Районның эре предприятиеләренең берсе - "Зәй шикәре" ААҖендә җитди инвестицияләр планлаштырыла. 2015 ел дәвамында биредә 566 миллион сумлык инвестиция программасын тормышка ашыру күздә тотыла. Аның кысаларында кагат кырын, сок чистарту бүлеген, киптерү комплексын модернизацияләү, шикәрне төргәкләү цехын төзү карала. Гомумән алганда әлеге инвестицион проектлар сезонлы шикәр чөгендере эшкәртү күләмен арттырып,...