Зәй офыклары

5 март 2015 яңалыклары

  • 5 март 2015 - 12:53
    Зәй район үзәк дәваханәсенә баш табиб билгеләнде
    Бүген үзәк дәваханәдә коллективка Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Әдел Вафин яңа баш табибны тәкъдим итте. Ул моңа кадәр Лениногрск шәһәре баш табиб урынбасары булып хезмәт куйган, элекке хәрби табиб Рим Әмиров. Рим Рифович С. М. Киров исемендәге хәрби медицина акдемиясен тәмамлаган. Полярный шәһәрендә хирургия бүлеге мөдире, Лениногорскийда табиб-уролог һәм...
    479
    0
    0
  • 5 март 2015 - 10:50
    Искезәйлеләр кышны озатты
    Район мәдәният йорты хезмәткәрләре Иске Зәй бистәсенең спорт мәйданчыгында традицион "Кыш озату" бәйрәмен үткәрде. Шамакайлар булып, төрле костюмнардан киенгән хезмәткәрләргә тамашага халыкны җәлеп итүе авыр булмады. Һаман үз хакимлеген бирергә теләмәгән кыш Язга үз шартларын куйды. Язның тизрәк җитүен теләгән халык теләктәшлек итеп, уеннарга кушылып киткәнен сизми дә калды. Петрушка...
    459
    0
    0
  • 5 март 2015 - 07:51
    “Сәламәт арка” методы белән
    Зәй социаль үзәгенең тернәкләндерү бүлегендә яңа эш формасы гамәлгә кереп килә. Ул - пилатес ысулы. Өлкәннәр өчен рөхсәт ителүче күнегүләр акыл белән гәүдәнең үзара эшчәнлегенә басым ясый. Күпләргә "пилатес" төшенчәсе бернәрсә дә аңлатмый, шунлыктан без аны гади генә итеп, "сәламәт арка" дип атыйбыз, ди белгеч Әлфия Ханнанова. Бу ысул гәүдә...
    510
    0
    0
  • 5 март 2015 - 07:43
    Язгы чәчүгә быел да шәһәр ярдәмгә киләчәк
    Зәйдә ел саен язгы чәчү эшләренә оешма-предприятиеләрдән эшче-хезмәткәрләр тартыла. Агымдагы ел чәчү кмпаниясендә катнашачак кешеләр барланды. Алар - ГРЭС, "Прикамнефть белән "Елховнефть" нефть һәм газ табу идарәләре, Зәй кирпеч заводы, "Федотово" спорт комплексы "Зәй" спорт мәктәбе тренерлары, политехник колледж студентлары һ.б.лар.
    569
    0
    0
  • 5 март 2015 - 07:31
    Зәйдә спортны үстерүгә игътибар зур
    Зәйдә спорт белән шөгыльләнү һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруга игътибар зур. Район җитәкчесе Разиф Кәримов спорт тармагында хезмәт куючы тренерлар катнашында очрашулар оештырып, спортны үстерү, проблемаларны хәл итү юлларын эзли. Шундый очрашу кичә хакимиятнең зур залында узды. Анда балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә кайбер спорт төрләренә үзгәрешләр кертү, Симашев исемендәге чаңгы...
    519
    0
    0
  • 5 март 2015 - 06:58
    Чаңгы үзәге гөрләп тора
    "Ялта-Зәй" чаңгы базасында республика беренчелеге һәм чемпионаты бара. Анда республиканың иң көчле чаңгычылары көч сынаша. Якташыбыз Михаил Комендантов персьют (классик белән ирекле стиль катыш) буенча - III, Зәй командасы (Дмитрий Кочеванов, Дмитрий Бортных, Петр Коронов, Михаил Комендантов) эстафета ярышларында II урын алды. Бүген чаңгычылар 30 километрга ирекле стильдә узышачак.
    488
    0
    0
  • 5 март 2015 - 06:39
    Шартлы хөкемне – гомуми режимлы колониягә
    Шушы көннәрдә Зәй шәһәр прокуратурасы җәза үтәтү инспекциясенең шартлы хөкем карарын реаль срок белән алыштыру турында сорап язган мөрәҗәгатен карап, канәгатьләндерде. Зәй шәһәр суды 2013 елның 20 ноябрендә белә торып кеше сәламәтлегенә көчле зыян салганы өчен бер ир-атка карата сынау срогы белән өч ел ярымга шартлы хөкем турында карар чыгарган...
    489
    0
    0
  • 5 март 2015 - 06:24
    Зәй делегациясе тантанага китте
    Ел саен башкалабыз Казанда 8 март -Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика бәйгесенең финал туры үтә. Анда хезмәттә, гаиләдә, җәмәгать эшләрендә иң үрнәк гүзәл затларны Татарстан Республикасы җитәкчелеге котлый. Бүген Зәйдән тантанага Советның аппарат җитәкчесе Клара Габидуллина җитәкчелегендәге делегация китте.
    433
    0
    0
  • 5 март 2015 - 05:28
    Радик Сәлахов - Россиянең спорт остасы
    Зәй көрәшчесе Радик Сәлахов үр артыннан үр яулый. Билбау көрәшеннән дөнья призеры, Россия кубогы һәм беренчелекләр җиңүчесе Радик Салахов билбау көрәшеннән Россиянең спорт остасы мактаулы исеменә лаек булды. Аңа спорт мәйданында тагын да зуррак уңышлар яуларга язсын.
    528
    0
    0
Реклама