Зәй офыклары

20 гыйнвар 2015 яңалыклары

  • 20 гыйнвар 2015 - 12:53
    Зәйдә ярминкәләр дәвам итә
    Агымдагы елда да шәһәрнең үзәк мәйданында ярминкәләр дәвам итә. Узган шимбәдә агымдагы елның беренче ярминкәсе узды. Ул башкалардан үзенең ит продуктлары күплеге белән аерылып торды. Анда 2,5 тонна - сыер, 1 тонна дуңгыз ите сатылды.
    1727
    0
    0
  • 20 гыйнвар 2015 - 11:49
    Казан Россиядә яшәеш дәрәҗәсе буенча яхшылар рәтендә
    Россиянең финанс университеты социология департаменты 500 меңнән артык кеше яшәүче шәһәрләр арасында, сораштырулар нәтиҗәсе буенча иң ярлы яшәүчеләрне билгеләгән. Ярлылык индексының иң зуры Тольятти, Әстерхан, Пенза шәһәрләренә туры килә. Аларда индекс 0,55тән дә югары билгеләнә. Ә күрше Чаллы шәһәре ярлылык буенча тугызынчы урында (0,5). Биредә үзен азкеремле дип исәпләүчеләр барлык...
    594
    0
    0
  • 20 гыйнвар 2015 - 11:05
    Укытучыларның уртача хезмәт хакы 32 мең сумга җитәчәк
    РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы белдерүенчә, соңгы ике елда педагогларның эш хакы 60 процентка үскән. Быел аның тагын да артуы көтелә икән һәм педагогларның уртача эш хаклары 32 мең сум тирәсе булачак, дип яза "Российская газета".
    1001
    0
    0
  • 20 гыйнвар 2015 - 11:02
    Яшь көрәшчеләр җиңү яулый
    Тукай районы Бәтке авылында яшүсмерләр арасында ирекле көрәш буенча турнир узды. Анда Чаллы, Түбән Кама, Менделеевск һәм Зәйдән 140 көрәшче катнашты. Үз авырлыкларында Зәйдән Тимур Салихов, Артур Маврин, Иван Зотов, Дмитрий Степанов, Рөстәм Исламов җиңүче булды. Дамир Әхмәдиев белән Тимур Пляшев - көмеш, Илназ Латыйпов исә бронза медаль алды.
    603
    0
    0
  • 20 гыйнвар 2015 - 11:01
    Зәйгә Тимоти килде
    Зәйнең Әхмәт сөтчелек комплексында сыерларны ясалма орлыкландыруны Европа технологиясе буенча алып барачаклар. Аларны биредә бу эшкә баш технолог Ирландиядән килгән Тимоти өйрәтәчәк.
    511
    0
    0
  • 20 гыйнвар 2015 - 11:00
    Зәйдә ат спортына игътибар артачак
    Бүгенге көндә Зәй районында 183 баш ат асрала. Кайчандыр әлеге күрсәткечнең биш мәртәбә артык чорлары да бар иде. Башкарма комитет җитәкчелеге катнашында районда ат башы санын арттыру буенча киңәшмә узды. Анда районда ат спортын үстерүгә булышлык итү буенча чаралар планын эшләү бурычы куелды.
    578
    0
    0
  • 20 гыйнвар 2015 - 10:40
    Быел БДИ тапшыручыларны үзгәрешләр көтә
    Быелгы уку елы азагында БДИ тапшырачак укучылар өчен, имтихан материаллары җавап вариантлары булган "А" пункты биремнәре төшереп калдырыла, дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы. Бу - тест формасында имтиханнар бетерелә дигән сүз. Тагын бер үзгәреш математика фәненә кагыла: математика буенча имтихан ике өлештән торачак: - төп һәм профильле, ягъни һөнәрен математика...
    1019
    0
    0
  • 20 гыйнвар 2015 - 10:05
    Зәйдә киләсе уку елына әзерлек башланды
    Зәйнең 4 нче мәктәбендә инде хәзердән үк алдагы уку елына әзерлек эшләрен башладылар. 29 нчы гыйнварь көнне кичке сәгать 6 да булачак беренче сыйныф укучылары ата-аналары өчен аңлатма мәгълүмат бирү максатында җыелыш оештырыла. Биредә ата-аналар хәзердән үк балаларны укуга әзерләү өчен кирәкле юнәлеш белән танышачак.
