Зәй офыклары

31 март 2015 яңалыклары

  • 31 март 2015 - 13:30
    Мираслылар фин телендә җырлый
    Бүген Зәй "Энергетик" Мәдәният сараенда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Вәлиуллина җитәкчелегендәге "Мирас" ансамбле тамашачыларга иҗат концертын тәкъдим итә. Анда "Созвездии-Йолдызлык" телевизион балалар, яшьләр фестиваленә әзерләнгән үзенчәлекле номерлар да бар. Инде күп илләрдә, күп телләрдә чыгыш ясаган мираслылар фин телендә дә җырлап күрсәтергә җыена. Концерт кичке сәгать алтыда башлана.
    376
    0
    0
  • 31 март 2015 - 12:05
    Зәй яшьләре “Больничный клоун” проектын уңышлы тормышка ашыра
    Зәйнең яшьләр эшләре идарәсе үзәк дәваханәнең балалар бүлегендә дәваланучы сабыйлар өчен "Больничный клоун" проекты кысаларында махсус күңел ачу программасы күрсәтте. Күңел күтәренкелеге алуның сәламәтләнү процессы өчен уңай тәэсир итүе билгеле. Шуны күздә тотып, ике клоун балаларга төрле тамашалар тәкъдим итте, сабыйларның үзләрен дә уеннарда катнаштырдылар. Соңыннан һәр бала бүләкләр алды.
    399
    0
    0
  • 31 март 2015 - 12:04
    Банктан акча урлану факты буенча суд тыңлаулары башланды
    Зәй шәһәр судында бүген "Ак барс" банкының җирле бүлекчәсеннән зур суммада акча урлану факты буенча кузгатылган җинаять эше буенча беренче тыңлаулар үтте. Исегезгә төшерәбез, "Ак барс" банкының Түбән Кама филиалы 1нче Зәй өстәмә бүлеге кассирының 17 миллион 944 мең сум акча урлауда шикләнелүе буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй бүлеге...
    511
    0
    0
  • 31 март 2015 - 11:19
    Зәй имамнары белем өсти
    Зәй имам-мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт Камалов имамнар белемен күтәрүгә игътибар итә. Быел да "Нур" мәчетендә район имамнары өчен бер атналык укулар оештырылды. Аларга гакыйдә, фикх буенча дәресләр бирелде, гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында нигезләмәләр өйрәтелде.
    500
    0
    0
  • 31 март 2015 - 11:18
    Зәй йөзүчеләре булдыра
    26-28 мартта Әлмәттә йөзү буенча "Яшь өметләр" дип аталган ярыш узды. Ярышларда Зәйдән Екатерина Шушарина бат буенча - I, брас һәм комплекс буенча - II, Ксения Прокопьева бат һәм комплекслыда - II , ирекле стильдә - III, Рәсим Латыйпов исә аркада йөзүдә II урын алды.
    500
    0
    0
  • 31 март 2015 - 11:17
    Азнакайда традицион турнир
    28 мартта Азнакайда милли көрәш буенча Россия спорт остасы Әсләм Шакиров истәлегенә ачык республика турниры узды. Ярышларда республикадан 220 бил алышучы көчләрен сынады. Зәйдән Илдар Мөхәммәдиев (тренеры Илфат Гадершин) үз авырлыгында II урынга лаек булды.
    422
    0
    0
  • 31 март 2015 - 11:15
    Зәйдә быел да балалар өчен мөселман лагере оештырылачак
    Зәйдә агымдагы елның җәендә дә мөселман лагерьлары оештырылачак. Кыз балалар өчен ул - уразага кадәр, ир балаларга исә уразадан соң оештырылыр дип көтелә. Лагерь урыны итеп матур табигатьле Түбән Лоҗы авылы итеп сайланды. Имам-мөхтәсиб Сәгыйть хәзрәт Камалов әлеге лагерьны оештыру эшләре белән йөри.
    448
    0
    0
  • 31 март 2015 - 10:53
    Зәйдән Альберт - бил алышта оста
    Мамадышта ТР укучыларның X спартакиадасы кысаларында милли көрәш буенча ярышлар узды. Анда республиканың 13 командасыннан яшь бил алышучылар көч сынашты. Көрәштә Зәйдән Альберт Сәхабиев (Югары Пәнәче) II урын алды. Аны ярышларга Айрат Минһаҗев әзерләде.
    469
    0
    0
  • 31 март 2015 - 10:39
    Зәй шикәр заводында икътисади кризистан курыкмыйлар
    Районның эре предприятиеләренең берсе - "Зәй шикәре" ААҖендә җитди инвестицияләр планлаштырыла. 2015 ел дәвамында биредә 566 миллион сумлык инвестиция программасын тормышка ашыру күздә тотыла. Аның кысаларында кагат кырын, сок чистарту бүлеген, киптерү комплексын модернизацияләү, шикәрне төргәкләү цехын төзү карала. Гомумән алганда әлеге инвестицион проектлар сезонлы шикәр чөгендере эшкәртү күләмен арттырып,...
    436
    0
    0
  • 31 март 2015 - 08:30
    Наркотиклар кулланучылар очрап тора
    Наркотиклар законсыз әйләнеше белән бәйле булган хокук бозулар кабатланып тора. 26 мартта Зәйдә "Турист-1" гараж ширкәтендә "ВАЗ-2114" автомобилен туктатып тикшерү барышында, машина салоныннан шикле төргәкләр табып алына. Соңыннан аның 6,25 грамм марихуана булуы ачыклана. Машина салонындагы 37 һәм 25 яшьлек ир-атларны тикшерү нәтиҗәләре дә аларның наркотик исереклелегендә булуын дәлилләгән. Хәзер...
    386
    0
    0
Реклама