Зәй офыклары

18 февраль 2015 яңалыклары

  • 18 февраль 2015 - 11:48
    Зәйдә тыл ветераннарын котладылар
    Зәйдә тыл ветераннарын 90, 95 яшьлек юбилейлары белән котлау матур традициягә әйләнде. Сугыш елларында авыр хезмәт куйган әлеге буын - хөрмәтләүгә лаек. Район башлыгы урынбасары Роберт Халитов, шәһәр башлыгы урынбасары Марсель Хуҗин, Советның аппарат җитәкчесе Клара Габидуллина бу көннәрдә Югары Мәлемдә яшәүче Мөнәвәрә Миңлебаева, Суык-Чишмәдән Миңлевафа Насретдинова, Кәрәкәстән Минзия Төхфәтуллинаны...
    473
    0
    0
  • 18 февраль 2015 - 07:25
    Зәйдә шәхси хуҗалыклардагы терлекләрне биркалаштыру башланды
    Зәйдә шәхси хуҗалыкларда асралучы йорт хайваннарын контрольгә алу максатыннан, терлекләрне биркалаштыру башланды. - Яз башынан көзгә кадәр без шәһәр урамнарында йөрүче кәҗә, сарыклар, сыерлар белән еш очрашабыз. Әлеге терлекләрнең хуҗалары хайваннарның кайда йөрүе белән әллә ни кызыксынмый, нәтиҗәдә яшеллекне бозу, тудырылган матурлыкны юкка чыгару проблемасы туа. Шәһәрдә без менә шулай...
    387
    0
    0
  • 18 февраль 2015 - 06:47
    Зәйдә бер көнне наркотикларның законсыз әйләнешенең 5 очрагы теркәлде
    Зәйдә наркотикларның законсыз әйләнешен ачыклау буенча эш соңгы вакытта аеруча нәтиҗәле алып барыла. 10 февральдә полиция хезмәткәрләре ике кешене наркотик матдә сату барышында тоткарлаган. Тагын өч очракта наркотик матдәләр белән 1988, 1992, 1993 елгы ир-егетләр тотылган. Аларның соңгысыннан ике кәгазь һәм 14 чәйдән бушаган пакетта шикле матдәләр алына. Әлегә тикшерү...
    381
    0
    0
  • 18 февраль 2015 - 06:47
    Балдак урлаучы сыра шешәсе аша ачыкланган
    Зәй эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре кайнар эздән "Топаз" ювелир кибетеннән балдак урлаучыны ачыклаган. Аның эзенә төшү каракның сыра шешәсе тотып йөрүе сәбәпле мөмкин булган. Оператив хезмәткәрләр әлеге сыра шешәсендәге бармак эзләре буенча аның элек хөкем ителгән Зәй кешесе булуын ачыклаган. Хәзер әлеге эш буенча тикшерү бара.
    367
    0
    0
  • 18 февраль 2015 - 05:00
    Зәй көрәшчеләре Биектаудан җиңү белән кайтты
    13-14 февральдә Биектауда "Ватаным Татарстан" газетасы призына герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә традицион турнир узуы турында хәбәр иткән идек. Анда Зәйдән бер төркем көрәшче көч сынашты. Үз авырлыкларында Сармашбаштан Радик Сәлахов - чемпион булды, Чыбыклы авылыннан Руслан Хәмидуллин II урын алды. 1997 елдан зәйлеләрнең әлеге турнирда шулай уңышлы чыгыш ясаганы юк...
    352
    0
    0
Реклама