Зәй офыклары

23 апрель 2015 яңалыклары

  • 23 апрель 2015 - 12:29
    Зәйдә бал корты үрчетүчеләр шактый
    Зәй районында бал корты үрчетү белән шөгыльләнүчеләр шактый: бездә барлыгы 5888 баш умарта исәпләнә. Алар кышлату урыннарыннан ачык һавага чыгарылды инде. Бүгенге көндә аларны язгы карау эшләре бара.
    733
    0
    0
  • 23 апрель 2015 - 12:26
    Фермерлар дәүләт ярдәме арта
    ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы "2015-2017 елларда Татарстан Республикасында эш башлаучы фермерларга ярдәм итү" программасына старт бирде. "Лизинг-грант" программасы буенча гаризалар ике этапта - язын һәм көзен кабул ителә. Зәй хакимиятендә әлеге уңайдан крестьян (фермерлек), шәхси ярдәмче хуҗалыклар башлыклары белән очрашу оештырылып, аларга конкурс таләпләре, нинди документлар әзерләү кирәклеге...
    737
    0
    0
  • 23 апрель 2015 - 10:33
    “Игелекле йөрәк”
    "Язгы игелек кылу атнасы # ИГЕЛЕКЛЕ ТАТАРСТАН" акциясе дәвам итә. Зәй муниципаль районының "Шатлык" халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә исәптә торучы, авыр тормыш хәлендә калган, социаль яклауга мохтаҗ һәм имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар да әлеге игелекле гамәлдән читтә калмадылар. 22 апрель көнне алар шәһәр халкына "Георгий тасмалары" тараттылар һәм...
    2050
    0
    0
  • 23 апрель 2015 - 08:43
    Урлаган өчен срок алган
    Зәй шәһәр суды 21 яшьлек хатын-кызга карата хөкем карары чыгарды. Әлеге хатын-кыз бер фатирдан 9200 сумлык алтын бизәнү әйберләре урлап чыгуда гаепләнә. Җинаять эшен тикшерү барышында ул үз гаебен тулысынча таныган. РФ Җинаять кодексының 158нче маддәсе 2нче бүлеге нигезендә ул ел ярымга колония-поселениегә җибәрелә. Хөкем карары әлегә үз көченә кермәгән.
    700
    0
    0
  • 23 апрель 2015 - 08:23
    Мотоциклда бәрелеп үлгән
    Республика ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте 21 апрель төнендә Түбән Кама шәһәрендә мотоциклчы катнашында юл һәлакәте булуы турында хәбәр итә. Юл чатында "ВАЗ-2112" автомобилен йөртүче, мотоциклчыга юл бирмичә, аны бәрдерә. Нәтиҗәдә 23 яшьлек мотоцикл йөртүчесе һәлакәт урынында һәлак була. Аның мототранспорт белән идарә итүгә хокукы булмый. 2014 ел дәвамында Татарстан юлларында...
    695
    0
    0
  • 23 апрель 2015 - 07:05
    Мобиль бригада эшли
    21 апрельдә "Шатлык" халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге мобиль бригадасы Үтәшкин авылына барып, ялгыз яшәүче пенсионерга социаль хезмәтләр күрсәтте. Бригада составындагы белгечләр психологик киңәшләр дә бирде. Социаль хезмәтләр күрсәтүдән тыш, өйгә йөреп хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре авыл җирлеге башлыгы белән берлектә тыл хезмәтчәннәренә котлау открыткалары тапшырды.
    777
    0
    0
  • 23 апрель 2015 - 05:57
    Зәйдә укучыларның “Тукай укулары” конференциясе үтте
    Кичә Зәйнең 6нчы мәктәбендә алтынчы ел рәттән укучыларның "Тукай укулары" дип исемләнгән төбәк фәнни-гамәли конференциясе үтте. Быел ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлап "Батырлык мәңгелек" темасы астында узды. Конференциядә II-ХI сыйныф укучылары өч секциягә бүленеп иҗади эшләрен яклады. - Башка еллардан аермалы буларак, быелгы конференциядә күрше-тирә район-шәһәрләрдән катнашучылар...
    1210
    0
    0
  • 23 апрель 2015 - 05:49
    Зәйдә бала катнашында юл һәлакәте теркәлде
    Зәйдә бала катнашында юл һәлакәте очрагы теркәлде. 20 апрельдә 16 сәгать 20 минутта Ленин урамында музыка мәктәбе каршында туктап торучы машиналар арасыннан кинәт йөгереп чыккан баланы машина бәрдерә. Баланың йөгереп чыгуын машина йөртүче абайламый кала. - Бәхеткә, бала исән-сау. Әлеге урында балалар күп йөрүен исәпкә алып, без төрле чикләүләр, ясалма...
    704
    0
    0
Реклама