Зәй офыклары

16 март 2015 яңалыклары

  • 16 март 2015 - 13:57
    Төнлә Татарстанда 10 градуска кадәр салкынайта
    Иртәгә республикада алмашынучан болытлы һава, явым-төшем көтелми. Төнлә һәм иртән республика юлларында - бозлавык. Төнлә 5-10 градус салкын, аязганда 14 градуска кадәр. Көндез 1-6 градуска кадәр җылытачак. 17 мартта Казанда алмашынучан болытлы һава, явым-төшем көтелми. Төнлә температура 5-9 градус салкын, ә кайбер районнарда 12 градуска кадәр салкынайтырга мөмкин. Көндез 3-6...
    472
    0
    0
  • 16 март 2015 - 13:25
    Мәлем кызы Дания Фаяз Хуҗин бүләгенә лаек булды
    Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан укучылар арасында "Сугыш чоры" X республика фәнни-эзләнү эшләр конференцияcе уздырылды. Анда Зәй районы Югары Мәлем мәктәбенең IX сыйныф укучысы Дания Абзалованың әбисе Мөнәвәрә Миннебаева турындагы "Сугыш чоры кызлары" дип исемләнгән эше", уңышлы дип табылып, якташыбыз Фаяз Хуҗин бүләгенә лаек булды.
    487
    0
    0
  • 16 март 2015 - 12:44
    Зәйдә укучылар “Аҗаган” уеннарында ярышты
    Зәй мәктәпләрендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап "Аҗаган-2015" уеннары үтте. 16 мәктәптә 14-15 яшьлек укучылар хәрби-спорт уеннарында көч сынашты. Укучылар тарихи вакыйгалар буенча сорауларга җавап бирде, хәрби әзерлек: пневматик коралдан ату, турникта тартылу, йөгерү һ.б. спорт төрләре буенча нормативлар, шартлы зарарланган урынны үз-үзеңә зыян китермичә үтү кебек биремнәрне үтәделәр.
    575
    0
    0
  • 16 март 2015 - 12:33
    Зәйдә “Президент ярышлары” (фотолар)
    Бүген Зәйдә Бөтенроссия "Президент ярышлары"ның муниципаль этабы үтте. Авыл мәктәпләре командалары Түбән Биш, Сәвәләй, Ал. Бистәсе, Сарсаз-Баграж мәктәпләрендә спортның төрле төрләре буенча көч сынашса, шәһәр мәктәпләре командалары 4нче мәктәптә ярышты. - Ел саен без әлеге ярышларда төрле сыйныфларны катнаштырырга тырышабыз. Быел 5-6 сыйныфларга өстенлек бирелде. Турникта тартылу, яткан килеш гәүдәне...
    487
    0
    0
  • 16 март 2015 - 10:23
    Чыбыклыда тыл ветераннарын хөрмәтләделәр
    Чыбыклы "Салават күпере" балалар бакчасы коллективы авыл җирлеге Советы, китапханә белән берлектә тыл ветераннарын хөрмәтләделәр. Тәрбияче Гөлнара Биккинина һәм китапханәче Рузия Гадершина әдәби-музыкаль кичә оештырды. Кичә, чын мәгънәсендә, бер сулышта үтте. Анда бакчада тәрбияләнүче балалар әбиләренә, чын артистларча, өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр, матур җырларын башкардылар. -Әти-әниләрне, әби-бабайларны, спортчыларны бакчага чакырып, кунак...
    459
    0
    0
  • 16 март 2015 - 08:44
    Зәйдә Муса Җәлилгә багышланган күчмә күргәзмә эшли
    Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда Советлар Союзы Герое, каһарман шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган "Батыр үлә, үлмәс ат алып..." дип исемләнгән күчмә күргәзмә ачылды. Аны Әдәбият елы һәм Бөек Җиңүнең 70 ел уңаеннан ТР Милли музее Муса Җәлил музее белән берлектә оештырды. Күргәзмә узган ел Менделеевский, Минзәлә, Мәскәү, агымдагы елда...
    632
    0
    0
  • 16 март 2015 - 08:38
    “Салават күпере” бакчасы юбилеен билгеләде
    Зәйдә "Салават күпере" татар балалар бакчасы юбилеен билгеләп үтте. Аңа биредә эшләп лаеклы ялга чыккан мәгариф ветераннары да чакырылды. Өч дистә ел эчендә әлеге бакчада 3 меңгә якын бала тәрбияләнгән. Коллектив бүгенге көндә дә уңышлы эшли, традицияләрне дәвам итә. Коллективка юбилей уңаеннан район башкарма комитеты җитәкчесе һәм мәгариф идарәсе Рәхмәт...
    550
    0
    0
  • 16 март 2015 - 07:04
    Якташыбыз Айдар Сөләймановны "Беренче канал"дан күреп була
    Зәй егете Айдар Сөләйманов һәрнәрсәдә өлгер: ул телевидениенең "Беренче канал"ында узучы яңа уен сезонында Казанның "Сборная банкетных ведущих" командасы составында тапкырлар һәм шаяннар (КВН) уенында катнаша.
    480
    0
    0
  • 16 март 2015 - 06:52
    Ике айда 27 кешене эт, мәче тешләгән
    Зәйдә йорт хайваннары, аеруча этләр тешләвеннән зыян күрүчеләр арта. 2013 елда хайваннар тешләп 180 кеше табибларга мөрәҗәгать итсә, 2014 елда - 142 кеше. Быелның ике аенда гына да - 27 очрак. Әлеге хәл, аерым алганда, котыру авыруына карата көрәш чаралары турындагы мәсьәлә күптән түгел экологик куркынычсызлык, табигатьтән файдалану һәм санитария-эпидемиологик...
    446
    0
    0
Реклама