Зәй офыклары

2 февраль 2015 яңалыклары

  • 2 февраль 2015 - 12:51
    Зәйдә мәдәният хезмәткәрләренең күчмә утырышлары дәвам итә
    Зәйдә мәдәният хезмәткәрләренең күчмә утырышлары дәвам итә. Әлеге утырышларның чираттагысы Югары Мәлем мәдәният йортында узды. Мәдәният идарәсе башлыгы Сәрия Батршина узган елгы эшчәнлеккә хисап тотып, агымдагы елга бурычларны билгеләде. Утырышта башлыча сүз Җиңүнең 70 еллыгы, Әдәбият, Парк-скверлар, Хезмәт кешесе елы турында барды, Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан мәдәният йортларында эшләүче "Ветеран"...
    820
    0
    0
  • 2 февраль 2015 - 12:15
    “Ветеран” клубы утырышы якташ каһарманга багышланды
    Зәй мәдәният йортларында "Ветеран" клубы утырышлары уза. Гүлкин мәдәният йортында утырыш бу авылда туып үскән, Советлар Союзы каһарманы, хәрби очучы Григорий Ларионовка багышланды. Аның тууына бу көннәрдә 110 ел тулды. Мәктәптә аңа багышлап сыйныф сәгате, укучылар арасында "Аҗаган" уены, авыл китапханәсендә күргәзмә оештырылды. Иске Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда...
    473
    0
    0
  • 2 февраль 2015 - 11:30
    Зәйлеләр “Башваткыч” тапшыруына барырга әзерләнә
    Зәй районы Югары Шепкә мәдәният йорты үзешчәннәре "ТНВ" каналында "Аулак өй" тапшыруында катнашкан иде инде. Иҗат коллективы хәзер "Башваткыч" тапшыруына барырга әзерләнә. Югарышепкәлеләр үзләрен әнә шулай актив, иҗади эшләүче коллектив буларак танытып килә.
    932
    0
    0
  • 2 февраль 2015 - 10:59
    Зәйдә ут чыккан гараж иминиятләнмәгән булган
    30 гыйнварда иртәнге сәгать 7ләр тирәсендә Зәйнең 88нче янгын частена "Турист-1" гараж ширкәтендәге бер гаражда янгын чыгуы турында хәбәр алына. Нәтиҗәдә аның эчке, андагы әйберләр янып бетә. Тикшерүләрдән күренгәнчә, ут электрүткәргечтәге кыска ялганыштан чыккан дип исәпләнә. Янгыннан зыян килгән мәйдан 12 квадрат метр белән исәпләнә. Шунысы бар, гараж иминиятләнмәгән булган,...
    494
    0
    0
  • 2 февраль 2015 - 10:54
    Зәй музыка мәктәбе укучылары тагын җиңү яулады
    Әлмәттә музыка уен коралларында композицияләр башкару буенча балалар арасында үзенчәлекле бәйге үтте. Биредә Зәй районы данын музыка мәктәбе укучылары яклады. Нәтиҗәдә "Оркестр һәм cугып уйнау инструментлары" номинациясендә Ульяна Девяткина, Марина Садилова - I, Артём Абраковнов, Ульяна Воронова - II, Виталий Ратанов III дәрәҗә лауреат булдылар.
    469
    0
    0
  • 2 февраль 2015 - 10:13
    Зәйдә җирлек башлыклары сәхнә тота
    Зәйдә авыл җирлекләрендә узучы чараларда җирлек башлыклары да катнаша. Югары Мәлемдә мәдәният хезмәткәрләре күчмә утырышында җирлек башлыгы Фәнзия Николаева кунаклашу йоласында катнашып, Муса Җәлилнең "Хәдичә" шигырен сөйләде. Гомумән, Фәнзия Николаева концерт-спектакльләрдә еш катнаша, шуңа да мәдәният хезмәткәрләренең иҗади, актив эшләвенә ирешә.
    1
    0
    0
  • 2 февраль 2015 - 10:13
    Сугыш кичкән кашык та бар
    Зәй районының Якты Күл мәдәният йортында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан сугыш чоры газеталары, хатлар, фотолар, документлар, хәрби реликвиялардан торган экспозиция эшли башлады. "Ветеран" клубы утырышында укучылар, сугыш һәм тыл ветераннары әлеге экспозиция белән якыннан танышты. Биредәге үзенчәлекле экспонатларның берсе сугышның башыннан ахырына кадәр йөреп кайткан тимер кашык. Аны Үтәшкиннән сугыш...
    1340
    0
    0
  • 2 февраль 2015 - 07:37
    Зәй политехник колледжы яңа сулыш алачак
    Зәй политехник колледжында зур төзекләндерү эшләре башлау планлаштырыла. Биредә уку аудиторияләрен дә, студентлар өчен тулай торакны да заманча таләпләргә җавап бирерлек итеп үзгәртү күздә тотыла. Анда киләчәктә район предприятиеләре өчен белгечләр әзерләү максаты алга куела һәм алар евро стандартларга яраклаштырылган продукция эшләп чыгарырлык алдынгы карашлы хезмәткәрләр булсын өчен, уку барышында...
    438
    0
    0
  • 2 февраль 2015 - 07:36
    Зәйдә төзеләчәк ике йортның берсеннән ятимнәр фатир алачак
    Зәй районында быелгы торак төзелеше планына ике күпкатлы йорт төзү кертелгән. Аларның берсе - 35, икенчесе 12 фатирлы йортлар булачак. Соңгысы төрле сәбәпләр аркасында ата-анасыз калган, ятим үскән балаларга тәгаенлана.
    517
    0
    0
  • 2 февраль 2015 - 07:21
    Зәйдә ике мәктәп ремонтланачак, бер бакча төзеләчәк
    Республика программасы нигезендә мәктәпләрне капиталь төзекләндерү дәвам итә. Зәйдә җәйге чорда әлеге программа буенча 1нче һәм 2нче мәктәпләрне зур төзекләндерү көтә. Инде хәзердән үк күләмле эшләргә әзерлек чаралары күрелә. Моннан тыш, шәһәрдә 140 урынлык тагын бер яңа балалар бакчасы калкып чыгачак.
    581
    0
    0
Реклама