Зәй офыклары

21 гыйнвар 2015 яңалыклары

  • 21 гыйнвар 2015 - 13:35
    Зәй кызы Светлана таныла бара
    Узган ел «TMTV» татар музыкаль телеканалында «Бәхетле булмый кара» дип аталган Ясмин клибы экраннарда еш пәйда булды. Әлеге серле матур псевдоним астында якташыбыз Зәй кызы Светлана Минеева чыгыш ясады. Нәселләре белән Баграж якларына барып тоташкан җырчыны зәйлеләр яхшы хәтерли. Ул күп еллар Зәйнәп Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов төркемендә җырлап йөрде,...
    435
    0
    0
  • 21 гыйнвар 2015 - 13:32
    Кечкенә авылда - 24 тыл ветераны
    Зәй районы Имәнлебаш авылында 135 пенсионер исәпләнә, шуның 24е - тыл ветераны. Шунысы игътибарга лаек, алар барысы да актив, башкару осталыгына ия. Бу өлкәннәр узган ел "ТНВ" каналында "Аулак өй" тапшыруында да, республика "Кыр көне"ндә печән феставлендә дә катнаштылар. Язын исә алар "Киндер өмә"се тамашасын авыл халкына күрсәтергә җыеналар.
    485
    0
    0
  • 21 гыйнвар 2015 - 12:30
    Зәйдә “Җиңү китергән газиз йөзләр” социаль-гуманитар проекты тормышка ашырыла башлады
    Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Җиңү китергән газиз йөзләр" ("Родные лица Победы") дип исемләнгән республика Президенты Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә тормышка ашырылучы социаль-гуманитар проект кысаларында бу көннәрдә Зәйдә "Беренче канал" телевидениесе иҗат төркеме эшләде. Алар районыбыз сугыш ветераннары Харис Зарипов, Анна Моисеева, Нина Королева, Леонид Мачтаков янында булып, видеоязмалар төшерде....
    456
    0
    0
  • 21 гыйнвар 2015 - 10:51
    Зәйдә алкоголь кулланучыларга каршы җитди көрәш бара
    Зәй полиция хезмәткәрләре алкоголь кулланучыларга каршы көрәшкә җитди игътибар бирә. Узган атнада - 14 гыйнварда ЮХИДИ хезмәткәрләре тикшерүләр барышында 30 яшьлек Казахстан кешесен машинасында 96 шешә спиртлы эчемлек белән тоткарлый. Тикшерү өчен эш дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама бүлегенә җибәрелгән. Ә 17 гыйнварда "Орион-2" кибете сатучысы яшүсмергә сыра саткан өчен...
    421
    0
    0
  • 21 гыйнвар 2015 - 10:49
    Зәйдә тагын бер комарлы уен салоны ачыкланды
    Зәй районында комарлы уеннар оештыру буенча яшерен эш алып баручыларны ачыклау максатында эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан тикшерү эшләре даими алып барыла. 15 гыйнварда шундый тикшерүләрнең берсендә Ленин урамындагы "Фортуна" кафесында уен салоны булуы ачыклана. Нәтиҗәдә 10 системалы блок, 9 компьютер мониторы, 9 клавиатура, принтер, чек аппараты, видеофиксация җиһазлары, документлар...
    431
    0
    0
  • 21 гыйнвар 2015 - 10:48
    Урлау белән бәйле җинаятьләр кимеми
    10-16 гыйнварда Зәй эчке эшләр бүлегендә 18 җинаять теркәлгән. Атна дәвамында шәхескә карата авыр җинаять кылыну очраклары юк, әмма милеккә карата кылынган җинаять очраклары берничә. Мәсәлән, 19 гыйнварда "Машиностроитель" гараж ширкәтендә бер гараждан тәгәрмәчләр, машина запас частьләре урлануы теркәлгән. Полиция хезмәткәрләре кайнар эздән әлеге җинаятьне кылуда шикләнелүче 1992 һәм 1993...
    429
    0
    0
  • 21 гыйнвар 2015 - 08:09
    Зәйдә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар бара (фотолар)
    Зәйнең Мирный бистәсе мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап сугыш ветераннары, аларның тол хатыннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары катнашында патриотик чара үтте. Аны мәдәният йорты "Ветеран" клубы, "Мирный" территориаль-иҗтимагый үзәге белән берлектә оештырды. Чара өлкән буын белән яшьләрнең дустанә аралашуы, элекке җырларны искә алу белән җылы атмосферада үтте.
    394
    0
    0
  • 21 гыйнвар 2015 - 08:06
    Белешмәне күпфункцияле үзәк бирә
    Кешенең хөкем ителгәнме, юкмы икәнлеге турында, җинаять эше буенча теге яки бу кешегә карата тикшерү эшенең туктатылуы турында белешмәләр алу хәзер күпфункцияле үзәк аша башкарыла. Россия Федерациясе эчке эшләр министрының стас-сәркатибе И. Н. Зубов күрсәтмәсен үтәү йөзеннән, бу турыда белешмә алу өчен республиканың Эчке эшләр министрлыгы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр...
    382
    0
    0
Реклама
Реклама