Зәй офыклары

6 апрель 2015 яңалыклары

  • 6 апрель 2015 - 12:55
    Зәйнең мәдәният хезмәткәрләре грантлар алды
    Бүген Зәй район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов культура өлкәсендә нәтиҗәле хезмәтләре өчен бертөркем мәдәният хезмәткәрләренә ел саен тапшырыла торган "Хезмәт кешесе" грантларына сертификатлар тапшырды. Әлеге бүләк мәдәният хезмәткәрләренә алдагы эшләргә рухландыру, иҗади үсешкә өндәү, һөнәри яктан югары бәяләү максатында бирелә. Быел дәрәҗәле бүләккә Югары Шепкә мәдәният йорты директоры Рәфинә...
    626
    0
    0
  • 6 апрель 2015 - 12:06
    Зәйдә “Язгы игелек атнасы” башланды
    Бүген Зәйдә "Язгы игелек атнасы" старт алды. Ул "Энергетик" Мәдәният сарае каршындагы мәйданда шәһәр мәктәпләренең ирекле волонтерлар хәрәкәте отрядлары катнашында тантаналы төстә ачылды. Яшьләр эшләре идарәсе белгечләре атна дәвамында нинди игелекле чараларда катнашу мөмкинлеген бәян итте, барысын да мәрхәмәтле, файдалы эшләрдә актив катнашырга чакырды - Язгы игелек атнасы Россия күләмендә...
    1353
    0
    0
  • 6 апрель 2015 - 11:27
    Зәйнең музей хезмәткәрләре балалар янында
    Балалар китабы атналыгын кече яшьтәгеләр генә түгел, өлкәннәр дә көтеп ала. Чөнки алар балачакларына кире кайтып, ул чорда китапның ни дәрәҗәдә мөһим роль уйнавын хәтерендә яңарта. Китап намус, яхшылык, игелеклелек кебек сыйфатларны танып белергә өйрәтә. Китап бала күңеленә бары яхшы орлыклар гына салып, аларны үстерергә ярдәм итә. Әлеге дата очраклы...
    705
    0
    0
  • 6 апрель 2015 - 10:07
    Зәйнең яшь музыкантлары - “Кече шәһәрләр” бәйгесе җиңүчеләре
    Алабугада "Кече шәһәрләр" дип исемләнгән яшь музыкантларның XIII республика конкурсы үтте. Анда Зәй данын музыка мәктәбе балалары яклады. I, II, III дәрәҗә лауреатлар исемнәрен 11 укучы яулады, 3 укучы дипломант булды. I дәрәҗә лауреат исеменә Елена Коклина җитәкчелегендәге думбрачылар ансамбле һәм Юлия Стрелкова лаек булды. Юлиянең укытучысы Суфия Халикова.
    649
    0
    0
  • 6 апрель 2015 - 07:57
    Зәй яшьләре табиб-нарколог белән очрашты
    Зәй яшьләр эшләре идарәсе "Космос" яшьләр үзәгендә яшьләр өчен үзәк дәваханә табиб-наркологы Илфат Салихов белән очрашу уздырды. Табиб очрашу барышында наркотиклар тәэсирендә кеше организмының ничек бозылуын мисаллар ярдәмендә сөйләп аңлатты, наркотик куллануның үз теләгең белән үз- үзеңне бетерү булуын искәртте. Яшьләр табибка бик күп сораулар белән мөрәҗәгать итте, һәр сорау...
    614
    0
    0
  • 6 апрель 2015 - 07:20
    Зәйдә әфганчыларга юбилей медальләре тапшыру дәвам итә
    Зәйдә хәрби комиссариат, кайнар нокталарда хәрби хезмәт үткәннәрнең җирле иҗтимагый оешмасы вәкилләре Әфганстан җирләреннән совет гаскәрләрен чыгаруга 25 тулу уңаеннан әзерләнгән юбилей медальләрен тапшыруны дәвам итә. Шундый тантаналы мизгел җомга көнне Аксар авылында Мөхәммәтҗановлар гаиләсендә узды. Анда әфганчы Ринат Мөхәммәтҗановка интернациональ бурычын намуслы үтәгәне өчен юбилей медале тапшырылды. Ринат әфәнде...
    593
    0
    0
Реклама
Реклама