Зәй офыклары

23 гыйнвар 2015 яңалыклары

  • 23 гыйнвар 2015 - 13:00
    Зәйлеләр дә шуарга бара
    Чаллыда фигуралы шуу буенча "Чаллы" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелеге узачак. Анда Зәйдән "Яшьлек" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенедә тәрбияләнүче бер төркем малай-кызның катнашуы көтелә.
    898
    0
    0
  • 23 гыйнвар 2015 - 12:28
    Аерылмагыз, булса да сәбәпләре...
    Зәй ЗАГС бүлеге "Шатлык" халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә оешкан яшь парлар белән эшләүче клуб белән берлектә, тыгыз эшчәнлек алып бара. Әлеге клуб эшчәнлегенең максаты - яшь гаиләләрне таркалудан саклау. Хисаптан ЗАГС белән клуб берлектә һәр атнаның сишәмбесендә яшь парлар белән очрашулар, үтемле чаралар үткәрә, аларның проблемаларын хәл итү юлларын...
    1062
    0
    0
  • 23 гыйнвар 2015 - 12:04
    Зәй районында 2014 елда 605 бала туган
    Зәй ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, Зәй районында узган ел 605 бала туган, шуларның 54е - авылларда (2013 елда бу күрсәткеч авылларда 67 булган). Авыл җирлекләре арасында Кадер - лидер: анда узган ел 7 бала туган. Сәвәләйдә - 6, Чыбыклы белән Аксарда 5әр бала дөньяга килгән. фото яндекс сайтыннан алынган...
    572
    0
    0
  • 23 гыйнвар 2015 - 11:14
    Хуш, Мәдәният елы, исәнме, Әдәбият елы
    Зәйнең Мирный бистәсе мәдәният йорты китапханә белән берлекттә "Әдәбият елы: традицияләрне саклап, яңалык эзлибез" дип аталган әдәби кичә үткәрелдеү ул Россиядә игълан ителгән Әдәбият елы кысаларында балалар һәм яшүсмерләр катнашында оештырылды. Болар чыгыш ясау өчен яраткан язучылар, әдәби геройлар турында докладлар әзерләде. Кичә өчен һәр чор кешеләре яраткан язучы Аркадий...
    663
    0
    0
  • 23 гыйнвар 2015 - 10:26
    Зәйдән Җәлил призер булды
    Бөтенроссия фән олимпиадаларының төбәк этабы рус теле буенча нәтиҗәләр билгеле. Зәй районы данын яклаган 6нчы мәктәпнең X сыйныф укучысы Җәлил Константинов призер булды. Җәлил - алдагы елларда да фән олимпиадаларында уңышлы чыгыш ясавы белән билгеле укучы. Быел ул отличниклар "Чыршы бәйрәм"ендә район башкарма комитеты җитәкчесе тарафыннан акчалата бүләктә алды. Алга...
    575
    0
    0
  • 23 гыйнвар 2015 - 08:44
    Зәйдә “ Йолдызлык - 2015”кә әзерлек башланды
    Зәйдә "Созвездие"-"Йолдызлык 2015" балалар һәм яшьләр эстрада сәнгатенең фестиваленә әзерлек башланды. Бүген мәдәният идарәсе тарафыннан тупланган худсовет "Энергетик" Мәдәният сараенда фестивальдә катнашырга теләүче балалар чыгышларын карап, сайлап алу этабын оештыра. Район данын яклардай иң яхшы чыгышлар өчен җирле бюджет хисабынна сәхнә киемнәре тектерү мәсьәләсе дә биредә хәл ителәчәк. Фестивальнең төбәк...
    569
    0
    0
  • 23 гыйнвар 2015 - 07:07
    Зәй укучылары шигырь уку бәйгесендә катнаша
    ТР балалар китапханәсе Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан укучылар арасында "Җирдә тынычлык хакына" дип исемләнгән республика шигырь уку бәйгесе оештырды. Бәйге укучыларның совет халкының фронтта һәм тылда кылган каһарманлыгы, сугыштагы балалар турында мәктәп программасына кермәгән әсәрдән өзекне сәнгатьле итеп укудан гыйбарәт. Ул район, төбәк, республика этапларыннан тора. Әлеге уңайдан Зәй...
    958
    0
    0
  • 23 гыйнвар 2015 - 06:15
    Зәйдә “Форпост”ның абруе арта
    "Студентлар десанты" акциясе кысаларында Зәй политехник колледжы спорт залында үткән волейбол уеннары 4:0 исәбенә колледж студентлары җиңүе белән тәмамланды. Алар 6нчы мәктәпнең VIII сыйныфында укучы мәктәп "Форпост" командасы белән уйнады. Иң мөһиме. "Форпост" оешмасында яшь тәртип сакчылары тәрбияләүне пропагандалау максатын күздә тоткан акция нәтиҗәле булды. Уен азагында студентлар арасыннан биш...
    527
    0
    0
  • 23 гыйнвар 2015 - 05:38
    Зәй районы Баграж җирлегендә проблемалар хәл ителә (фотолар)
    Зәй районы Баграж авыл җирлегендә үткән ел халыкны борчыган шактый гына проблемалар. Болар авыл юлларын төзекләндерү, су белән тәэмин ителеш, фельшер-акушерлык пунктларын төзекләндерү шулай ук Югары Баграж, Сарсаз-Баграж авылларындагы Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлләрне яңарту һәм әйләнә-тирәсен төзекләндерү. Урта Багражда исә халык Үзәк урамны икегә ярып агучы...
    687
    0
    0
Реклама