Зәй офыклары

25 март 2015 яңалыклары

  • 25 март 2015 - 13:19
    Зәйдә фигуралы шуу ярышлары узачак
    Зәйдә фигуралы шуу спорты популярлаша. Яшь спортчылар районнан читтә дә уңышлы чыгыш ясыйлар. 28-29 мартта "Яшьлек" боз сараенда Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан яшүсмерләр арасында фигуралы шуу буенча район ачык беренчелеге уза. Фигуралы шууга битараф булмаганнар ярышны карый ала.
    508
    0
    0
  • 25 март 2015 - 13:18
    Зәй мәдәният хезмәткәрләре – сәяхәттә
    Зәй мәдәният хезмәткәрләре - китапханәчеләр, мәдәният йортлары һәм музей хезмәткәрләре, музыка мәктәбе укытучылары һөнәри бәйрәмнәрен бүген Свияжский утравына сәяхәт кылып билгеләп үтәләр. Алар әлеге изге урынның истәлекле һәм тарихи урыннары белән таныша.
    505
    0
    0
  • 25 март 2015 - 13:17
    “Елмаю” ансамбле тагын концерт бирде
    Зәйнең "Елмаю» хореографик бию коллективы - районда гына түгел, республикада да билгеле коллектив. Ул күп кенә халыкара, бөтенроссия, республика фестивальләрендә уңышлы чыгыш ясый. Быел коллектив 36 еллыгын "Энергетик" Мәдәният сараенда зур концерт белән билгеләп узды.
    539
    0
    0
  • 25 март 2015 - 11:54
    Казанда “Хәйрияче-2014” республика бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләделәр
    Бүген Казанның "Корстон" комплексында ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашында "Хәйрияче-2014" республика бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы булды. Тантанага безнең районнан да энергетиклар династиясе - Герасимовлар гаиләсе чакырылды.
    531
    0
    0
  • 25 март 2015 - 07:19
    Салым инспекциясе Ачык ишекләр көне уздыра
    Салым инспекциясе 27-28 мартта физик затлар кеременә салым мәсьәләләре буенча ачык ишекләр көне үткәрә. Салым хезмәте белгечләре физик затлар кеременә салым исәпләү һәм аны түләү, салым декларациясе тутыру, салымнар буенча әҗәтләр булу-булмау, салым буенча чигерүләр (вычеты) һәм башка мәсьәләләр турында аңлатма бирәчәк.
    512
    0
    0
  • 25 март 2015 - 07:02
    Зәйдә бер ханым ЮХИДИ инспекторына ташланган өчен 150 мең сум штраф түләячәк
    Зәй шәһәр суды бер ханымга карата эчке эшләр бүлеге хезмәткәренә ташланган өчен хөкем карары чыгарды. Тикшерүләрдән күренгәнчә, үткән елның 5 декабрендә төнге сәгать 2 белән 3 арасында алкоголь кулланган хәлдә булган ханым, ирен хокук бозган өчен административ җаваплылыкка тартудан "алып калу максатында" ЮХИДИ бүлегенең патруль-пост хезмәткәренә ташлана. Ул инспекторның киемнәрен...
    617
    0
    0
  • 25 март 2015 - 07:02
    Зәйнең 4 мәктәп укучысы “Династии России” бәйгесендә икенче урын алды
    Зәйнең 4нче мәктәпнең IV сыйныф укучысы Миләүшә Әгъләмова Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы үткәргән "Династии России" төбәкара бәйгесендә "История семьи в истории страны" дип исемләнгән тикшерү эше белән икенче урын яулады. Миләүшә Бөек Ватан сугышында катнашып, ул елларның авыр михнәтләрен үз җилкәсендә татыган ерак бабасы Зариф Шәрипов һәм яу кырында...
    567
    0
    0
  • 25 март 2015 - 05:36
    29 кеше исәптә тора
    Кичә - Туберкулезга каршы көрәш көне иде. Туберкулез - йогышлы, куркыныч авыру. Башка йогышлы авырулардан аермалы буларак, ул хроник төстә үтә, шуңа күрә авыру йоктыручылар саны арту куркынычы зур. Туберкулезны Кох таякчыгы китереп чыгара. Кох таякчыклары авыру кешедән һава-тамчы юлы белән сөйләшкән, йөткергән, төчкергән вакытта таралалар. Тәүлек эчендә авыру кеше...
    525
    0
    0
Реклама