Зәй офыклары

4 февраль 2015 яңалыклары

  • 4 февраль 2015 - 12:50
    Зәйдә сыер савучыларны кызыксындыралар
    Агымдагы елдан Зәй агрофирмалары сөтчелек комплекслары һәм фермаларында тәүлеклек савымны ярыйсы гына арттырган сыер савучыларга акчалата бүләк тапшыру каралды. 1 - 15 гыйнварга нәтиҗә ясалды һәм 84 сыер савучы 50 сумнан алып 3800 сумга кадәр (барлыгы 80 мең сум) акчалата бүләк алачак. Кыскасы, һәркем хезмәтенә карап бүләкләнә.
    691
    0
    0
  • 4 февраль 2015 - 12:30
    Зәй спортчылары бүләкләнде
    Зәй музыка мәктәбе актлар залында 2014 елгы спорт эшенә нәтиҗә ясау, ел дәвамында уңышларга ирешкән спортчыларны хөрмәтләү тантанасы булды. Ул коллегия утырышы буларак оештырылып, проблемалар күтәрелде, алдагы елга бурычлар билгеләнде. Район җитәкчесе Разиф Кәримов Зәй - сәламәт яшәү рәвеше алып бару биләмәсе булсын, һәр тармак, шул исәптән спорт эшчәнлеге республикада...
    573
    0
    0
  • 4 февраль 2015 - 12:29
    “Ялта-Зәй”дә янә зур ярыш
    Бүген "Ялта-Зәй" чаңгы базасында Идел буе федераль округы укучыларының кышкы спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары башланды. Анда 15 төбәктән яшь чаңгычылар җыелды. Малай-кызлар өч көн дәвамында классик, ирекле, эстафета ярышларында үзләрен сынаячаклар. Ярышларда Татарстан тулы команда белән катнаша.
    629
    0
    0
  • 4 февраль 2015 - 12:20
    Уку һәркемгә кирәк
    Зәй сөтчелек комплекслары, фермаларында терлекчелек тармагына кагылышлы төрле белгечләр белән укулар тәҗрибә уртаклашулар оештырыла. Күптән түгел фермаларда биредә кулланылучы саву аппараты һәм инвентарьларга техник хезмәт күрсәтү буенча укулар узды. Делаваль фирмасы белгеченең фермаларында кулланылучы саву аппаратлары һәм инвентарьларга техник хезмәт күрсәтү буенча киңәшләре терлекчеләргә аеруча кызыклы булды.
    647
    0
    0
  • 4 февраль 2015 - 11:41
    Кушелгада да терлекләр ябык цикл белән асралачак
    Зәй районы Куш-Елга терлекчелек комплексында 425 баш бозауга исәпләнгән корпус файдалануга тапшырылды. Комплекста 3 айдан 15 айга кадәр бозау-терлекләрне асрау өчен икенче корпусны сафка бастыру турында да сүз булды. Кушелгалылар да терлекләрне ябык цикл белән асрарга ниятли.
    656
    0
    0
  • 4 февраль 2015 - 10:34
    Зәй кибетләрендә азык-төлек бәясен контрольдә тоту буенча тикшерүләр бара
    Соңгы вакытта халыкны кибетләрдә азык-төлеккә бәяләр арту борчый. Бу илдәге вәзгыять кризис вакытында үз мәнфәгатьләрен кайгыртып калырга омтылучылар белән дә бәйле. Президент алып сату белән шөгыльләнүчеләрнең "аппетитын" кысу уңаеннан җитди тикшерүләр оештыру турында фәрман бирде. Шулай да "ычкынган" бәяләрне урынга утырту өчен бераз вакыт кирәк булыр, мөгаен. Зәй шәһәр прокуратурасы...
    582
    0
    0
  • 4 февраль 2015 - 10:05
    Зәй районында халык җыеннары дәвам итә (фотолар)
    Зәй районы авыл җирлекләрендә халык җыеннары дәвам итә. Чыбыклы авыл җирлегендә үткән халык җыены, мөгаен, халыкның активлыгы ягыннан иң уңышлы узган сөйләшүләрнең берсе булгандыр. Биредә хакимият вәкилләренә кешеләр анык мәсьәләләр буенча борчылуларын да, үзенчәлекле фикерләрен дә җиткерделәр. Башкарма комитет җитәкчесе Разиф Кәримов әйтүенчә, җирлектә бернәрсәгәдә битараф булмаганнар яши. Ә бу...
