Зәй офыклары

11 февраль 2015 яңалыклары

  • 11 февраль 2015 - 13:19
    Зәйдәге “Техно” заводы кризиска карамастан быел җитештерүне арттырырга җыена (фотолар)
    "ТехноНИКОЛЬ" корпорациясенең Зәйдәге заводы 2014 елда 169947 тонна янмый торган төзелеш материаллары эшләп чыгарган. Бу планда каралганнан 5 процентка артык. Үсеш, предприятие җитәкчесе Андрей Мамонтов әйтүенчә, беренче җитештерү линиясендә 100 миллион сумлык модернизация үткәрү нәтиҗәсендә мөмкин булган. Товар сатудан 4330734 мең сум керем алынган. Хезмәт җитештерүчәнлеге буенча "Техно" заводы корпорация...
    468
    0
    0
  • 11 февраль 2015 - 12:26
    Бүген “Энергетик” мәдәният сарае сәхнәсендә - 43нче ел
    Зәйдә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан оешма-предприятиеләр, учреждениеләр, авыл җирлекләре арасында "Җиңү салюты" иҗат фестивале уртасына якынлаша. Бүген "Энергетик" Мәдәният сараенда "Зәй-Су каналы", "Инвестстройсервис", "Горзеленхоз", "Управдом" ширкәтләре, 7нче мәктәп, "Алтынчәч" балалар бакчалары коллективлары фестивальгә әзерләгән тамашаны соңгы мәртәбә кабатладылар. Алар кичен 1943нче елгы шанлы сугыш чорын чагылдырачак. Режиссер Ленар Сафиуллин...
    578
    0
    0
  • 11 февраль 2015 - 12:11
    Зәйлеләргә 2014 елда 108,11 миллион сумлык элемтә хезмәте күрсәтелгән
    Зәйдә оешма-предприятие, учреждениеләрдә хисап җыелышлары дәвам итә. Бүген аның чираттагысы "Таттелеком" АҖ Әлмәт зона электр элемтәсенең Зәй участогында узды. Анда шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Максимов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Павел Байрашев катнашты. Район электр элемтәсе үзәгендә 64 кеше хезмәт куя, аларның күпчелеге яшьләр. Коллектив районда узучы смотр-конкурслар, «Җиңү салюты"...
    461
    0
    0
  • 11 февраль 2015 - 12:03
    Зәй кызлары баскетболда көчле булуларын республика чемпионатында дәлилләде
    Бөгелмәдә "КЭС-Баскет" мәктәп баскетбол лигасының республика чемпионатының финал ярышлары үтте. Анда 20 команда көч сынашты. Зәй данын яклаган 4нче мәктәпнең кызлар командасы, Казан баскетболчыларына гына бирешеп икенче урын алды. Команданың тренеры - Алексей Ревин.
    486
    0
    0
  • 11 февраль 2015 - 10:41
    Зәй ЮХИДИ хезмәткәрләре республика ункөнлегенә кушылды
    Республика ЮХИДИ идарәсе 10 - 19 февральдә "Җәяүлеләр өчен юлны аркылы чыгу урыннары" ункөнлеге игълан итте. Аңа Зәй ЮХИДИ хезмәткәрләре дә кушылды. Бу җәяүлеләр белән булган юл һәлакәтләрен кисәтүне, аларны булдырмауны пропагандалауны күздә тота. Статистика буенча зебралардан чыгучы җәяүлеләр белән бәйле юл һәлакәтләренең 90 проценты машина йөртүчеләр гаебе белән килеп...
    440
    0
    0
  • 11 февраль 2015 - 10:40
    Фән олимпиадаларында Зәй укучылары сынатмый
    Бөтенроссия фән олимпиадаларының төбәк этабында рус әдәбияты, җәмгыять белеме, физик культура буенча Зәй укучылары призлы урыннарга керде. Рус әдәбиятыннан 2нче мәктәп укучысы Ксения Сурова (X сыйныф), җәмгыять белеменнән шул ук мәктәптән Гөлнара Гыйльфанетдинова (XI), 3нче мәктәптән Мария Расторгуева (XI), физик культурадан 4нче мәктәп укучылары Мария Савельева (XI), Илдар Шафиков (IX)...
