Зәй офыклары

13 февраль 2015 яңалыклары

  • 13 февраль 2015 - 13:32
    Зәй пенсионерлары актив (фотолар)
    Зәйдә 2014 елда пенсионерлар саны, аннан алдагы ел белән чагыштырганда, 1,9% процентка (ягъни 304 кешегә) артты, дип хәбәр итте Россия Пенсия фондының Зәй идарщсе Ринат Рәхмәтуллин хисап җыелышында. Бүгенге көндә Зәй районында 15607 пенсионер исәпләнә, шуларның 12956сы - картлык буенча пенсия алучылар. Үткән ел пенсия фонды бюджетына иминият кертемнәреннән җыелган...
    405
    0
    0
  • 13 февраль 2015 - 13:16
    Яшь башкаручылар белемнәрен сынады
    Күптән түгел яшь башкаручылар арасында "Музыка теориясе" номинациясендә республика төбәк конкурсы узды. Анда Зәй музыка мәктәбе укучылары да катнашты. Балалар өч төрдә ярышты: сольфеджио, музыка әдәбияты, музыка грамотасы. Конкурс нәтиҗәләре 25 февральдә Әлмәт шәһәрендә Петр Чайковскийның юбилее уңаеннан узачак укуларда хәбәр ителәчәк.
    524
    0
    0
  • 13 февраль 2015 - 13:13
    Зәй музыка мәктәбендә – галим-музыкантлар
    Зәй музыка мәктәбендә Татарстанның атказанган артисты, Казан дәүләт консерваториясе профессоры Гүзәл Мөхәммәтдинова халык уен кораллары бүлеге укытучылары өчен мастер-класс бирде. Ә кичен аның (думбра) һәм Татарстанның халык артисты Юзефина Сокольская (фортепиано) катнашында концерт күрсәтелде. Анда рус композиторларының әсәрләре яңгырады.
    510
    0
    0
  • 13 февраль 2015 - 13:07
    Динараның тәүге концерты
    Зәй "Энергетик" Мәдәният сарае иҗат коллективы узган елгы эшчәнлегенә хисап тоту максатыннан тамашачылар алдында чыгышлар оештыра. Аның чираттагысын 21 февральдә мәдәният сарае каршында эшләп килүче концерт төркеме солисты Динара Сәлахиева әзерли. Җырчының "Сабырлыкның көче" дип исемләнгән концертында Россия халыклары җырлары яңгыраячак концертта. Түбән Камадан җырчы Айдар Сафиуллин, "Каприз", "Магия", "Улыбка"...
    550
    0
    0
  • 13 февраль 2015 - 12:37
    Зәйдә яшь хоккейчыларны бүләкләделәр
    Зәйнең "Яшьлек" боз сараенда 12-13 яшьлек малайлар арасында хоккей буенча "Алтын алка" турнирының республика турында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте. Зәй бозында үткән финал ярышларында 8 команда көч сынашты. Җиңүчеләрне бүләкләүдә Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, район башлыгы Разиф Кәримов, "Алтын алка" клубының республика бүлеге җитәкчесе Михаил Бойцов...
    548
    0
    0
  • 13 февраль 2015 - 11:57
    Зәй балалары бозда саклыкны тасвирлый
    ТР Кече судноларны теркәү буенча дәүләт инспекциясе, өч ел рәттән мәгариф идарәсе белән берлектә, башлангыч сыйныф укучылары арасында "Бозда сак булырмын" дигән темага рәсем бәйгесе оештыра. Бу юлы конкурста Зәйнең 18 мәктәбеннән укучылар катнашты. Бу көннәрдә аларның эшләренә (барысы 90) нәтиҗә ясалды. -Балалар эшләрендә бозда саклыкны үзләре кабул иткәнчә тасвирлады,...
    437
    0
    0
  • 13 февраль 2015 - 11:45
    16 – 22 февральгә йолдызнамә
    КУЧКАР (21.03-20.04)лар, бу атнада көч-куәтегез ташып торыр. Эшкә кагылышлы зур планнар кормасагыз да була. Барысы да ничек бар, шулай торсын. Яраткан кешегез белән мөнәсәбәтегездә бертөрлелек туйдырса, үзгәрешләр кертегез, барысы да үзегездән тора, мәсәлән, бергә ял итәргә бару комачау итмәс. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, күтәренке кәефтә булырсыз. Эшегездә төпле фикер йөртүегез нәтиҗәсендә уңышларга...
    445
    0
    0
  • 13 февраль 2015 - 10:37
    БДИны алдан тапшыру этабы башлана
    Бүген Россия күләмендә беренче тапкыр XI сыйныф укучылары география һәм рус теленнән билгеләгән вакыттан алда БДИ тапшыра, дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы. Ә Татарстан буенча, шул исәптән безнең районда да, алдан имтиханнар бирергә теләп гариза бирүчеләр юк. Республикада БДИны вакытыннан алда тапшыру 23 марттан башлана.
    463
    0
    0
  • 13 февраль 2015 - 07:47
    Зәйдә “Ягез әле, егетләр!” бәйгесенең җиңүчеләре билгеләнә
    Бүген Зәйнең 6нчы мәктәбендә Ватанны саклаучылар көне һәм Бөек Җиңүгә 70 ел тулуга багышлап, "Ягез әле, егетләр!" хәрби-спорт ярышларының финал өлеше үтә. Анда шәһәр һәм район мәктәпләреннән сайлап алынган 6 команда көч сынаша. Алар - Югары Мәлем, Кадер, Сәвәләй, Бохарай , 3 һәм 6нчы мәктәпләр командалары.
    463
    0
    0
  • 13 февраль 2015 - 07:45
    Резидә Вәлиева - Зәйнең иң яхшы сыйныф җитәкчесе
    Зәйдә "Иң яхшы сыйныф җитәкчесе" бәйгесенең муниципаль этабы нәтиҗәләре билгеле булды. 8 педагог арасыннан зона этабына 2нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы Резидә Вәлиева сайлап алынды. Ул 5-6 мартта Зәйдә узачак зона ярышларында район данын яклаячак.
    605
    0
    0
  • 13 февраль 2015 - 05:18
    Зәй көрәшчеләре Биектауга китте
    Бүген Татарстанның иң көчле көрәшчеләре Биектауга җыела 13-14 февральдә биредә "Ватаным Татарстан" газетасы призларына герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә традицион турнир узачак. Бу бәйге 52нче тапкыр үткәрелә. Аңа Зәйдән бер төркем көрәшче китте. Аңа кадәр Әлмәттә Бөтенроссия турниры узган иде. Анда якташыбыз Радик Сәлахов уңышлы чыгыш ясаган иде. Биектауда аңа уңыш...
    530
    0
    0
Реклама
Реклама