Зәй офыклары

28 гыйнвар 2015 яңалыклары

  • 28 гыйнвар 2015 - 13:35
    Зәй терлекчеләре еллык эшкә хисап тотты
    Кичә "Зәй шикәре" агрофирмасының "Чыбыклы" сөтчелек комплексында семинар булды. Анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рашат Хәбипов, район җитәкчесе Разиф Кәримов, "Агро-көч төркем" ЯАҖ һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе зообелгечләре катнашты. Киңәшмәдә узган елгы эшчәнлеккә анализ ясадылар, терлекчелек юнәлешендәге 24 форма буенча фикер алыштылар, агымдагы елга...
    736
    0
    0
  • 28 гыйнвар 2015 - 13:11
    Банк акчасын урлаучының ярдәмчесе тоткарланды
    Татарстанның полиция хезмәткәрләре Казанда инкассатор Игорь Богаченконың ярдәмчесен тоткарлады. Билгеле булганча 23 гыйнварьда Игорь Богаченко Яшел Үзән шәһәренең Ленин урамында урнашкан банкыннан , напарнигының аягына табель коралыннан атып, 60 млн сум акча белән качып киткән иде. Бүгенге көнгә инде 12 миллион сум акча банкка кайтарылган. Банк акчасын урлау буенча җинаять...
    461
    0
    0
  • 28 гыйнвар 2015 - 11:40
    Зәйдә - Әлмәт музыка колледжы коллективы
    Әлмәт музыка колледжы белән Зәй музыка мәктәбе коллективы аралашып яши, хезмәттәшлек итә. Кичә Әлмәт музыка колледжы укытучылары Зәй мәктәбе укытучылары һәм укучыларына мастер-класс күрсәтте. Сигез кешедән торган музыкаль десанттан зәйлеләр үзләренә күп яңалык, мәгълүмат алды. Мондый очрашулар алга таба да дәвам итәчәк.
    502
    0
    0
  • 28 гыйнвар 2015 - 11:15
    Зәйдә эшмәкәрләр арасында конкурс оештырыла
    Республикада кече һәм урта эшмәкәрлекне үсиерү өстенлекле юнәлеш. Әлеге җәһәттән Зәһдә агымдагы елда эшмәкәрләр арасында төрле номинацияләрдә «Ел эшмәкәре» конкурсына нәтиҗә ясарга планлаштыралар. Мондый конкурс районда беренче мәртәбә оештырыла. Бу - эшмәкәрләр өчен бер стимул, эшкә канатландыру чарасы. Эшкуарлар әлеге мөмкинлектән файдаланмый калмаслар, шәт.
    1220
    0
    0
  • 28 гыйнвар 2015 - 10:05
    Зәйдә 13 инвалидны эшкә урнаштыру планлаштырыла
    ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының мәшгульлек үзәкләре аша эшсезләргә үз эшләрен ачарга, инвалид­ларга эш урыннары бул­дыручыларга ярдәм программалары агымдагы елда да гамәлдә. Әлбәттә, мөмкинлеге һәм теләге булган инвалидларның эшләвен хупларга кирәк. Бу аларның үз-үзләренә генә бикләнеп ятмыйча, кешеләр белән арала­шып тулы канлы тормыш белән яшәве, гаилә ке­ремен тулыландыру...
    0
    0
    0
  • 28 гыйнвар 2015 - 10:05
    Зәйдә “Хезмәт кешесе” елы уңаеннан хезмәт коллективларында чаралар башланды
    Зәй районында игълан ителгән "Хезмәт кешесе" елы кысаларында мәдәният идарәсенең автоклуб хезмәткәрләре бу көннәрдә "Нива" ҖЧШ те терлекчеләре янына "Хезмәтем җан рәхәтем" дип исемләнгән концерт программасы белән чыкты. Биредә тырыш хезмәт куючыларны хөрмәтләп, аларның хезмәт уңышлары бәян ителде, рәхмәт йөзеннән музыкаль бүләк ясалды.
    463
    0
    0
  • 28 гыйнвар 2015 - 10:03
    Зәйдә “Торак-2015” операциясе кысаларында рейдлар башланды
    Татарстанда гадәттән тыш хәлләр министрлыгы линиясе буенча " Торак-2015" операциясе игълан ителде. Бу һава тептературасының түбәнәюе сәбәпле торакларны, биналарны җылытуны арттыру аркасында гадәттән тыш хәлләргә юл куймау максатын күздә тота. Операция кысаларында Зәйнең янгын куркынычсызлыгы хезмәткәрләре,газ,электр челтәре оешмалары белгечләре белән берлектә шәхси секторда электрүткәргечләрнең төзеклеге, газ җайланмаларының, мичләрнең дөрес эшләвен...
    463
    0
    0
  • 28 гыйнвар 2015 - 08:28
    Зәйдә дүртенче клуб сафка баса
    "Авыл клублары" республика программасы кысаларында Зәй районының Бохарай, Югары Пәнәче, Сармашбаш авылларында күп функцияле клуб төзелеп, уңышлы гына эшләп китте. Быел әлеге программа кысаларында Иске Тәкмәктә шундый клуб төзелә. Эшкә узган ел ахырында керешелгән иде. Бүгенге көндә аның түбәсе ябылып килә. Клубның тамаша залы 100 урынга исәпләнгән, биредә, ФАПта урнашачак....
    417
    0
    0
  • 28 гыйнвар 2015 - 08:04
    Зәйдә бер атнада 9 урлашу очрагы теркәлгән
    Зәй эчке эшләр бүлеге хәбәрләренә караганда соңгы вакытта районда складларга, гаражларга кереп әйбер урлау очраклары шактый күзәтелә. Мәсәлән, узган атнада гына шундый 9 урлашу очрагы теркәлгән. Зур суммадагы урлашуларга тукталып үтсәк, 19 гыйнварьда бер гараждан 4 тәгәрмәч, запас машина частьләрен алып чыгулары, 20 гыйнварьда бер авыл мәктәбе территориясеннән 21 мең...
    736
    0
    0
  • 28 гыйнвар 2015 - 07:27
    Мәдәният коллегиясендә зәйлеләр дә катнашты
    Кичә ТР Мәдәният министрлыгының 2014 елда башкарган эшләре нәтиҗәләренә багышланган коллегия утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ мәдәният министры урынбасары Григорий Ивлиев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР парламенты рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, республиканың Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров һ.б....
    806
    0
    0
  • 28 гыйнвар 2015 - 05:18
    Зәй полиция хезмәткәрләре шартлату турында алынган хәбәргә аңлатма бирде
    Әле гыйнварь ае башында гына Зәй шәһәренең Ленин урамында ясалма шартлаткыч эшләү аркасында бер фатир зыян күргән иде, 25 гыйнварда полициянең дежур бүлегенә фатирын шартлатырга теләүчедән хәбәр алыну мондый хәлнең яңадан кабатлану куркынычын тудырды. Район эчке эшләр бүлегенең тикшерү бүлекчәсе хезмәткәре юстиция капитаны Илнур Сибгатов биргән мәгълүматлар буенча 25 нче...
    746
    0
    0
Реклама