Чыбыклы "Салават күпере" балалар бакчасы коллективы авыл җирлеге Советы, китапханә белән берлектә тыл ветераннарын хөрмәтләделәр. Тәрбияче Гөлнара Биккинина һәм китапханәче Рузия Гадершина әдәби-музыкаль кичә оештырды. Кичә, чын мәгънәсендә, бер сулышта үтте. Анда бакчада тәрбияләнүче балалар әбиләренә, чын артистларча, өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр, матур җырларын башкардылар.
-Әти-әниләрне, әби-бабайларны, спортчыларны бакчага чакырып, кунак...