Зәй офыклары

21 апрель 2015 яңалыклары

  • 21 апрель 2015 - 14:03
    Зәй шәһәр прокуратурасы кибетләрдә хезмәт куркынычсызлыгы таләпләре үтәлешен тикшерә
    Зәй шәһәр прокуратурасы хезмәтне саклау өлкәсендә закон таләбе үтәлешен күзәтү максатында "Никлипс" сәүдә йортында тикшерүләр үткәрде. Нәтиҗәдә РФ Хезмәт кодексының 225нче маддәсе буенча закон бозу ачыкланды. Ул хезмәтне саклау буенча җитәкчеләрнең, инженер-техник хезмәткәрләрнең, эшчеләрнең махсус укулар, өйрәнүләр үтмәве белән бәйле. Шул рәвешле сәүдә йортында хезмәткәрләрнең хезмәт шартлары, хезмәт куркынычсызлыгы тәэмин...
    611
    0
    0
  • 21 апрель 2015 - 13:27
    Зәйдә ярминкәләр дәвам итә
    Узган шимбәдә Зәйдә шәһәрнең үзәк мәйданында кышкы-язгы сезондагы соңгы авыл хуҗбалыгы ярминкәсе узды. Ел башыннан ярминкәләрдә барлыгы 44 тонна сыер ите, 19 тонна дуңгыз ите сатылды.
    0
    0
    0
  • 21 апрель 2015 - 13:05
    Төзәлү мөмкинлегеннән файдалана алмасаң, иректән мәхрүм итәләр
    Зәй шәһәр суды урлашкан өчен үткән ел ике елга хөкем карары чыгарылган бер ир-атка карата җәза үтәтү инспекциясе соравы буенча кабат хөкем карары чыгарды. Иректән мәхрүм итмичә генә төзәлү мөмкинлеге бирелү шартыннан файдаланмаган ир-ат эшкә урнашмыйча, теркәлүләргә килмичә качып йөрүне хуп күргән. Суд, прокурор фикере белән килешеп, әлеге ир-атны ике...
    689
    0
    0
  • 21 апрель 2015 - 12:43
    Зәйдән армиягә иртәгә 6 егет китә
    Иртәгә Зәй хәрби комиссариаты язгы чакырылышта егетләрнең беренче төркемен (6 кеше) Россия кораллы көчләренә озата. Бүген "Космос" яшьләр үзәгендә узган хәрби чакырылышка озату кичәсендә әлеге егетләр чараның төп геройлары булды.
    753
    0
    0
  • 21 апрель 2015 - 12:26
    Зәйлеләр киокусинкайдан булдыра
    Узган ялларда Чистайда киокусинкай белән яңа шөгыльләнә башлаучылар арасында ТР беренчелеге узды. Анда республиканың 180нән артык спортчысы катнашты. Беренчелектә Зәйдән Валерий Селиверстов белән Эдуард Багурин җиңүче, Эмиль Отакулов исә бронза медальгә лаек булды.
    675
    0
    0
  • 21 апрель 2015 - 12:08
    Ветераннар котлау открыткалары ала башлады
    Зәйдә сугыш һәм тыл ветераннарына Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов котлау открыткалары тапшырыла башлады. Шул рәвешле, бу көннәрдә район-шәһәрнең 1450 сугыш һәм тыл ветераны шундый открыткалар алачак.
    819
    0
    0
  • 21 апрель 2015 - 11:34
    Зәйдә арпа чәчүгә керештеләр
    Зәй районында күпьеллыклар һәм көзге культураларны тукландыру дәвам итә. Бүгенге көнгә район буенча барлыгы 12900 гектарда көзге культуралар, 8100 гектарда күпьеллыклар тукландырылды. 19 апрельдә исә "Восток" агрофирмасы арпа чәчүгә кереште, барлыгы 100 гектарда арпа чәчелде. Хуҗалыкларга минераль ашламалар кайтару эше дәвам итә: 5500 тоннадан артык аммиак селитрасы, 2100 тонна бюджет...
