Зәй офыклары

10 апрель 2015 яңалыклары

  • 10 апрель 2015 - 12:52
    Зәйдә депутатлар иминлек мәсьәләсенә басым ясый
    Зәй районында оператив хәл, Казандагы "Адмирал" сәүдә үзәгендә чыккан янгынга бәйле рәвештә Зәй районы территориясендәге объектларда янгын куркынычсызлыгы, прокуратура хезмәткәрләре белән берлектә җентекле күзәтүләр оештыру эшен башлау, кеше хокукларын яклау мәсьәләләре район Советының законлылык, регламент, җирле үзидарә һәм депутат этикасы буенча даими комиссиясе утырышында депутатлар тыңлавына куелды. Оператив хәл буенча...
    557
    0
    0
  • 10 апрель 2015 - 12:42
    Кап сугу табышлы һөнәр булган
    Зәй районы Түбән Биш авылында электән палас, келәм сукканнар, итек басканнар, бау ишкәннәр. Биредә һәр пәнҗешәмбедә базар эшләгән, күрше-тирә авыллар йөргән. Күптән түгел узган мәдәният хезмәткәрләре семинар-киңәшмәсендә Түбәнбишлеләр әлеге базарны оста итеп күрсәтә алды. Әлеге күренешкә "Бишкәй" керәшен ансамбле чыгышы үзенчәлек өстәде. Менә шуннан китте биюләр. Әйтерсең һәркайсыбыз шул сәүдә...
    912
    0
    0
  • 10 апрель 2015 - 11:48
    Зәй көрәшчеләре Түбән Камада җиңү яулады
    Түбән Камада "Шинник" спорт комплексында Татарстанның атказанган спорт остасы Данил Галиев истәлегенә милли көрәш буенча республика турниры узды. Мәртәбәле ярышта Зәйдә бер төркем көрәшче катнашып, уңышлы чыгыш ясады. Үз үлчәм авырлыгында Радик Сәлахов -I , Динар Кәримов -II , Булат Гадершин III урын яуладылар. Аларны ярышларга тренерлар Сирень Сәлахов, Илсур...
    561
    0
    0
  • 10 апрель 2015 - 09:00
    Зәйдә ремонтланган техникаларга бәя бирелә
    Кичә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хәҗипов, "Агрокөч-Төркем" АҖ механизация бүлеге башлыгы Фәрит Хәкимов, дәүләт техника күзәтчелеге, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре һ.б.лар агрофирмаларда булып, ремонтланган техникаларны карап, орлык һәм ашлама тупланышын, хезмәтне саклау торышын тикшереп бәя бирде. Бу эш "Зәй"агрофирмасының "Алга" бүлекчәсеннән башланып, хуҗалыктан хуҗалыкка...
    648
    0
    0
  • 10 апрель 2015 - 07:10
    Зәй мәдәният йортларында яшүсмерләр өчен 15 клуб эшли
    Зәй үзәк китапханәсендә балаларның сукбайлыгына юл куймау максатында мәдәният хезмәткәрләре "түгәрәк өстәл" артында сөйләшү уздырды. Бүгенге көндә район мәдәният йортларында яшүсмерләр проблемалары турында сөйләшү, наркотикларга, экстремизмга каршы тәрбияви чаралар алып баручы 15 клуб эшли. Сөйләшүләр барышында аларны арттыру, эшне тагын да нәтиҗәлерәк оештыру мәсьәләләре куелды.
    593
    0
    0
  • 10 апрель 2015 - 07:09
    Күрүчеләр юкмы?
    Хәбәр итүебезчә, үткән елның 28 ноябрендә кичке сәгать 4ләр тирәсендә Чаллы-Зәй-Әлмәт юлының шәһәр паркына каршы юлны аркылы чыгу урынында җәяүлене бәрдерү очрагы теркәлгән иде. Өлкән яшьтәге җәяүлене бәрдергәч, медицина ярдәме күрсәтү кирәклеген истән чыгарып, машина йөртүче аны үз өе каршындагы эскәмиядә (Рәфыйков урамы, 14 йорт) утыртып киткән иде. Шул уңайдан...
    1026
    0
    0
  • 10 апрель 2015 - 06:28
    Сабантуй көннәре билгеле
    Татарстан Республикасы Президенты вазифасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов татар халык бәйрәме Сабан туен уздыру турында Указны имзалады. Шулай итеп, 2015 елгы Сабантуе Казанда - 1 августта, Чаллы һәм Түбән Камада 13 июньдә уздырылачак. Ә авыл җирлекләре һәм район үзәкләрендә (шул исәптән республика әһәмиятендәге шәһәрләрдә дә) милли бәйрәмебез 6-7 июнь көннәрендә...
    720
    0
    0
  • 10 апрель 2015 - 05:32
    Зәй балалары ерак бабаларына хат язды
    Зәйнең 7нче мәктәбендә II-X сыйныф укучылары арасында "Бабама хат" дип исемләнгән иншалар бәйгесе үткәрелде. Анда укучылар сугышта катнашкан ерак бабаларына үзенчәлекле итеп хат язуда ярышты. Җиңүчеләр татар һәм рус телендә язылган иншалар буенча билгеләнде. Иң яхшы иҗат эшләре буларак Настя Столярова (V сыйныф), Полина Никулина (VIII), Ангелина Антонова (VII), Фәридә...
    613
    0
    0
Реклама