Зәй офыклары

26 февраль 2015 яңалыклары

  • 26 февраль 2015 - 10:51
    Зәйдә фермерлар киңәште
    Зәйдә фермерларны җыеп, узган 2014 елга нәтиҗә ясадылар, 2015 елга бурычлар билгеләделәр. Районда барлыгы 105 крестян-фермер хуҗалыгы исәпләнә. Алар өлешенә җитештерелүче барлык авыл хуҗалыгы продукциясенең 7 проценты туры килә. Фермерларга 9 мең гектар мәйданда җир беркетелгән. Киңәшмәдә район җитәкчесе Разиф Кәримов, ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы белгече Виталий Новичков, авыл хуҗалыгы...
    513
    0
    0
  • 26 февраль 2015 - 10:50
    Җиңүчеләр арасында зәйлеләр дә бар
    Зәйдә Ватан сакчылары көне уңаеннан яшүсмерләр арасында ирекле көрәш буенча «Зәй» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә ярышлар узды. Анда Түбән Кама, Мендеелевск, Казан, Уфа, Зәй шәһәрләреннән 130 көрәшче катнашты. Җиңүчеләр арасында Зәйдән Илназ Латыйпов, Артур Маврин, Руслан Хөснуллин, Алмаз Дәүләтов, Артур Галимов һ.б.лар бар.
    483
    0
    0
  • 26 февраль 2015 - 10:49
    Зәйлеләргә стеналар да булышкандыр...
    Зәй спорт-сәламәтләндерү үзәге хоккей кырында яшүсмерләр командалары арасында "Татнефть" кубогына хоккей ярышларының финал уены узды. Анда Зәйдән "Вектор Н" белән Алабугадан "Лесные пчелы" командалары көч сынашты. "Вектор Н" кунакларны 3:1 исәбе белән җиңде.
    483
    0
    0
  • 26 февраль 2015 - 10:48
    Зәй көрәшчеләре Теләчедән медальләр алып кайттылар
    Теләчедә РФның атказанган тренерлары М. Сәхабетдинов һәм А. Шәйхетдинов истәлегенә билбау көрәше буенча Бөтенроссия турниры узды. Анда Зәйдән Екатерина Бусова (тренеры Р. Р. Салихов) җиңүче булды. Радик Сәлахов (С. Х. Сәлахов) - көмеш, Булат Гадершин (И. Гадершин) бронза медальгә лаек булды.
    498
    0
    0
  • 26 февраль 2015 - 10:12
    Зәйдә экстремизмга каршы көрәш җитди бара
    Зәй шәһәр суды матбугат үзәге мәгълүматы буенча, 1987 елгы Зәй кешесе милләтара мөнәсәбәтләрне кискенләштерердәй гамәле өчен РФ Җинаять кодексының 282 маддәсе 1 нче бүлеге буенча хөкем ителде. Аңа хөкем карары бер елга төзәлү срогы, хезмәт хакыннан 15% керемен дәүләт файдасына тотып калу белән чыгарылды. Әлеге зәйле буш вакытларын социаль челтәрләрдә...
    579
    0
    0
  • 26 февраль 2015 - 09:07
    Телне ярату аша патриотик рух тәрбияләнә
    Зәйнең Мирный бистәсендә Халыкара туган тел көне аеруча үзенчәлекле үтте. Биредә 5нче мәктәпнең 3нче сыйныф укучылары татар шагыйрьләре шигырьләрен театрлаштырып күрсәттеләр. 6нчы сыйныф укучылары исә Муса Җәлилнең "Кызыл ромашка" шигырен үзләре костюмнар тегеп бию аша тасвирладылар. Укучылар үзләре язган иншаларны да укып тәэсирләре белән уртаклаштылар. Кичәгә чакырылган мөхтәрәм ветераннарыбыз балаларның...
    536
    0
    0
  • 26 февраль 2015 - 06:46
    Бөек Җиңүгә 70 тулуга багышланган сайт эшли башлады
    Россиядә Бөек Җиңүгә 70 ел тулуга багышланган рәсми сайт һәм "Җиңүгә Дан!" ("Ура Победе!") Бөтенроссия акциясенең мобиль кушымтасы эшли башлады. Әлеге сайтка кереп, Бөек Ватан сугышы чорына кагылышлы фото һәм видеоархив белән танышырга була. Анда сугыш темасына җыр һәм фильмнар да урнаштырылган. 9 май - Бөек Җиңү көнендә илнең төрле...
    483
    0
    0
Реклама