    1011
    0
    0
  • 20 гыйнвар 2015 - 10:05
    Зәйнең «Яшьлек» командасы - III урында
    Сарман районы Җәлил эшчеләр бистәсендә А. В. Тарасов исемендәге "Алтын алка" яшь хоккейчылар клубы республика ярышларының төбәкара туры узды. Анда Җәлил, Азнакай, Зәй, Актаныш, Бөгелмә командалары яшь хоккейчылары көч сынашты. Зәйнең «Яшьлек» командасы III урын алды.
    548
    0
    0
  • 20 гыйнвар 2015 - 10:03
    Зәйдә чаңгы спортын үз итүчеләр өчен мөмкинлекләр арта
    Зәйдә чаңгы спорты популярлаша. Яңа шәһәр урман буендагы яктыртылган чаңгы трассасы янында чаңгы комплексы ачарга ниятлиләр. Комплекста чаңгыларны прокатка алу мөмкинлеге, киенү-чишенү урыннары, чаңгы юлларын ясау өчен карергыч техникасы да булачак. Бу көннәрдә әлеге комплекска җиһазлар кайтартылып, аны монтажлау эшләре бара.
    542
    0
    0
  • 20 гыйнвар 2015 - 08:05
    Югары Шепкә үзешчәннәре актив
    Зәй районы Югары Шепкә мәдәният йорты үзешчәннәренең "ТНВ" каналында "Аулак өй" тапшыруында катнашуы турында хәбәр иткән идек. Иҗат коллективы хәзер район авылында мәдәният йортларында һәм районнан читтә, чыгышлар ясый.
    1053
    0
    0
  • 20 гыйнвар 2015 - 07:15
    Зәйдә халык җыеннары башланды (фотолар)
    Кичә Зәйдә район җитәкчеләренең халык белән очрашып, җирлекләрдәге проблемалардан хәбәрдар булып, көнкүреш шартларына кагылышлы килеп туган мәсьәләләрне хәл итүне күздә тоткан халык җыеннары башланды. Аның беренчеләре, Аксар һәм Югары Шепкә авыл җирлекләрендә үтте. Җыен башланыр алдыннан халыкны шәхси сораулары белән район Советы һәм башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре, оешма-учреждение җитәкчеләре, хокук...
    1634
    0
    0
  • 20 гыйнвар 2015 - 07:00
    Зәйдә айныткычка 646 кеше китерелгән
    Зәй эчке эшләр бүлеге башлыгы Валентина Усачева белдерүенчә, эчүчелеккә башын салучыларның арта баруы криминаль хәлгә тәэсир итә. Үткән ел районда алкоголь кулланган хәлдә хокук бозулар 31,4 процентка үскән. Бер ел эчендә айныткычка китерелгәннәр саны гына да 646ны тәшкил итә. Алкоголь кулланучыларны чикләү өчен полиция хезмәткәрләре тарафыннан читтән керүче очсызлы спиртлы...
    514
    0
    0
  • 20 гыйнвар 2015 - 05:46
    Бала тәрбияләү өчен социаль түләүләр күләме артты
    Агымдагы ел башыннан социаль түләүләр күләме артты. Хәзер бала тугач бер тапкыр бирелә торган пособие 14 497,8 сум тәшкил итә ( 2014тә ул 13 741,99 сум иде). Ә ел ярымга кадәр беренче бала белән декрет ялында утырган өчен айлык түләү 2 718,35 сум ( 2014тә - 2 мең 576,63 сум)....
    585
    0
    0
  • 20 гыйнвар 2015 - 05:36
    Изге багулар
    Туган як тарихын өйрәнү музеенда укучылар өчен электән калган йола - "Изге багулар" тарихына багышланган чара үтте. Укучыларга иң элек бәйрәм, халык йолалары, гореф-гадәтләр турында аңлатма бирелде. Святки, изге багу көне дип гади генә атап йөрткәннәр Иисус Христос туган көнгә багышланган изге тантана, күңел ачу, ял көннәрен. Святки төшенчәсе изге...
    800
    0
    0
Реклама