Зәй районы Югары Шепкә мәдәният йорты директоры Рәфинә Мостафина оештыруында "ТНВ" каналында "Башваткыч" тапшыруына барулары турында хәбәр иткән идек. Бу ялларда югарышепкәлеләр үзләрен әлеге тапшыруда сынады. Биремнәр Зәй тарихы, мәдәнияте, географиясе, аның күренекле шәхесләр турында иде. Тапшыруда Линар Шәрәфиев, 11 очко җыеп, уенның җиңүчесе дип табылды.