    503
    0
    0
  • 11 февраль 2015 - 10:39
    Зәй полиция хезмәткәрләре “спайс”ларга каршы көрәшә
    Зәй эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы эшчәнлек алып баруда соңгы вакытта шәһәрдә синтетик наркотик - "спайс"лар белән тоткарланучыларның ешаюын билгели. Узган атнада гына да ике очрак теркәлгән. 4 февральдә Яңа шәһәрдә 26 яшьлек зәйленең машина салоныннан синтетик наркотик матдә алынган, 6 февральдә исә гараж хуҗалыгы территориясендә 34...
    463
    0
    0
  • 11 февраль 2015 - 08:00
    Зәй районы халкы миңа ошады, диде Разиф Кәримов
    Зәй районы авыл җирлекләрендә 2014 елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясау, агымдагы елга планнар билгеләү буенча халык җыеннары үткәрү тәмамланды. Җыеннарның барысында да диярлек башкарма комитет җитәкчесе Разиф Кәримов катнашты. -Миңа район халкы ошады. Җыеннарда бер генә кеше дә шәхсән үзе өчен нәрсә булса да сорамады, ә авылда яшәүчеләрнең һәркайсын борчыган...
    473
    0
    0
  • 11 февраль 2015 - 07:07
    Иң мөһиме - су өчен тарифларны арттырмау
    Су - кешеләргә уңайлы яшәү шартлары булдыруда мөһим ресурсларның берсе. Шуңа да халыкны өзлексез, сыйфатлы су белән тәэмин итү мәсьәләсе һәрчак алгы планда тора. Билгеле булганча, шәһәрне су белән тәэмин итү вазифасы "Зәй-Су каналы" ҖЧШенә йөкләнгән. Әлеге предприятие биологик чистарту корылмаларына җыелган суны чистартып кулланылышка җибәрүне дә контрольдә тота. Үткән...
    473
    0
    0
  • 11 февраль 2015 - 05:48
    Бүгенге бәядән язылып калыгыз!
    1 февральдән 2015 елның икенче яртысы өчен бүгенге бәядән «Зәй офыклары» газетасына алдан язылу башланды. Бәяләрне исегезгә төшерәбез: почта бүлекләре аша 6 айга язылу бәясе 420 сум, предприятие-оешмалар өчен 432 сум, редакциядән килеп алу 174 сум. Һәр нәрсәгә бәя көнләп үзгәреп торганда, алдан хәстәрен күрү, иске бәядән язылып калу беркемгә...
    570
    0
    0
  • 11 февраль 2015 - 05:46
    Зәйдә шигырь уку бәйгесенең район туры узды
    ТР балалар китапханәсенең Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан укучылар арасында "Җирдә тынычлык хакына" дип исемләнгән республика шигырь уку бәйгесе оештыруы турында хәбәр иткән идек. Конкурс балалар һәм яшүсмерләрдә ватанпәрвәрлек рухы, милли үзаң, иле өчен җаваплылык тою тәрбияләп, талантлы балаларны эзләү һәм булышлык итү максатыннан оештырыла. Зәй үзәк китапханәсендә аның район...
    579
    0
    0
  • 11 февраль 2015 - 05:06
    Зәй көрәшчеләр булдыра
    Мамадышта яшүсмерләр һәм кызлар арасында ирекле көрәш буенча ТР укучылары спартакиадасы кысаларында ТР беренчелеге узды. Анда Зәйнең яшь көрәшчеләре дә бил алышты. Безнең Ангелина Шириазданова җиңү яулады. Тимур Фаршатов, Эльвина Чувашева, Аделинана Маслова III урын алды.
    480
    0
    0
Реклама