    1389
    0
    0
  • 4 февраль 2015 - 08:25
    Зәйдә бер ханым “права”сыз калмас өчен машинасын “урлатырга” риза булган
    Зәй эчке эшләр бүлегенең дежур частенда 3 февраль көнне иртәнге сәгать 5 тулып 39 минутта бер ханымнан машинасын куып китүләре турында хәбәр алына. Оператив төркем тиз арада әлеге урынга чыгып тикшерү эшләре башлый. Нәтиҗәдә әлеге хәл бөтенләй икенче юнәлеш ала. Мирный бистәсендә яшәүче ханым өй янында машинасын калдырып, фатирына кергәч,...
    898
    0
    0
  • 4 февраль 2015 - 07:30
    Тәмәке тарткан өчен 70 кешегә беркетмә төзелгән
    Аерым урыннарда тәмәке тартуны тыю турында федераль законны бозучылар Зәйдә һаман да кимеми. Ярты ай эчендә тәртип сагы хезмәткәрләре тиешсез урында тәмәке тарткан өчен 70 кешегә карата беркетмә төзегән. Шул уңайдан эчке эшләр бүлеге бигрәк тә җәмәгать урыннарында, балалар учреждениеләре тирәсендә, төрле объектлар эчендә тәмәке тартудан тыелуны кисәтә.
    563
    0
    0
  • 4 февраль 2015 - 07:29
    Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен җәяүлеләргә штрафлар артырга мөмкин
    Дәүләт Думасына юл йөрү кагыйдәләрен бозган җәяүлеләр өчен штрафлар күләмен арттыру турында тәкъдим ясалды. Ул кабул ителгән очракта, хәзерге 500 - 1500 сумлык штрафлар 1-3 мең сумга кадәр күтәреләчәк. Бу ил күләмендә җәяүлеләрнең юлларда күпләп зыян күрү, үлү белән бәйле. Статистика мәгълүматлары юл һәлакәтләрнең җәяүлеләр гаебе белән күп булуын күрсәтә.
    600
    0
    0
  • 4 февраль 2015 - 07:14
    Бүген - ракка каршы көрәш көне
    Һәр елның 4 февралендә Бөтендөнья ракка каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Ул «Онкологик авыруларга каршы көрәш буенча халыкара берләшмә» тарафыннан игълан ителгән. Бу көнне билгеләп үтүнең төп максаты - әлеге зур проблемага җәмгыятьнең игътибарын тарту, халыкның ракка каршы хәбәрдар булуын, аның сәбәпләрен һәм профилактик чараларны белүне тәэмин итү. Статистика буенча,...
    1741
    0
    0
  • 4 февраль 2015 - 05:58
    Наркотиклар әйләнеше белән бәйле җинаятьләр кабатланып тора
    Наркотиклар законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләр актуаль мәсьәлә булып кала бирә. Гыйнварның соңгы ункөнлегендә Зәйдә шундый өч факт теркәлгән. Бер очракта 31 яшьлек Зәй кешесенең автомобилен тикшергәндә, салоннан "спайс" табып алына. Икенче очракта шундый ук синтетик наркотик элек хөкем ителгән 28 яшьлек ир-егетнең өендә табыла. Тагын бер очрак 59 яшьлек...
    542
    0
    0
  • 4 февраль 2015 - 05:57
    Әтисе улына пычак белән кадаган
    Зәй эчке эшләр мәгълүматы буенча, районда үзара низаг аркасында фаҗигаләр кабатланып тора. Бу көннәрдә 74 яшьлек ир-ат бергә аракы эчкәннән соң, үзара бәхәсләшеп китеп, 42 яшьлек улына пычак белән кадаган. Бәхеткә, тиз арада медицина ярдәме күрсәтелү сәбәпле, ир-егет исән кала, әлегә ул үзәк дәваханәдә. Бу хәл буенча җинаять эше кузгатылган.
    579
    0
    0
Реклама