Зәйдә 2015 елны Хезмәт кешесе елы дип игълан ителүе турында хәбәр иткән идек. Зәйдә һәр елга аерым бер мәгънә салып үткәрү традициясе дәвам итә. Кичә, 19 февральдә "Энергетик" Мәдәният сараенда Хезмәт кешесе елын ачуга багышланган тантаналы зур чара үтте. Анда хезмәт династияләре, районның атказанган кешеләре, рационализаторлар, иноваторлар сәхнәгә күтәрелеп хөрмәтләнде....