Зәй офыклары

2 март 2015 яңалыклары

  • 2 март 2015 - 10:30
    Зәйдә - традицион бил алыш (фотолар)
    Узган шимбәдә Зәй спорт-сәламәтләндерү үзәгендә элекке район башлыгы Ринат Фәрдиев истәлегенә милли көрәш буенча ярышлар узды. Әлеге турнир соңгы 4 елда Ринат Фәрдиевның туганнары булышлыгы белән уза. Ярыш традиция буенча ул укучылар һәм өлкәннәр арасында аерым оештырылды, аңа Чаллы һәм Актаныш көрәшчеләре дә бил алышты. Бу турыда тулы язма газетабызның...
    439
    0
    0
  • 2 март 2015 - 10:28
    Сәхнәдә - Җиңү көне (фотолар)
    Зәйдә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан оешма-предприятиеләр, учреждениеләр, авыл җирлекләре арасында "Җиңү салюты" иҗат фестивале тәмамлануга бара. Узган җомгада "Энергетик" Мәдәният сараенда ГРЭС, 4нче мәктәп, "Якты коңгыз" балалар бакчалары коллективлары 1945 елны чагылдырган тамаша күрсәтте. Станция хезмәткәрләре ел да мондый фестивальләргә зур әзерлек белән килә иде, бу юлы да алар...
    587
    0
    0
  • 2 март 2015 - 10:25
    “Җитештерүдә сакчыллык”  икътисади нәтиҗәлелеккә китерде
    "Зәй шикәр"е АҖ узган ел "Җитештерүдә сакчыллык"  системасы буенча укулар оештырылды. Дәресләрне югары квалификацияле белгечләр алып барды. Укулар лидерлык һәм команда, җитештерү логистикасы, эш вакытын оештыру һәм аның белән идарә итү, югалтуларны киметү, стандартлаштырудан гыйбарәт булды. Шунысы игътибарга лаек, укулардан соң җитештерүчәнлек процессын яхшыртуга юнәлдерелгән 25 проект эшләнгән, ел дәвамында...
    394
    0
    0
  • 2 март 2015 - 10:07
    “Ел тәрбиячесе” – Ирина Сәхәпова (фотолар)
    "Ел тәрбиячесе-2015" республика бәйгесенең муниципаль этабына йомгак ясалды. Районыбызда әлеге бәйге мәктәпкәчә яшьтәгеләр белән эшләүче тәрбиячеләр арасында популярлашып килә. Быелгы бәйгедә катнашырга теләк белдерүчеләрнең шактый булуы шул хакта сөйли. Бәйге педагогта алдынгы булу теләге уяту белән беррәттән, үз өстеңдә тагын да ныграк эшләргә, нәниләргә белем һәм тәрбия бирүнең оригиналь ысулларын...
    759
    0
    0
  • 2 март 2015 - 08:41
    Зәйдә наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы тору буенча киңәштеләр
    Зәйдә наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш комиссиясе утырышында район территориясенә чит шәһәрләрдән керүче наркотиклар, спайсларның арта баруына басым ясалды. Табиб-нарколог Илфат Салихов фаразлавынча, районда наркотик кулланучыларның ел ахырына ике мәртәбә арту куркынычы бар. Шуңа күрә, хәзер төп игътибарны аны таратучыларга бирү күздә тотыла. Прокурор урынбасары Ленар Рәхмәтуллин белдерүенчә, инде интернетта...
    451
    0
    0
  • 2 март 2015 - 08:39
    Зәйнең иң яхшы татар теле укытучысы Венера Алексеева
    Быел татар теле укытучылары арасында "Туган тел" Бөтенроссия бәйгесе игълан ителгән иде. Аның кысаларында Зәйдә 14 татар теле һәм әдәбияты укытучысы һөнәри осталыкта көч сынышты. Бәйге нәтиҗәләре буенча Югары Пәнәче мәктәбеннән Рушания Ягъфәрова, Сәвәләй мәктәбеннән Рәмзия Зарипова өченче урыннарны алды. Икенчедә - Якты Күлдән Лариса Мишеева, беренчедә - 4нче мәктәптән...
    557
    0
    0
  • 2 март 2015 - 07:24
    “Азаль” иҗатын күрсәтте
    Зәйнең "Энергетик" Мәдәният сараенда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Вәлиуллина җитәкчелегендәге "Азаль" балалар-хореография ансамбле хисап концерты үтте. Балалар иҗат сезоны дәвамында өйрәнгән җырларын, биюләрен әти-әниләргә, тамашачыларга тәкъдим итте. Биредә күрсәтелгән яңа номерлар белән алар 5-6 мартта Түбән Камада узачак "Созвездие-Йолдызлык" телевизион фестивале төбәк турында катнашырга җыена. Җырларның берсе Бөек Җиңүгә...
    510
    0
    0
  • 2 март 2015 - 07:03
    Көнендә мөмкин булмаса...
    22 мартта иртәнге сәгать 7дән кичке 8гә кадәр авыл җирлекләрендә гражданнардан үзара салым җыю һәм аны файдалануны билгеләү буенча референдумнар үтәчәк. Район башкарма комитеты җитәкчесенең 1610нчы карары белән референдум участоклары исемлеге расланып, бу хакта халыкка җиткерелде. Билгеләнгән көндә тавыш бирү өчен үз участогыңа килә алмаганда (ялда, командировкада булу, эш, уку...
    456
    0
    0
Реклама
Реклама