Зәй офыклары

9 февраль 2015 яңалыклары

  • 9 февраль 2015 - 12:11
    Фестиваль дәвам итә
    Зәйдә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан оешма-предприятиеләр, учреждениеләр, авыл җирлекләре арасында "Җиңү салюты" фестивале киң колач ала бара. Узган җомгада "Тимер-металл корылмалар" заводы АҖ һәм татар гимназиясе, "Күкчәчәк" балалар бакчасы коллективлары үзешчәннәре сәхнә тотты. Алар чыгышларында 1942 ел сугыш чорын сәхнәләштереп күрсәтте. Алдагы чыгыш 1943 елга багышланачак.
    1132
    0
    0
  • 9 февраль 2015 - 12:10
    “Мефро уилз Руссия – Зәй заводы” икътисади кризиска бирешмәскә исәп тота (фотолар)
    "Мефро уилз Руссия - Зәй заводы" сәяси һәм икътисади кризиска карамастан, җитештерү куәтен киметми, киресенчә яңа җитештерү линияләрен арттырып эшләүне дәвам итә. Бүген заводның җитештерү мәйданнары белән танышкан район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов та моңа югары бәя бирде. Бизнес план нигезендә каралган корпоротив яллардан соң, завод 2 февраль эшкә...
    570
    0
    0
  • 9 февраль 2015 - 12:10
    Казанышлар тырышлык куюдан килә
    Зәй үзәк китапханәсе методисты Ольга Руди белән балалар белән эшләү буенча директор урынбасары Рита Әхмәтова өчен агымдагы ел уңышлы башланды. Аларга мәдәнияттәге казанышлары өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы күкрәк билгеләре тапшырылды.
    598
    0
    0
  • 9 февраль 2015 - 12:08
    Киңәшле эш таркалмый
    Зәй үзәк китапханәсе, грант откан китапханәләргә чыгып, китапханәләрнең күчмә утырышларрын уздыруны дәвам итә. Шундый утырышларның чираттагысы Югары Мәлем китапханәсендә узды. Биредә грант акчалары китапханәгә җиһазлар алуга тотылган. Район мәдәният хезмәткәрләре китапханә, "Ахирәт" клубы эшчәнлеге белән танышты.
    1
    0
    0
  • 9 февраль 2015 - 11:42
    Зәйлеләр чаңгыга басты (фотолар)
    "Россия чаңгы юллары - 2015" спорт акциясенә зәйлеләр дә кушылды акция кысаларында ярышлар узган ялларда Яңа шәһәр урман буенда оештырылды. Беренче кәндә стартка оешма-предприятие, учреждение хезмәткәрләре, студентлар, укучылар, ветераннар басты, икенче көнне спортчылар узышты. Чаңгысы булмаганнарга биредә прокатка чаңгы алу мөмкинлеге дә булды. Акциядә җиңү түгел, катнашу мөһим иде. Шунысы...
    540
    0
    0
  • 9 февраль 2015 - 07:00
    Зәй ГРЭСында агымдагы елда да хезмәткәрләрне социаль яклау югары дәрәҗәдә булачак (фотолар)
    Бүген Зәй ГРЭсында 2014 елга билгеләнгән коллектив килешүе нәтиҗәләре буенча конференция үтте. Аның эшендә "Генерацияләү компаниясе" ААҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиев, район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов, республиканың "Электропрофсоюз" оешмасы рәисе урынбасары Фәрит Мостафин катнашты. ГРЭС узган ел 6,3 миллиард киловатт-сәгать электр энергиясе , 258 мең гигакалория җылылык энергиясе җитештергән....
    588
    0
    0
  • 9 февраль 2015 - 07:00
    Иминлекне кайгыртып
    Зәйнең "Шатлык" халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә чираттагы "Куркынычсызлык мәктәбе" дәресләре узды. Аның үзенчәлеге шунда, ул хезмәткәрләр өчен генә түгел, үзәккә йөрүче пенсионерларга да бик файдалы булды. Социаль хезмәткәр Светлана Сало янгынның төп сәбәпләре, аның беренче билгеләре, гомер өчен куркыныч туганда иң элек нәрсә эшләргә кирәклеге турында аңлатты. Өлкәннәргә бу...
    608
    0
    0
  • 9 февраль 2015 - 06:32
    Зәйдә “Ел тәрбиячесе-2015” бәйгесендә 16 хезмәткәр катнаша
    Бүген Зәйнең "Күкчәчәк" балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе-2015" бәйгесенең муниципаль этабы старт ала. Быел һөнәри бәйгедә катнашырга теләп, 16 тәрбияче портфолиоларын тәкъдим итте. Димәк, бу берьюлы шушы кадәр педагогның ел дәвамында максатчан эшләве турында сөйли. Алар портфолиоларда ни рәвешле баланың үзаңын үстерү, рухи байлыгын арттыру, әхлак нормаларын сеңдерү, хөрмәт, миһербанлылык төшенчәләрен...
    501
    0
    0
  • 9 февраль 2015 - 05:10
    Генераль директор яшьләр белән очрашты
    "Агрокөч-Төркем" ЯАҖ генераль директоры Фәнис Газетдинов агрофирмаларда, шул исәптән Зәй агрофирмаларында эшләүче яшь белгечләр белән очрашты. Очрашуларда сүз агрофирмаларның үсеш перспективалары, алдагы елга бурычлар турында булды, агымдагы елда терлекчелек тармагына аеруча игътибар булачагы кызыл җеп булып сузылып барды. Фәнис Газетдинов ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы оештырган "Һөнәре буенча иң яхшы" конкурсында...
    573
    0
    0
  • 9 февраль 2015 - 05:09
    Быел Зәйдә 65 мең төп чәчәк утырту планлаштырыла
    Зәй "Яшелләндерү" ширкәтендә ел әйләнә кызу эш өсте. Узган 2014 елда әлеге оешма тарафыннан рөхсәтсез барлыкка килгән чүп өемнәрен бетерү, агач-куаклар, Карамалы елгасы өстен чистарту, газоннарны тәртиптә тоту, чәчәк клумбалары ясау буенча 13 миллион сумнан артык эш башкарылган. Чүп чыгару эшен исә Түбән Кама оешмасы башкара. Шәһәрдәге зур контейнерлардагы чүп-чар...
    623
    0
    0
  • 9 февраль 2015 - 05:07
    Сәвәләйдә “Аҗаган” хәрби уены яңара
    Сәвәләй мәктәбендә Җиңүнең 70 еллыгы һәм Ватан сакчылары көне уңаеннан "Аҗаган" хәрби-спорт уены оештырылды. Уенда "Зенитчылар" һәм "Диңгез пехотасы" командалары көч сынашты. Ярыш берничә этапта узды, малай-кызлар осталыкта, җитезлектә, өлгерлектә көч сынашып, "Диңгез пехотасы" командасы җиңүче булды.
    576
    0
    0
Реклама
Реклама