Зәй офыклары

24 гыйнвар 2015 яңалыклары

  • 24 гыйнвар 2015 - 11:09
    Эшли-эшли остара...
    Зәй политехник колледждында кондитер һөнәрен үзләштерүчеләрнең һөнәри осталык бәйгесе тәмамланды. Шунысы игътибарга лаек, бу һөнәрне үзләштерүчеләр елдан-ел остара бара. Алар әзерләгән ризык, кондитер эшләнмәләр шул хакта сөйли. Соңыннан студентларга әлеге ризыклар, эшләнмәләрне сатып алу мөмкинлеге дә тудырылды.
    578
    0
    0
  • 24 гыйнвар 2015 - 08:02
    Зәй студентлары өчен мөһим программа
    Зәй политехник колледжында "Җитештерүдә сакчыллык" программасы буенча факультатив дәресләр оештырылуы турында хәбәр иткән идек. Шикәр заводы белән колледж арасындагы хезмәттәшлек турында килешү нигезендә әлеге дәресләр агымдагы елда да дәвам итәчәк. Шул рәвешле 25 гыйнвардан IV курс студентларына әлеге программа буенча "Структур бүлекчәнең эшен планлаштыру һәм оештыру" курсы дәресләре үткәрелә башлаячак.
    444
    0
    0
  • 24 гыйнвар 2015 - 06:11
    Зәйдән Виктория һәм Әлфия - “Рухият” фонды бәйгесе җиңүчеләре
    "Татнефть" ААҖнең "Рухият" фонды тарафыннан үткәрелүче "Сандугач сайрар илем" республика конкурсы быел Азнакай шәһәрендә үтте. Анда Зәй районы данын яклап музыка мәктәбе укучылары һәм Әлфия Вәлиуллина җитәкчелегендәге "Азаль", "Мирас" ансамбльләре солистлары чыгыш ясады. Бәйге нәтиҗәләре буенча әлеге ансамбльләр солистлары Виктория Пузанкова һәм Әлфия Сираева II дәрәҗә лауреатлар булды.
    478
    0
    0
  • 24 гыйнвар 2015 - 05:02
    “Тууым җондызы” фестивале финалында - яшь зәйлеләр
    Бүген, 24 гыйнварьда, Казанда крәшен җырларын яшь башкаручылар арасындагы традицион "Тууым җондызы" фестиваленең финал туры үтә. Анда Зәйдән төбәк турында җиңү яулаган "Азаль" вокаль-хореография ансамбле, Максим Коронов һәм Алеся Дмитриева район данын яклап чыгыш ясыйлар.
    498
    0
    0
Реклама