсаң...
    Зәй шәһәр прокуратурасы тәмәке тарту, сатуны чикләү буенча кабул ителгән законны үтәү йөзеннән тикшерүләр үткәрде. Нәтиҗәдә " Дуслык" сәүдә челтәрләренә караган "Тәмле"кибетендә касса аппараты янында астан гына сигарет сатылуы ачыкланды. Әлеге кибет "Күк чәчәк" балалар бакчасы территориясеннән 57 метрда гына урнашкан. " Тәмәкедән, тәмәке төтененнән гражданнар сәламәтлеген саклау турындагы" 15...
    541
    0
    0
  • 16 гыйнвар 2015 - 08:49
    Зәйдә кул эшләре осталарының шәхси күргәзмәләрен оештыру башланды (фотолар)
    Бүген Зәйдә яшьләр эшләре идарәсе һәм милли мәдәни үзәк, хатын-кызлар советы тарафыннан оештырылучы кул эшләре осталарының шәхси күргәзмәләрен оештыру старт алды. Иң беренче булып үзенең күргәзмәсен шәһәрдәшләребезгә, районыбыз кунаклары хозурына "Орион" сәүдә челтәре мөдире, эшмәкәр Венера Шалафаева тәкъдим итте. Һәрвакыт хезмәттәге ханым тапкырлап чигү эшләрен башкарырга да вакыт таба икән....
    489
    0
    0
  • 16 гыйнвар 2015 - 08:48
    Зәйдә полиция хисап тота
    Зәйдә эчке эшләр бүлегенең 2014 ел эшчәнлегенә йомгак ясау, агымдагы елга бурычлар билгеләү буенча киңәшмә үтте. Аның эшендә ТР эчке эшләр министры урынбасары, полковник Дамир Динниулов катнашты. Оператив-хезмәт эшчәнлеге буенча хисап доклады белән Зәй эчке эшләр бүлеге башлыгы Валентина Усачева чыгыш ясады.
    464
    0
    0
  • 16 гыйнвар 2015 - 07:30
    Зәйдә ТМШ рәисе эшнең төрле алымнарын куллана
    Зәйдә "Уңайлы йорт" торак милекчеләре ширкәте ел да йортка җаваплылар белән чәй табыны артында очрашу оештырып, проблемаларны уртага салып сөйләшә, фикерләшә. Ширкәт рәисе Римма Никифорова Җиңүнең 70 еллыгын исәпкә алып, шундый очрашуга сугыш ветераннары һәм сугыш чоры балаларын да чакырып, "Чын күңелдән" дип исемләнгән чара оештырды. Бу чара турында тулы...
    443
    0
    0
  • 16 гыйнвар 2015 - 07:26
    Зәйдә бозаулар салкын алым белән асралачак
    Зәй районы Куш-Елга һәм Чыбыклы терлекчелек комплексларында үзгәртеп кору һәм төзелеш эшләре дәвам итә. Әлеге комплексларда бозауларны салкын алым белән тәрбияләү урынын җиһазлау бара. Чыбыклыда бу эш шикәр заводы ярдәме белән башкарыла.
    902
    0
    0
  • 16 гыйнвар 2015 - 07:18
    Хезмәт хакы артуга бара
    Зәй районының авыл хуҗалыгы тармагында 2014 елда 1490 миллион сум акчалата керем алынган. Бу 2013 елга карата 105 процент тәшкил итә. Керемнең 535 миллион сумы - ит җитештерүдән, 900 миллионы үсемлекчелектән алынды. Авыл хуҗалыгында уртача хезмәт хакы узган ел 13,6 мең сумга җиткән. Бу 2013 елга караганда 8 процентка күбрәк.
    901
    0
    0
  • 16 гыйнвар 2015 - 06:30
    Кемнәрдер бәкедә коеначак, кемнәрдер кизү торачак
    19 гыйнвар - Качману көне. Зәйдә әлеге уңайдан бәкедә коену урыны итеп Бохарай авыл җирлегенә караган Әлкин авылы сулыгы рәсми коену урыны итеп билгеләнде. Бу көнне биредә ашыгыч ярдәм күрсәтү, янгын куркынычсызлыгы хезмәтләре эшләячәк, участковыйлар, кече күләмле судноларны теркәү инспекциясе инспекторыда кизү торачак.
    515
    0
    0
  • 16 гыйнвар 2015 - 06:02
    Зәй районында терлекләрнең баш саны артуга бара
    Агымдагы ел башыннан Зәй агрофирмаларында бозау алу буенча уңай үзгәрешләр бар. Бу аеруча "Зәй" һәм "Зәй шикәре" агрофирмаларында күзәтелә. "Зәй"дә ел башыннан 139 бозау алынды, бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 41 башка артык. "Зәй шикәре"ндә исә бу күрсәткеч -110, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, ул 28 бозауга...
    425
    0
    0
Реклама
Реклама