Зәй офыклары

3 апрель 2015 яңалыклары

  • 3 апрель 2015 - 08:28
    Зәйнең Яңа Маврин авылында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан яңа һәйкәл-стела
    Бөек Җииңүнең 70 еллыгын каршылап Зәй районы авылларында да үзенчәлекле чаралар оештырыла. Яңа Маврин авылында калкып чыккан искиткеч матур обелиск әлеге җирлектә яшәүчеләр өчен "Елховнефть" нефть һәм газ табу идарәсенең зур бүләге. Мемориаль объект районыбызның мөхтәрәм заты, хезмәт ветераны Семен Гудошников һәм Иске Маврин җирле үзидарәсе иницативасы белән төзелде. Һәйкәл-стела...
    324
    0
    0
  • 3 апрель 2015 - 07:19
    Район язгы чәчүгә әзерләнә
    Зәй районы авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, быел районда 26300 гектар мәйданда бөртеклеләр чәчеләчәк, шуның 12748енә - язгы бодай, 12053енә - арпа, 863енә - солы, 603 гектарга борчак, 8433 гектарда шикәр чөгендере игеләчәк. Минераль ашламалар кайтарту дәвам итә. Бүгенге көнгә барлыгы 3,8 мең тонна аммиак селитрасы кайтартылды. Тукай орлыкчылык...
    433
    0
    0
  • 3 апрель 2015 - 07:18
    Китапханәдән балалар өзелми
    Балалар язучысы Ханс Кристиан Андерсенның туган көне уңаеннан Халыкара балалар китабы атналыгы үткәрү традициясе яши. Әлеге уңайдан Зәй китапханәсенең татар әдәбияты бүлегендә татар гимназиясе укучылары катнашында "Китап турында әкият" дигән презентация үтте, яңа китапларга күзәтү ясалды.
    414
    0
    0
  • 3 апрель 2015 - 06:55
    Зәйдә “Яшьләр экспрессы” старт алды
    Зәй яшьләр эшләре идарәсе "Яшьләр экспрессы" дип аталган агитация чараларын башлап җибәрде. Ул быел районның "Йолдызлык" балалар ял һәм сәламәтләндерү лагеренда оештырылачак сменалар, идарә каршында эшләүче "Кайгырту" волонтерлар хәрәкәте, җәмәгать тәртибен саклауга өлеш кертүче "Форпост" эшчәнлекләре, җәйге чорда мәктәп укучыларын, студентларны яшьләр эшләре идарәсе аша вакытлыча эшкә урнаштыру мәсьәләләре турында...
    396
    0
    0
  • 3 апрель 2015 - 06:51
    Һава торышы начараю ихтималы бар
    Бүген - 3 апрельдә республикада һава торышының начараю көтелә. Көндезге вакытларда юеш кар, яңгыр яварга мөмкин. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык саклана. Республика ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләргә начар һава торышы шартларында юл йөрү кагыйдәләренә үтә игътибарлы булу кирәклеген искәртә, тизлек режимын контрольдә тотарга чакыра. Куркыныч маневрлар ясаудан, бигрәк тә каршы...
    397
    0
    0
Реклама