Зәй үзәк дәваханәсендә Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәренә заманча шартлар тудырылган махсус палаталарда хезмәт күрсәтелә. Юыну, бәдрәф бүлмәләре үзендә булган, барлык көнкүреш-техникасы белән җиһазланган, ягъни уңай шартлар тудырылган палаталар травматология, хирургия, неврология һәм терапия бүлекләрендә булдырылды. Аларны төзекләндерү эшен шәһәрнең эре предприятиеләре башкарды. Һәр палатаны кайсы оешма төзекләндерүе турында...