Зәй офыклары

27 февраль 2015 яңалыклары

  • 27 февраль 2015 - 11:52
    Савым сыеры булганнар сөт сата
    Зәйдә барлыгы 10381 шәхси хуҗалык бар. Аларда 4123 баш мөгезле эре терлек (аларның 1784 е савым сыер), 5760 баш сарык, 2547 баш дуңгыз, 48 мең кош-корт, 6016 умарта исәпләнә. Савым сыеры булган хуҗалыклар тарафыннан 9400 центнер сөт сатылган.
    466
    0
    0
  • 27 февраль 2015 - 11:50
    Зәйдә иртәгә традицион турнир
    Иртәгә Зәйдә тардиция буенча элекке район башлыгы Ринат Фәрдиев истәлегенә милли көрәш буенча ярышлар оештырыла. Әлеге турнир соңгы елларда Ринат Фәрдиевның туганнары булышлыгы белән уза. Быел да ул укучылар һәм өлкәннәр арасында аерым оештырыла, аңа якын-тирә районнардан да көрәшчеләр килүе көтелә.
    433
    0
    0
  • 27 февраль 2015 - 10:16
    Зәйле кыйммәтле милек үзләштерүдә гаепләнә
    Зәй шәһәр прокуратурасы 32 яшьлек зәйлегә карата үзләштерү маддәсе буенча хөкем карары чыгарды. Әлеге ир-егет үткән елның 8 ноябрендә "Елховнефть"нең Маврин базасы территориясеннән үз хезмәт вазифасыннан файдаланып, 57837 сумлык милек урлый. Тикшерү барышында ул үз гаебен таный, аңа суд 150 мең сум штраф сала. Әлегә суд карары үз көченә кермәгән.
    478
    0
    0
  • 27 февраль 2015 - 10:13
    Зәйдә ирекләрен чикләү турында карар чыгарылганнарга электрон беләзекләр кидертергә исәплиләр
    Тиздән Россия Федерациясе җәза үтәтү федераль хезмәте идарәсенең Татарстан буенча Зәй филиалы хезмәткәрләре үз күзәтүләрендә булган, төрле хокук бозулар өчен суд аша ирекләрен чикләү турында карар чыгарылганнарга карата электрон беләзекләр дип аталган техник чара куллануга керешәчәк. - Бу 2010 елның 10 гыйнварыннан суд аша чыгарылучы хөкем карарларында яңа төр җәза...
    640
    0
    0
  • 27 февраль 2015 - 08:33
    Зәйдә сәйлән белән эшләү осталары күргәзмәсе ачылды (фотолар)
    Зәйдә милли-мәдәни үзәк чираттагы иҗат күргәзмәсе оештырды. Бу юлы район-шәһәрдә яшәүче төрле милләттән булган гүзәл затларыбыз сәйлән тезеп эшләнгән искиткеч картина, сувенирлары белән тамашачыларны шаккатырырга исәпли. Күргәзмәгә балалар бакчаларында эшләүче тәрбияче-педагоглар да, буш вакытларын шушы төр иҗатка багышлаганнар да эшләрен алып килгән. Ә менә Вероника Москова, Антонина Минхуҗина, Яна Силантьева,...
    925
    0
    0
  • 27 февраль 2015 - 07:20
    Зәйдә Евдокия әбигә 100 яшь тулды
    Иске Зәйдә чал тарих яшьтәше Евдокия Коколина яши. Гасыр кичеп, тормыш авырлыгы күргән, язмыш сынавын үткән йөзъяшәр әби күңел көрлеген, зиһенен югалтмаган. Озын гомер нәселдән килә дияр идең, Евдокиянең әнисе аны дөньяга китергәндә бакыйлыкка күчкән. Әни дип әйтә алмыйча, ачлык, шанлы сугыш елларын үз җилкәсендә кичереп үскән ул. Үткәне җанлы...
    514
    0
    0
  • 27 февраль 2015 - 06:59
    “Зәй шикәре” тагын да зур уңышларга исәп тота
    "Зәй шикәре"АҖ - яңа технологияләр кулланып, заман белән бергә атлаучы предприятие. Узган сезонда завод 662 мең тонна чөгендер эшкәртеп, 3,4 миллиард сумлык шикәр комы эшләп чыгарды. Әлеге күрсәткечкә тәүлегенә 7 мең тонна (2013 елда ул 6,8 мең иде) чимал эшкәртү хисабына ирешелде. Предприятие киләчәктә 1,2-1,5 миллион тонна шикәр чөгендере әзерләү...
    448
    0
    0
  • 27 февраль 2015 - 06:58
    Авыл үзешчәннәре - “Җиңү салюты”  фестивалендә
    Зәйдә агымдагы елда Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан оештырылган "Җиңү салюты" фестивале авыл җирлекләрендә тәмамлануга бара. Ул Куш-Елга авылыннан башланды. Кичә Югары Шепкә, Имәнлебаш, Аксар мәдәният йортларында узды. Алар барысы да чыгышларында илгә килгән җиңү көнен оста итеп күрсәтә алды. Имәнлебаш мәдәният йорты сәхнәсендә ул көнне тыл ветераннары чыгыш ясады....
    427
    0
    0
  • 27 февраль 2015 - 06:57
    Зәй үзешчәннәре театр уйнап ярыша
    Зәй мәдәният идарәсе Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан мәдәният йортлары үзешчәннәре арасында театр атналыгы игълан итте. Бүген аңа Карамалы клубында старт биреләчәк. Карамалылар драматург Шәриф Хөсәеновның "20 ел узгач" драмасын күрсәтергә җыена.
    464
    0
    0
  • 27 февраль 2015 - 06:02
    Зәйдә муниципаль хезмәткәрләр кышкы спартакиадага әзер
    Кышкы спартакиада кысаларында Зәйдә чаңгы спорты буенча муниципаль хезмәткәрләрнең районкүләм сайлап алу туры үтте. Анда 1800 метр араны 5 минут 19 секундта килеп, I урынны физкультура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Петр Уразайкин алды. Муниципаль хезмәткәрләрнең кышкы спартакиадасы төбәк туры 14 мартта Яшел Үзән шәһәрендә узачак, бирегә чаңгы ярышларында катнашу...
    458
    0
    0
Реклама
Реклама