    1790
    0
    0
  • 21 апрель 2015 - 08:27
    Юл кагыйдәләрен бакчадан ук өйрәнәләр
    Зәйнең ЮХИДИ бүлеге юл куркынычсызлыгы фонды җирле филиалы белән берлектә юл кагыйдәләрен кече яшьтән өйрәтүгә игътибарны юнәлтү буенча "Яшел ут" муниципаль бәйгесенең чираттагысын оештырды. Анда төрле балалар бакчалары юл кагыйдәләре тематикасы буенча тетрлаштырылган тамашалар күрсәтеп ярышты. Нәтиҗәдә беренче урынга шәһәрнең "Уймак кыз", икенче урыннарга "Аленка" һәм " Урман әкияте" бакчалары,...
    661
    0
    0
  • 21 апрель 2015 - 08:26
    Һава шартларының начараюы юл һәлакәтләренә китермәсен
    Республика ЮХИДИ идарәсе бүген һава торышының бозылуы нәтиҗәсендә юлларда күз күрүе начараю ихтималы булу турында хәбәр итә. Юеш кар, яңгыр яву көтелә. Төнлә юлларда бозлавык хасил булачак. Начар һава шартларында юл кагыйдәләренә аеруча игътибарлы булу сорала. Кискен маневрлар ясаудан сак булу, каршы як полосага чыгып хәрәкәт итүдән тыелу кисәтелә. Ә...
    698
    0
    0
  • 21 апрель 2015 - 08:15
    Зәй укучылары строй җырларын өйрәнә
    Зәйдә мәктәп командалары арасында Бөек Җиңүгә 70 ел тулуга багышланган строй җырлары бәйгесенең муниципаль туры үтте. Ул балаларда патриотик җырларга игътибарны арттыру, хәрби әзерлеккә өйрәтү максатын күздә тота. Бәйгедә 8 команда катнашты. I урынны - 1нче, II - 4нче, III урынны 6нчы мәктәп командалары алды.
    664
    0
    0
  • 21 апрель 2015 - 08:00
    Рөстәмнең көче ташып тора
    Бу ялларда Актанышта яшүсмерләр арасында милли көрәш буенча Президент кубогына традицион республика турниры узды. Турнирда Зәйдән бер төркем яшүсмер бил алышты. «Зәй» спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Рөстәм Сәлахов үз авырлыгында көмеш медальгә лаек булды. Аның тренеры - әтисе Сирень Сәлахов.
    982
    0
    0
  • 21 апрель 2015 - 07:45
    Зәйдә зообелгечләр өчен укулар оештырылды
    "Зәй" агрофирмасының Әхмәт сөтчелек комплексында "Файзер-Зоотес" компаниясе белгечләре катнашында укулар оештырылды. "Агрокөч-Төркем" ЯАҖ җитәкчеләре, Зәй, Сарман, Азнакай районнары агрофирмалары зообелгечләре катнашында узган укуларда сыерларда мастит һәм эндометрит, тояк авыруларын дәвалау буенча сүз булды.
    618
    0
    0
  • 21 апрель 2015 - 07:15
    Александр гер күтәрүдә оста
    Казанда гер спорты буенча зур турнир узды. Анда Зәйдән Александр Кондрабаев үз авырлыгында II урын алды. Александр мәртәбәле ярышларда уңышлы чыгыш ясап килә.
    640
    0
    0
  • 21 апрель 2015 - 06:46
    Зәй кызы - “Татарстанның бриллиант кәләше" җиңүчесе
    Чаллыда яшь кәләшләр арасында "Татарстанның бриллиант кәләше" дип исемләнгән конкурс узды. Анда Зәйдән энергетика тармагында хезмәт куючы Елена Харитонова Татарстанның бриллиант кәләше дип табылды. Елена 15 майда Новосибирскийда узачак конкурста татарстан данын яклаячак. Энергетика станциясе коллективы аның уңышлы чыгыш ясавын тели.
    553
    0
    0
Реклама