Зәй офыклары

8 апрель 2015 яңалыклары

  • 8 апрель 2015 - 11:57
    Зәйнең 7нче мәктәбе укучылары Россия Мәгариф министрлыгы үткәргән онлайн дәрестә катнашты
    Бүген Зәйнең 7нче мәктәбе укучылары Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы онлайн режимда оештырган Җиңү бәйрәменә багышланган махсус дәрестә катнашты. Аны зәйлеләр "Горурланабыз, хәтерлибез!" девизы астында үткәрде. Дәрес сугыш ветераны Анна Моисеева катнашында узуы белән укучылар күңеленә керде. Ветеран сугыш елларында, шәфкать туташы буларак, үзе коткарган солдатлар турында сөйләде. Укучылар аларга...
    631
    0
    0
  • 8 апрель 2015 - 11:55
    Зәй балалары бадминтонны яхшы уйный
    Әлмәттә бадминтон буенча кече яшьтәге мәктәп укучылары арасында республика беренчелеге үтте. Анда Зәйдән Владимир Лугинин белән Ринат Низамов - II, Азамат Мостафин белән Алмаз Нәҗмиев III урын алды. Кызлардан Алина Сабирова белән Валерия Демидова, шәхси беренчелектә Ләйсән Юнысова - III, катнаш парлардан Алмаз Нәҗмиев белән Гөлүзә Әхмәдиева II булды.
    517
    0
    0
  • 8 апрель 2015 - 11:49
    Зәй егетләре югары хәрби әзерлекле
    Бүген - хәрби комиссариат хезмәткәрләре көне. Зәй хәрби комиссариаты республикада егетләребезне армия хезмәтенә әзерләүдә үзенчәлекле чаралар оештырулары белән аерылып тора. Бу Зәй егетләренең төрле хәрби частьләрдә хезмәт итүләре барышында еш кына командирларыннан Рәхмәт хатлары алуларында, үрнәк хәрбиләр булуларында да чагыла. Бүгенге көндә Зәйдән Россия Кораллы көчләре сафында 150дән артык егет...
    613
    0
    0
  • 8 апрель 2015 - 11:47
    Зәйдә йола-гадәтләр барлана
    Зәй мәдәният идарәсе йола-гадәтләр, бәйрәмнәрне барлап, халыкка кайтаруны өстенлекле юнәлеш итә. Узган җомгада әлеге җәһәттән оештырылган күчмә утырыш шуларга багышланды. Аларда мәртәбәле кунаклар - республика традицион мәдәниятне үстерү җитәкчесе урынбасары Гали Габдрахманов, "Түгәрәк уен" журналы хезмәткәрләре катнашты. Түбән Биштә - кап сугу, Куш-Елгада - авыл һөнәрчелеге, Бигештә Җыен базары сәхнәләштерелгән...
    606
    0
    0
  • 8 апрель 2015 - 11:46
    Менә ичмаса игелекле эш
    Язгы игелек атнасы кысаларында Зәй үзәк китапханә директоры Роза Вәлиева һәм китапханәчеләр актив китап укучы сугыш ветераннары Василий Казаков белән Валентин Шерстневны Җиңүнең 70 еллыгы белән котлап, хәл-әхвәлләрен белештеләр, аларга азык-төлек күчтәнәче бүләк иттеләр. Ветераннар мондый игътибар, хөрмәттән канәгать калды.
    607
    0
    0
  • 8 апрель 2015 - 11:44
    Зәйдә Хәйруллин истәлегенә көрәш турниры оештырылачак
    Зәйдә спорт ветераннары призына ярышлар оештыру традициясе яши. 11 апрельдә спорт-сәламәтләндерү үзәгендә спортның милли төрләрен үстерүгә үзеннән зур өлеш керткән, "Халык мәгарифе отличнигы", Татарстанның атказанган тренеры, республиканың атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, "Татарстан Республикасында физкультура һәм спортны үстерүдәге уңышлары өчен" күкрәк билгесенә ия Азат Хәйруллин призына милли көрәш буенча ярыш оештыру...
    616
    0
    0
  • 8 апрель 2015 - 09:59
    Икмәк – яшәү чыганагы
    7 апрельдә Мирный бистәсе мәдәният йортында "Миләшкәй" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен "Бөртектән - икмәк булганчы" дип аталган файдалы мәгълүмат бирү сәгате үтте. Икмәк - бар әйбергә баш дигән халык мәкале барысын да аңлатып бирә. Чараны алып баручы балаларга ипинең бөеклеге һәм икмәк үстерүчеләр хезмәтенә хөрмәт белән карау кирәклеге турында...
    812
    0
    0
  • 8 апрель 2015 - 08:43
    Зәйдә өлкәннәр дә, балалар да бердәй игътибар үзәгендә
    Зәйдә җәйге чорда балалар ялын, мәшгульлеген оештыру, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чараларны үткәрү, бүген аңа әзерлек барышы, хәрби хезмәт турында мәсьәләләр социаль яклау, балалар һәм яшьләр эшләре буенча даими депутат комиссиясе утырышында каралды. Район башлыгы урынбасары Роберт Халитов балаларның җәйге ялын, мәшгульлеген тагын да үзенчәлекле итү, бер генә яшүсмернең...
    607
    0
    0
  • 8 апрель 2015 - 07:56
    Языл һәм iPad от!
    "Татмедиа" АҖ әбунәчеләр арасында "Язылган өчен iPad" конкурсы үткәрә. Анда катнашу өчен бер кеше һәм бер почта адресына 2015 елның икенче яртысына "Татмедиа" АҖнең, ким дигәндә, өч басмасына (газета-журнал) язылырга һәм аны үзегезгә уңайлы алым белән түләргә. Язылу абонементының күчермәсен яки интернет аша түләү кәгазен почта белән 420066, Казан шәһәре,...
    1637
    0
    0
  • 8 апрель 2015 - 06:39
    Зәйдә “Челтәр компаниясе” ветераннары киңәште
    Кичә "Ялта-Зәй" чаңгы спорты үзәгендә республика "Челтәр компаниясе" ААҖ ветераннарының беренче конференциясе үтте. Аңа Татарстанның шәһәр-районнарыннан 100дән артык атказанган энергетика ветераны, эшләүче пенсионерлар делегат итеп чакырылды, шулай ук компания филиаллары җитәкчеләре, яшьләр комитеты әгъзалары да катнашты. Конференция җылы атмосферада дустанә мөнәсәбәттә узды, анда "Челтәр компаниясе" генераль директоры Илшат Фәрдиев рәислегендә...
    578
    0
    0
  • 8 апрель 2015 - 05:24
    Зәй музеена 8 бүләк ясалды
    Музейга бүләк ясау традициягә әйләнеп килә. Быел да 1-5 апрельдә әлеге акция үтте. Акциянең максаты экспонат җыю, музей фондын тулыландырудан гына гыйбарәт түгел, ә халыкның игътибарын тарихка тагын бер кат күз салырга җәлеп итү дә. Һәм бу гамәл, чыннан да, кешеләрне уятып җибәргәндәй итә, музейда да җанлылык арта. Быел мәсәлән,...
    1310
    0
    0
Реклама
Реклама