Зәй офыклары

10 март 2015 яңалыклары

  • 10 март 2015 - 13:03
    Коллектив тотрыклы, бердәм
    "Зәй шикәре" агрофирмасының Поручик терлек симертү комплексында бүгенге көндә 4528 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Комплекска бозаулар "Агрокөч-Төркем" АҖеннән китерелә. Биредә 49 кеше хезмәт куя. Зооветеринария белгечләре, симертү цехы операторлары, слесарь һәм машина йөртүчеләрдән торган коллектив белән берничә ел инде Фаяз Хәкимуллин җитәкчелек итә. Биредә комплекс ачылган көннән Галия Сөләйманова...
    521
    0
    0
  • 10 март 2015 - 13:02
    Зәйдә - төбәкара семинар
    Зәй халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә физик мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләрдә яңа программаларны тормышка ашыру буенча төбәкара семинар узды. Анда республиканың сигез районыннан социаль хезмәткәрләр, белгечләр катнашты. Семинарда тернәкләндерү кабинеты булдыру, өйгә йөрүне оештыру, инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналарга булышлык итү, аралашу һ.б.лар буенча сүз булды.
    555
    0
    0
  • 10 март 2015 - 13:00
    Фестиваль янә йолдызлар кабызды
    Түбән Камада «Йолдызлык» ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона туры узды. Эстрада сәнгатендә яшь талантларны барлау максатында оештырылучы бу бәйгедә Зәйдән быел да аерым башкаруда һәм төрле ансамбльләр составында малай-кызлар үзләрен сынады. «Вокаль ансамбльләр» номинациясендә "Мирас" һәм «Азаль» вокаль-хореография ансамбльләре, «Вокал» номинациясе буенча Виктория Пузанкова, Илсөяр Солтанова, Алексей Борисов, Леонид...
    537
    0
    0
  • 10 март 2015 - 12:00
    Зәйдә укучылар КВНда уйный
    Кичә Зәйдә укучылар арасында, шаяннар, тапкырлар клубының чираттагы уены узды. Сәхнәдә "Вторая обувь" (2нче мәктәп), "Респект Лобачевскому" (3), "Без -татарлар" (татар гимназиясе), "Дети понедельника" (6), "Семь с хвостиком" (7) командалары көч сынашты. Уен Хезмәт кешесе елена багышланды. Чираттагы уен май аенда оештырылыр дип көтелә.
    682
    0
    0
  • 10 март 2015 - 11:00
    “Ядегәр” халык театрын зәйлеләр көтеп ала
    Зәйдә «Энергетик» Мәдәният сарае каршында эшләп килүче "Ядегәр" халык театры Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Шәриф Хөсәеновның "20 ел узгач" драмасын сәхнәләштерә. Спектакаль сәхнәдә апрель ахырында куелыр дип көтелә.
    580
    0
    0
  • 10 март 2015 - 07:51
    Конкурска йомгак ясалды
    Зәйдә оештырылган «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты. Хатын-кыз күзлегеннән» конкурсында "Хатын-кыз рухият" номинациясендә җиңүче дип музыка мәктәбеннән Анна Краснова, "Мирнем һөнәр - минем язмыш" номинациясендә "Мефро уилз Руссия - Зәй заводы"ннан Татьяна Кипрова, "Хатын-кыз - лидер" номинациясендә "Күкчәчәк" балалар бакчасыннан Елена Недошивина, "Хатын-кыз - бизнес-леди" номинациясендә эшмәкәр Светлана Исламова, "Өченче буын...
    0
    0
    0
  • 10 март 2015 - 06:50
    Зәйдә узган атнада ике мунча янган
    3-10 мартта янгын хезмәте 8 чакыру алган. Шуларның 1се - чүп яну, 3се - полиция белән хезмәттәшлек, 2се ялган чакыру, 2се - янгын очрагы буенча. 8 мартта 19 сәгать 12 минутта шәһәрнең Луговая урамында мунча яна. Мунча иминиятләнмәгән. Ут чыгуның сәбәбе - төтен юлының төзексезлеге. 10 мартта 2 сәгать 22...
    816
    0
    0
Реклама
Реклама