Зәй офыклары

2 апрель 2015 яңалыклары

  • 2 апрель 2015 - 12:31
    Зәйдә мәктәп китапханәчеләре киләсе уку елына әзерләнә
    Зәй мәгариф идарәсе мәктәп китапханәчеләре өчен семинар-киңәшмә оештырды. Биредә төп тема 2015-2016 уку елына җитәрлек дәрәҗәдә дәреслекләргә заказ бирү, китапханәчеләрнең квалификациясен федераль дәүләт белем бирү стандартлары кысаларында күтәрү булды. Киңәшмәдә район мәктәпләренең газета-журналларга язылу рейтингы да каралды.
    663
    0
    0
  • 2 апрель 2015 - 12:31
    Зәйдә “Дача” операциясе башлана
    Янгын куркынычсызлыгы хезмәткәрләре бакчачылык ширкәтләрендә янгын чыгуны булдырмауга юнәлтелгән "Дача" операциясе башларга планлаштыра. Аның кысаларында Зәйдә кардан арчылган бакча ширкәтләренә янгынчылар, полиция, җирле хакимият вәкилләреннән торган комиссия рейдлар уздырачак. Бу чүп-чар яндыручыларны күзәтү, бакча йортларына килүче юлларның ачык булуын тикшерүне үз эченә ала. Статистика мәгълүматлары буенча, узган ел уздырылган рейдлар...
    530
    0
    0
  • 2 апрель 2015 - 08:05
    Мошенниклар тик ятмый
    Әлмәттә тиз ышанучан кешеләрне алдау юлы белән акча үзләштерүче бер мошенник барлыкка килгән. Ул пенсионер бабайның һәм әбинең өйдә сакланучы һәм кассада булган барлык акчаларын үзләштереп, алмашка очсызлы пычак, кәстрүлләр калдырып киткән. Өлкәннәргә килгән зыян 55 мең сум белән исәпләнә. Бу күңелсез вакыйгада шунысы куанычлы, эксперт-криминалистлар өйдә калган бармак эзләре...
    497
    0
    0
  • 2 апрель 2015 - 08:05
    Зәй политехник колледжы студентлары сакчыл җитештерү серләренә өйрәнә
    Зәй политехник колледжында агымдагы уку елы дәвамында килешү нигезендә "Зәй шикәре" ААҖ е белгечләре сакчыл җитештерү темасы буенча аерым дәресләр алып барды. Җәмгыять белгечләре әлеге тема буенча үзләре мондый эш алымына японнардан өйрәнсәләр, аны безнең студентлар белән дә уртаклашып, киләчәктә үзләре өчен сакчыл җитештерү үзенчәлекләрен белүче һөнәр ияләре әзерләүгә өлеш...
    365
    0
    0
  • 2 апрель 2015 - 07:22
    Зәйдә язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканың торышын тикшерү башланды (фоторепортаж)
    Бүген районда язгы кыр эшләрендә катнашачак авыл хуҗалыгы техникасын басуга чыгар алдыннан тикшереп, кабул итүгә керештеләр. Бу мөһим чара "Зәй" агрофирмасының "Алга" бүлекчәсендә башланып, хуҗалыктан хуҗалыкка күчеп, көн дәвамында узачак. Белгечләрдән торган комиссия райондагы техника торышын ике-өч көндә тикшереп чыгачак. Ә соңрак ТР Авыл хуҗалыгы вәкилләре катнашындагы комиссия бу эшчәнлеккә...
    416
    0
    0
Реклама