Зәй офыклары

6 февраль 2015 яңалыклары

  • 6 февраль 2015 - 13:45
    “Зәй офыклары” бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләде (фотолар)
    "Зәй офыклары" газетасы редакциясе 2015 елның беренче яртысына матбугатка язылу барган көннәрдә газетаны иң күп яздырган почта бүлеге һәм хат ташучылар арасында бәйге игълан иткән иде. Бүген аңа нәтиҗә ясалды. Җиңүчеләр Зәй почтамптының 2014 елга эшчәнлеге һәм 2015 елга бурычлар билгеләү буенча хезмәт коллективы җыелышында бүләкләнде. Плчта бүлекләре арасында "Зәй...
    489
    0
    0
  • 6 февраль 2015 - 12:45
    Зәйдә проблемалы гаиләләрне иртә стадиядә ачыклауга җитди игътибар бирелә (фотолар)
    Зәйдә балигъ булмаганар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышында яшүсмерләр белән бәйле эшләр буенча ел дәвамында 337 административ беркетмә төзелүе турында бәян ителде. Шуларның 167се әти-әниләргә балаларын тиешле дәрәҗәдә карамаган, укыту, тәрбия эшләренә битараф булган өчен төзелгән, ягъни бу кайбер өлкәннәрнең яшь буынны тәрбияләүгә тискәре йогынты ясавы турында...
    447
    0
    0
  • 6 февраль 2015 - 10:50
    Зәйдә фестивальгә җирлекләр дә кушылды (фотолар)
    Зәйдә агымдагы елда Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан оешма-предприятиеләр, учреждениеләр арасында "Җиңү салюты" фестивале дәвам итә. Фестивальне район авыл җирлекләре дә күтәреп алды. Ул Куш-Елга авылыннан башланды. Кичә Баграж белән Сармашбаш җирлеге үзешчәннәре башкару осталыкларын күрсәтте. Багражлылар - тамашачыга сугыш алды елын, ә сармашлылар сугыш чорын тирән эчтәлекле чыгыш белән...
    610
    0
    0
  • 6 февраль 2015 - 10:30
    Зәйлеләрне чаңгы юллары көтә
    Иртәгә, 7 февральдә, "Россия чаңгы юллары" спорт акциясе уза. Ул иртәнге сәгать 10да Яңа шәһәр урман буенда оештырыла. Стартка оешма-предприятие, учреждение хезмәткәрләре, студентлар, укучылар басачак. Чаңгысы булмаганнарга биредә прокатка чаңгы алу мөмкинлеге дә бар. Акциядә җиңү түгел, катнашу мөһим. Әйдәгез, барыбыз да чаңгыга басыйк.
    541
    0
    0
  • 6 февраль 2015 - 10:29
    Кушелгалылар җирле шагыйрьне зурлый
    Зәй районы Куш-Елга авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре җирле шагыйрь Мөнир Талиповның туган көне уңаеннан иҗат кичәсе оештырырга җыена. Аңа авыл халкы, укучылар, шигърият сөючеләр чакырыла. Мөнир ага авылдашларын яңа шигырьләре, язмалары белән таныштырачак. Авыл спонсорлары исә аның шигырьләре, язмаларын туплап, яңа җыентык бастырырга ниятли.
    589
    0
    0
  • 6 февраль 2015 - 07:36
    Зәйдә бер елда 6 ата-ана бала тәрбияләү хокукыннан мәхрүм ителгән
    Узган ел Зәй районында гаилә мәсьәләләренә җиңел караган 6 ата-ана бала тәрбияләү хокукларыннан мәхрүм ителгән. 11 баланы тиешле тәрбия бирердәй гаиләләргә тапшыру ихтыяҗы туган. Нәтиҗәдә аларның 4се гаиләләргә тәрбиягә бирелгән, 2се - уллыкка, 7се опекунлыкка алынган.
    660
    0
    0
  • 6 февраль 2015 - 07:27
    Зәй - Әлмәт юлында тагын авария
    5 февральдә 23 сәгать 30 минутта Зәй - Әлмәт юлында кешеләр зыян килү белән бәйле тагын бер юл һәлакәте булды. Зәй районының Кара-Елга авылы янында "ВАЗ-2112" автомобилен йөртүче идарә итүдә контрольне югалтып, каршы як полосага чыга һәм "КамАЗ" машинасының арткы өлешенә килеп бәрелә. Җиңел машинадагы өч пассажир тән җәрәхәтләре ала....
    537
    0
    0
  • 6 февраль 2015 - 07:25
    Зәй почта хезмәткәрләре яңача эш алымнарын актив куллана
    Зәй почта бүлеге хәбәр итүенчә, хәзер зәйлеләр почта аша һәртөрле түләүләрне комиссиясез генә башкару мөмкинлеге бирә торган Россия почтасы уникаль банк картасыннан файдалана ала. Ул шулай ук почта аша заказлар биргәндә дә уңайлы, пенсия, хезмәт хакларын да әлеге карта аша алу мөмкинлеге бар, кредитлар түләргә дә була. Аны 18 -...
    516
    0
    0
  • 6 февраль 2015 - 07:24
    Машина тәрәзәләрен караңгылатып йөрүчеләргә 15 тәүлеккә кулга алу карала
    Республика Дәүләт автоинспекциясе кагыйдәләрне бозып, транспорт чаралары тәрәзәләренә күз күрүен киметә торган өстәмә әйберләр куюга каршы таләпләрне катгыйландыра. Техник регламент буенча транспорт чарасының ян-як һәм алгы тәрәзәләре 70 процент яктылыкны үткәрергә тиеш. Кыскасы, хәзер тәрәзәләре караңгылатылган машина хуҗаларына 500 сум штрафтан тыш, яктылык үткәрүне комачаулаучы пленка салдырылмаган очракта, инспекторлар тагын...
    566
    0
    0
  • 6 февраль 2015 - 05:38
    Зәй мәгариф идарәсе кече яшьтәге мәктәп балаларының эмоциональ халәтен өйрәнә
    Зәй мәгариф идарәсе кече яшьтән баланың белем алуга әзерлеген билгеләү өчен тикшерү-өйрәнүләр үткәрә. Мәсәлән, агымдагы уку елында I сыйныфка кергән 542 балага мониторинг күзәтүләре үткәрелде. Шәһәр мәктәпләрендә укучыларның 94ендә, авыл укучыларының 18ендә сөйләм теле кимчелекләре ачыкланды, ди идарә башлыгы урынбасары Наталья Васильева. Моңа өстәп, 48 баланың тәртип ягы "аксый", 40...
    580
    0
    0
Реклама