Зәй офыклары

3 февраль 2015 яңалыклары

  • 3 февраль 2015 - 08:57
    “Зәй-Су каналы” ҖЧШ үткән елдагы эшчәнлеккә йомгак ясады
    Зәйдә предприятие-оешмаларда хисап җыелышлары дәвам итә. Чираттагысы бүген "Зәй-Су каналы" ҖЧШ булды. Биредә ул 2014 елда башкарылган эшләргә йомгак ясау, 2015 елга планнарны бәян итү буенча хезмәт коллективы җыелышы рәвешендә үтте. Әлеге предприятие шәһәр халкын һәм оешма-предприятиеләрне су белән тәэмин итү өчен җаваплы. Узган ел алар тарафыннан 1 миллион 474...
    533
    0
    0
  • 3 февраль 2015 - 08:10
    Зәйдә укытучылар өчен һөнәр бәйгеләре бара
    Зәйдә "Ел укытучысы" бәйгесе кысаларында "Иң яхшы сыйныф җитәкчесе", "Иң яхшы фән укытучысы", Иң яхшы педагог-психолог"ны билгеләү бара. Мәгариф идарәсе белгечләреннән торган жюри, бу көннәрдә урыннарга чыгып, укытучыларның дәресләрен карау, проектларны бәяләү, укыту методикаларын күзәтү белән мәшгуль. Сыйныф җитәкчеләре арасында 18 педагогтан икенче турга 8е сайлап алынды. Аларның да иң-иңнәре...
    840
    0
    0
  • 3 февраль 2015 - 07:23
    Зәйдә иң яхшы өстәмә белем бирү педагоглары 4 нче һәм коррекция мәктәбендә
    Зәйдә иң яхшы өстәмә белем бирү педагогларын ачыклау йөзеннән оештырылган "Шәхес тәрбияләү" дип исемләнгән бәйгенең муниципаль туры төгәлләнде. 5 укытучы балалар белән дәрестән тыш сәгатьләрне нәтиҗәле үткәрүдә, үз индивидуаль тәрбия программаларын яклауда сынаштылар. Араларыннан 4 нче мәктәптән Оксана Скребкова, коррекция мәктәбеннән Ольга Зәйниева бәйгенең зона турына сайлап алынды.
    882
    0
    0
  • 3 февраль 2015 - 06:10
    Зәй фигуралы шуучылары остара
    Чаллыда фигуралы шуу буенча "Чаллы" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелеге узды. Анда Зәйдән "Яшьлек" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче бер төркем малай-кыз катнашты. Үз яшләре арасында Мария Устюмкина җиңүче булды, Диана Голованова - III урында.
    619
    0
    0
  • 3 февраль 2015 - 06:09
    Зәй каратэчылары булдыра
    Түбән Камада яшүсмерләр һәм кызлар арасында киокусинкай буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Беренчелектә республиканың яшь көрәшчеләре бил алышты. Зәйдән бил алышта "Зәй" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Дмитрий Лаврентьев белән Вадим Зеленин җиңүче булды. Максим Архипов III урында.
    1859
    0
    0
  • 3 февраль 2015 - 06:06
    Зәй мәдәният хезмәткәрләренә мөмкинлекләр җитәрлек
    Узган ел Зәйдән ТР Мәдәният министрлыгы аша ике мәдәният хезмәткәре һәм Түбән Биш белән Дүрт-Мунча мәдәният йортлары 100әр мең сумлык грант откан иде. Соңгысында ул мәдәният йорты җиһазларын яңартуга тотылды. Агымдагы елда да районда әлеге грантка дәгъва итүче мәдәният хезмәткәрләре һәм мәдәният йортлары шактый. Алардан район мәдәният идарәсенә гаризалар керә...
    584
    0
    0
Реклама