Зәй офыклары

12 февраль 2015 яңалыклары

  • 12 февраль 2015 - 06:34
    “Җан авазы” китабы укучыларын тапты
    Мәгариф ветераны, җирле шагыйрә, Зәй инвалидлар жәмгыятенең актив әгъзасы Әнисә Шәфиеваның "Җан авазы" дип аталган китабы дөнья күрүе турында хәбәр иткән идек. Зәй үзәк китапханәсендә туган як, мәхәббәт темаларын үз эченә алган бу басманы тәкъдим итү кичәсе узды. Анда "Вдохновенье" клубы әгъзалары, авторның дуслары, аның иҗатын үз итүчеләр катнашты. Кичәдә...
    311
    0
    0
  • 12 февраль 2015 - 05:57
    Зәйдә бер атнада 6 исерек машина йөртүче тоткарланган
    Таләпләрнең катгый булуына карамастан, спиртлы эчемлек кулланган хәлдә руль артына утыручылар очрап тора. Соңгы атнада гына да Зәй ЮХИДИ хезмәткәрләре салган хәлдә машина йөртүче 6 кешене тоткарлаганнар. Бу - шушы кадәр һәлакәтне булдырмый калуга тиң.
    248
    0
    0
  • 12 февраль 2015 - 05:54
    Зәйдә ике яшүсмерләр клубы капиталь төзекләндерелә
    Быел республикада яшүсмерләрнең буш вакытларын файдалы итеп үткәрү урыннарын уңайлы итү максатында "Яшүсмерләр клубларын капиталь төзекләндерү" программасы старт ала. Әлеге программага Зәй шәһәренең дә ике яшүсмерләр клубы кертелде. Аларның берсе - Энергетиклар урамы 11нче йортта урнашкан "Яшьлек" клубы, икенчесе -"Вираж" яшүсмерләр автомотоклубы. "Яшьлек"тә тендер откан подрядчы оешма төзекләндерүне башлады инде....
    262
    0
    0
  • 12 февраль 2015 - 05:26
    Судно йөртүгә Зәйдә дә өйрәнергә була
    Кече күләмле судноларны йөртүгә хокукны хәзер Зәйдә дә алырга була. Моның өчен Яңа шәһәрнең 1/03 йортында укулар узып, таныклык алу мөмкинлеге бар. Кече күләмле суднолар белән идарә итүгә таныклык алу бәясе 1300 сум тора. Таныклыкны алыштыру -650, исем, атаңның исемен, фамилияңне алыштыру сәбәпле, аңа үзгәреш кертү өчен -350, югалту сәбәпле,...
    255
    0
    0
  • 12 февраль 2015 - 05:25
    Зәйлеләр Симашев юбилеена әзерләнә
    Зәй - Олимпия чемпионы Федор Симашевны биргән төбәк. 13 мартта чемпионның тууына 70 ел тула. Әлеге уңайдан "Ялта-Зәй" чаңгы базасында якташыбыз Федор Петровичны искә алу кичәсе булачак, аның туган авылында да юбилейга әзерлек эшләре бара.
    329
    0
    0
  • 12 февраль 2015 - 05:22
    Зәйдә тагын бер бакча төзелә
    Узган ел Зәйнең халык телендә "зәңгәрсу" район дип аталучы бистәсендә 140 урынлы балалар бакчасы төзелгән иде. Агымдагы елда да район бакча төзү буенча республика программасына керде. Һәм бу көннәрдә Яңа шәһәрдә "Яшлек" боз сарае янында бакча төзү эшенә керештеләр. 140 урынга исәпләнгән бакчаны Казаннан «ТеплоЭнергоМонтажН» җаваплылыгы чикләнгән ширкәте төзи. Төзелеш...
    274
    0
    0
Реклама
Реклама