Зәй офыклары

20 март 2015 яңалыклары

  • 20 март 2015 - 12:21
    Чаңгыда йөреп кал
    Бүген кичен Зәй спорт идарәсе, "Чаңгычы" спорт мәктәбе белән берлектә, Яңа шәһәр урман буенда чаңгы сортын үз итүчеләр арасында чаңгы ярышлары оештыра. Финишка уңышлы килүчеләргә медальләр тапшырылачак.
    424
    0
    0
  • 20 март 2015 - 11:30
    Бүген пәнәчедә көрәшче истәлегенә ярыш уза
    Зәйдә спорт ветераннары истәлегенә ярышлар уздыру традициясе яши. Бүген Югары Пәнәче мәктәбендә шуларның берсе - легендар көрәшче Исмәгыйль Баязитов истәлегенә укучылар арасында милли көрәш буенча турнир уза. Аны ел да авыл җирлеге белән мәктәп коллективы оештыра. Матди яктан химаячеләр дә булыша. Шунысы игътибарга лаек, Исмагыль Баязитов - әлеге мәктәптә укыткан...
    397
    0
    0
  • 20 март 2015 - 10:29
    Коммуналь тармакта эшләүчеләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте
    Зәйдә торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсе хезмәткәрләрне "Энергетик" Мәдәният сараенда һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Тантанада бу өлкәдә хезмәт куючылар еллык эшчәнлеккә йомгак ясады. Тармак хезмәткәрләрен район җитәкчесе Разиф Кәримов исеменнән аның урынбасары Роберт Халитов котлады. - Хезмәтегез тынгысыз, зәйлеләр эшкә киткәнче һәркайда чисталык, тәртип булдырып, матурлык тудырасыз. Алга таба да безгә төзек,...
    408
    0
    0
  • 20 март 2015 - 08:13
    “Гөргери кияүләре” Зәйгә килә
    Киләсе атнада (26 мартта) Зәйнең "Энергетик" Мәдәният сараенда Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры Т. Миңнуллинның "Гөргери кызын бирә" комедиясен күрсәтәчәк. Әлеге спектакльне Камал театры "Гөргери кияүләре" исеме белән сәхнәләштергән иде. Керәшеннәр тормышын чагылдырган әсәрне түбәнкамалылар тамашачыга ничегрәк тәкъдим итәр?! Спектакльгә килегез, күрербез. Билетлар инде сатуда. Тамаша...
    632
    0
    0
  • 20 март 2015 - 08:12
    Бүген кояш тотыла
    Бүген, 20 мартта, Татарстанда яшәүчеләр кояш тотылуны күрә алачак. Татарстанда кояш тотылуны өлешчә генә күреп булачак, ди белгечләр. Ай кояш дискын яртылаш кына каплый икән. Бүген 12.29 - 14.34 сәгать аралыгында без кояшның касә формасына килүен күзәтәчәкбез. Чөнки ай аның өске өлешен каплый.
    461
    0
    0
  • 20 март 2015 - 07:51
    23 – 29 мартка йолдызнамә
    Кучкар (21.03-20.04)лар, кеше күп җыелган урында йөрмәвегез яхшырак, чөнки кемнеңдер саксызлыгы аркасында имгәнүегез ихтимал. Эш мәсьәләсендә уңышлы атна булачак. Өегездә ремонт башлап җибәрсәгез дә була. Ял көннәрендә сәламәтлегегезне кайгыртыгыз. Үгезбозау (21.04-21.05)лар, бөтен нәрсәдә дә чама булырга тиеш, бигрәк тә ризык кулланганда. Эшегездә бар да уртача булыр. Күптән теләгән планнарыгызны чынга...
    394
    0
    0
  • 20 март 2015 - 07:43
    Фатирында шартлау булган зәйлегә хөкем карары чыгарылды
    Яңа ел яллары вакытында 5 гыйнвар көнне Зәй шәһәрендәге Ленин урамы 27 "а" йортында бер фатирда булган шартлау әлеге тирәдә яшәүчеләрне куркуга салган иде. Шартлауның ни сәбәпле, кем гаебе белән килеп чыгуы төрле имеш-мимешләр тудырды. Җентекле тикшерү эшләре алып барылганнан соң әлеге гадәттән тыш вакыйгага, шәһәр суды бу көннәрдә хөкем...
    403
    0
    0
  • 20 март 2015 - 06:48
    Исерек хәлдә руль артына утыручылар өчен җинаять җаваплылыгы катгыйлана
    Агымдагы елның 1 июленнән Россия Федерациясе Җинаять кодексына юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу очраклары буенча үзгәрешләр кертелә. Бу исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүгә кагыла. Машина йөртүче алкоголь кулланган хәлдә кабат руль артында тоткарланса, аңа штраф 200-300 мең сум күләмендә яисә ике елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный. Моннан тыш,...
    443
    0
    0
  • 20 март 2015 - 06:46
    Юл фаҗигаләре булмасын өчен (фотолар)
    Мәктәп укучыларының язгы каникуллары башланыр алдыннан юл йөрү кагыйдәләрен искәртү максатыннан Зәй шәһәренең "Космос" яшьләр үзәгендә башлангыч сыйныф укучылары катнашында үзенчәлекле чара үткәрелде. Анда балалар өч командага бүленеп юл билгеләрен ни дәрәҗәдә белүләре, кагыйдәләрне үтәүләре буенча викторина сорауларына җавап бирделәр. Район ЮХИДИ бүлеге инспекторы Руслан Мингалиев ял вакытларында балаларның урамнарда,...
    436
    0
    0
  • 20 март 2015 - 06:38
    Зәйдә “Бала - төп пассажир” акциясе бара
    19 марттан республикада "Бала - төп пассажир" дип аталган акция старт алды. Аның кысаларында Зәй ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре мәктәпләрдә, балалар бакчаларында очрашулар үткәреп аңлату эшләре алып баралар. Машиналарда балаларны махсус җайланмалар белән утыртып йөрүгә аеруча җитди игътибар бирелә. Агымдагы ел башыннан районда балалар катнашында бер юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, анда бер...
    468
    0
    0
  • 20 март 2015 - 06:34
    8 елга ирегеннән мәхрүм ителгән
    Зәй шәһәр суды 43 яшьлек Зәй районы Ал. Бистәсе авылы кешесенә карата кеше үтерү белән бәйле рәвештә хөкем карары чыгарды. Ул үзара килеп чыккан гауга барышында Зәйдә яшәүче бер ир-атның башына тимер башлы кисәү агачы белән суга. Суд аңа 8 елга ирегеннән мәхрүм итеп, каты режимдагы төзәтү колониясенә җибәрү карары...
    444
    0
    0
  • 20 март 2015 - 06:33
    Зәй прокуратурасы шәһәрнең санитар торышын тикшерә
    Зәй шәһәр прокуратурасы санитар-эпидемиологик хәлнең закон таләпләренә туры килүен контрольдә тоту буенча тикшерүләр үткәрде. Нәтиҗәдә Яңа шәһәрнең 1/15 йортында капиталь төзекләндерү эшләре алып баручы төзелеш оешмасының тиешле таләпләрне үтәмәве ачыкланды. "СтройКомплекс" ҖЧШ эшчеләре төзелеш калдыкларын үз вакытында урнаштырып бармый, ә йорт янында чүп өеме хасил була. Хәзер әлеге оешма җитәкчесенә...
    429
    0
    0
Реклама
Реклама