Зәйдә буш яткан биналар, җирләрне эшмәкәрләр, фермерларга тапшыру сәясәте алып барыла. Бүген хакимиятнең кече залында район җитәкчесе Разиф Кәримов хуҗасыз биналар, буш яткан җирләрне алырга теләк белдергән эшмәкәрләр, фермерлар белән очрашып, әлеге җәһәттән булган проблемаларны уртага салып сөйләште, фикерләште, теләк-тәкъдимнәрен җиткерде.