Зәй офыклары

20 февраль 2015 яңалыклары

  • 20 февраль 2015 - 12:22
    Зәйдә педагог-тәрбиячеләр районның “Ел тәрбиячесе” исемен алу өчен көрәште
    Зәй шәһәренең "Салават күпере" балалар бакчасында " Ел тәрбиячесе-2015" бәйгесе үтте. Быелгы һөнәр бәйгесендә 16 тәрбиче-педагог катнашырга теләк белдерде, шулардан иң-иң дип табылган 9 ы финалга үтеп сабыйларны тәрбияләүдәге үзенчәлекле эш алымнары белән уртаклашты. Ел тәрбиячесе исемен яулаучы әлегә сер булып кала, ул тантаналы шартларда 27 февральдә игълан ителәчәк.
    581
    0
    0
  • 20 февраль 2015 - 11:43
    Чигү чигәм ефәк тасма белән
    Зәйнең үзәк китапханәсе каршында "Вдохновение" клубы эшли. Аның белән Людмила Крылова җитәкчелек итә. Клубның чираттагы утырышы "Ефәк тасма белән чигү чигәм" темасына багышланды. Клуб әгъзаларына мастер-классны Р. Солтанова үткәрде. Кайчандыр бик популяр булган кул хезмәте шактый вакыт онытылып торды. Һәм халкыбыз менә аны янә яңартып килә. Мондый эшләр рухи чыганак...
    634
    0
    0
  • 20 февраль 2015 - 11:29
    И Туган тел...
    Зәйнең үзәк китапханәсендә Халыкара туган тел көне уңаеннан кичә үтте. Кичәгә кунак итеп 7нче мәктәпнең IV сыйныф укучылары чакырылды. Китапханә хезмәткәрләре иң элек укучыларга әлеге датаның ни өчен һәм кайчан килеп чыгуы турында сөйләде, шагыйрьләрнең туган тел турында шигырьләре укылды. Соңыннан Тукай һәм Муса Җәлил иҗаты турында балаларның ни дәрәҗәдә...
    808
    0
    0
  • 20 февраль 2015 - 11:15
    Зәйлеләр дә катнашты
    14 февральдә Казанда Мстислав Ростропович истәлегенә яшь виолончелистлар арасында республика фестивале узды. Анда безнең музыка мәктәбе укучылары һәм виолончелистлар ансамбле дә катнашты. Коллективны фестивальгә укытучы Люция Кадыйрова әзерләде. Ә Әлмәттә вокаль ансамбльләр арасында "Сандугач сайрар илем" дип исемләнгән ХVIII региональ фестиваль үтте. Безнең музыка мәктәбе данын анда ике коллектив -...
    1
    0
    0
  • 20 февраль 2015 - 11:01
    Зәй - иҗат кешеләренә бай төбәк
    Зәй "Энергетик" Мәдәният сараеның кече залында еш җирле рәссамнар картиналарыннан күргәзмә оештырыла. Бу көннәрдә биредә җирле рәссам Сергей Цыганов белән агач эшенә оста Равил Әхәтовның эшләреннән күргәзмә ачылды. Аны туган як тарихын өйрәнү музее белән "Энергетик" Мәдәният сарае хезмәткәрләре оештырды. Анда авторларның Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан да эшләре урын алды....
    476
    0
    0
  • 20 февраль 2015 - 10:51
    Зәйдә “Хезмәт кешесе елы”н ачтылар
    Зәйдә 2015 елны Хезмәт кешесе елы дип игълан ителүе турында хәбәр иткән идек. Зәйдә һәр елга аерым бер мәгънә салып үткәрү традициясе дәвам итә. Кичә, 19 февральдә "Энергетик" Мәдәният сараенда Хезмәт кешесе елын ачуга багышланган тантаналы зур чара үтте. Анда хезмәт династияләре, районның атказанган кешеләре, рационализаторлар, иноваторлар сәхнәгә күтәрелеп хөрмәтләнде....
    573
    0
    0
  • 20 февраль 2015 - 09:47
    Зәйдән “Азаль” “Сандугач сайрар илем” бәйгесе лауреаты
    "Татнефть" ААҖ нең "Рухият" фонды чираттагы "Сандугач сайрар илем" балалар иҗат бәйгесен үткәрде. Биредә ансамбльләр арасында шәһәребезнең Әлфия Вәлиуллина җитәкчелегендәге "Азаль" ансамбле өченче урын алуга иреште.
    663
    0
    0
  • 20 февраль 2015 - 09:12
    Зәйдән Расторгуевалар тәэсирле чыгышлары белән сокландырды
    Чаллыда музыка буенча профессиональ белем бирүгә юнәлтелгән балалар, яшүсмерләр учреждениеләрендә, фортепиана бүлегендә укучылар арасында «Tutti.Piano» дип исемләнгән халыкара ачык конкурс үтте. Дәрәҗәле бәйгедә Зәй музыка мәктәбе данын апалы-сеңелле Расторгуевалар яклады. Мария II дәрәҗә, Злата I дәрәҗә дипломнарга лаек булды.
    449
    0
    0
  • 20 февраль 2015 - 05:51
    Зәйдә медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын күтәрү турында киңәштеләр
    - Без халыкка хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнәбез һәм төп бурычыбыз сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү. Ә аны тиешле дәрәҗәдә башкару өчен кешеләрнең безгә ышануы бик мөһим. Пациент белән ягымлы мөгамәдә булу да - һәр медицина хезмәткәренә кирәкле сыйфат. Утыр, ят, тор дип кенә яисә дорфа сөйләшү авыруны үз вакытында дәвалау срогын...
    1224
    0
    0
Реклама
Реклама