Зәй офыклары

19 гыйнвар 2015 яңалыклары

  • 19 гыйнвар 2015 - 13:57
    Республикада көчле томан көтелә
    Татарстанның кайбер районнарында алдагы сәгатьләрдә томан булуы көтелә, дип хәбәр итә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре. Томан булган урыннарда күз күреме 500 метр булуын гына исәпкә алып транспорт чараларында юлга чыгудан тыелып тору сорала.
    533
    0
    0
  • 19 гыйнвар 2015 - 13:07
    Зәйдә Лев Лукьянов фән олимпиадалары төбәк этабының беренче призеры
    Мәктәп укучыларының Бөтенроссия фән олимпиадалары төбәк этабының беренче нәтиҗәләре билгеле булды. География фәне буенча район данын яклаган 7нче мәктәпнең ХI сыйныф укучысы Лев Лукьянов призер исемен яулады. Хәзер укучылар физика буенча көч сынаша.
    501
    0
    0
  • 19 гыйнвар 2015 - 12:25
    Зәй укучылары хокук сагы һөнәре белән кызыксынды
    Зәйнең үзәк китапханәсе каршында "Закон - права, человек - истина" дип исемләнгән клуб эшли. Биредә хокук сагы хезмәткәрләре очрашулар барышында төрле категория кешеләр өчен законга бәйле аңлатмалар бирә, кызыксындырган сораулар уртага салып сөйләшенә. Клубның чираттагы утырышында шәһәр прокуроры урынбасары Ленар Рәхмәтуллин 4нче мәктәпнең VIII сыйныф укучылары белән очрашты. Биредә укучыларны...
    499
    0
    0
  • 19 гыйнвар 2015 - 12:23
    Бер елда Зәй районында 85 юл һаләкәтендә 17 кеше үлде
    2014 елда Зәй районы территориясендә 85 юл һәлакәтендә 17 кеше үлде, 115е тән җәрәхәте алды. Бу саннар алдагы ел белән бер чамада. Ел дәвамында ЮХИДИ хезмәткәрләре руль артына исерек хәлдә утыручыларны ачыклауга җитди игътибар бирде. Прокуратура белән берлектә наркологта исәптә торучылардан машина йөртү таныклыкларын алу буенча судка исклар җибәрелде. 203...
    1205
    0
    0
  • 19 гыйнвар 2015 - 10:40
    “Ялта-Зәй”дә Россия студентлары көч сынашты
    "Ялта Зәй" чаңгы базасы ел әйләнә ярышлар уздыру, спортчыларны ярышка әзерләү, ял итү һәм сәламәтлекне ныгыту урынына әйләнде. Узган атнада биредә студентлар арасында Россия беренчелегенә ярышлар узды. Анда Россия уку йортларыннан 37 командада спортчы студентлар көч сынашты. Ярышларда Татарстан командасы составында Зәйдән Дмитрий Кочеванов, Петр Коронов чыгыш ясады. Ярышлар дүрт...
    867
    0
    0
  • 19 гыйнвар 2015 - 10:13
    Зәйдә Мәүлид бәйрәмен билгеләп үттеләр
    Зәйнең Мирный бистәсендә соңгы елларда Мәүлид бәйрәмен билгеләп үтәләр. Биредә бу көннәрдә "Березка" кафесында әлеге дини бәйрәмне янә билгеләп уздырдылар. Анда ТР Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил Сәмигуллин үзе катнашты һәм Мәүлид бәйрәменең мәгънәсе турында аңлатма бирде. Мөфти соңыннан имамнар җыенында катнашып, чыгыш ясады. фото яндекс сайтыннанhttp://www.islamnews.ru/news-111371.html
    1095
    0
    0
  • 19 гыйнвар 2015 - 09:23
    Зәйдә башлангыч сыйныф укытучылары киңәште
    Зәйнең 7нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучыларының методик берләшмә җитәкчеләре өчен, сыйфатлы белем бирү һәм кече яшьтән үк баланы тәрбияле итүнең нәтиҗәле алымнары турында тәҗрибә уртаклашу максатында семинар үтте. Анда районның 25 мәктәбеннән методик берләшмә җитәкчеләре катнашты. Семинарда район мәгариф системасында икенче чирек нәтиҗәләре буенча башлангыч сыйныфта укучыларның белем дәрәҗәсе чагыштырмача...
    1067
    0
    0
  • 19 гыйнвар 2015 - 07:12
    Зәйдә урлашулар һәм яшүсмерләр тарафыннан кылынган хокук бозулар кимегән (фотолар)
    Зәйдә эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең 2014 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды. Республика эчке эшләр министры урынбасары Дамир Динниулов билгеләп үтүенчә, елны шәхси состав эш нәтиҗәләре буенча Татарстанда 6нчы урында төгәлләгән, 2013 елда Зәй эчке эшләр бүлеге 14нче урында булган. Үткән ел аеруча урлашу очракларының алдагы елга караганда, 288дән 218гә кимүе белән...
    1251
    0
    0
  • 19 гыйнвар 2015 - 07:09
    Эшсезләрне һөнәр алуга укыту программасы дәвам итә
    Республикада агымдагы елда да эшсезләрне һөнәр үзгәртү өчен укыту яки өстәмә белем алу мөмкинлеге тудыру буенча махсус программа дәвам итә. Аның буенча быел Зәйдә 150 эшсезне укыту мөмкинлеге бар. Монда дәүләт хисабына укытудан тыш, стипендияләр түләү дә карала, ди мәшгульлек үзәге директоры Екатерина Андреева.
    522
    0
    0
  • 19 гыйнвар 2015 - 05:47
    Зәйдә халык җыеннары башлана
    Бүген Зәй районы авыл җирлекләрендә халык җыеннары башлана. Беренче җыеннар Аксар һәм Югары Шепкә авыл җирлекләрендә үтә. Аларда җирлек башлыклары 2014 ел эшчәнлеге буенча хисап тота, җирлектә яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешен яхшырту, социаль проблемаларны, җирлекнең социаль-икътисади үсешен тәэмин итү мәсьәләләре уртага салып сөйләшенеләчәк. Җыеннарда район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов, халыкка хезмәт...
    492
    0
    0
Реклама
Реклама